Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Дүртөйле-Субаш авылындагы тормыш: өйнең эчке бизәлеше, киемнәр, җир эшкәртү кораллары

I курс тыңлаучысы Варвара Владимировна Подъячеваның «Казан губернасындагы Мамадыш кантонының Шомырбаш волостена кергән Дүртөйле-Субаш авылы керәшен халкы тормышыннан» язмасы ( 1921 ел).

Дүртөйле-Субаш авылы Нырсы елгасының ике ягына урнашкан. Нырсы көнчыгыштан көнбатышка таба агып, Мишә елгасына коя. Авыл тимер юлдан — кырык, почта станциясеннән — ун, шәһәрдән туксан чакрым ераклыкта. Анда керәшеннәр генә яши, саннары хәзерге вакытта — бер меңгә якын.

Бу авыл керәшеннәре үзләренең кырларын, тау һәм чокырларын үзләренчә атыйлар. Таулар: Мәрәкәй һәм Пашки тау; Еранак-чокырларны — Мазар елгасы, Кирәмәт елгасы, Печмәк елгасы, Игнат буасы елгасы, Утын елгасы, Алан елгасы, Үр елгасы, Чишмә елгасы. Кырларны: Тау ягы, Уракайлар юлы буе, Урман юлы буе.

Авылда дүрт урам бар: Тәмте очы, Ары як, Чишмә башы, Караул очы. Хуҗалыктагы корылмалар, сбруй, арба, чана һәм тышкы яктан өйләре дә русларныкыннан аерылмый. Әмма өйнең эчке бизәлеше керәшеннәрдә башкача: алгы почмакның стенасы бистәрләр белән бизәлә, ашъяулык, салфеткалар куела. Алардагы чигүле бизәкләр русныкыннан аерыла. Әле тагын географик карталар да була, мәсәлән, Россия империясе картасы. Күпчелек кешенең терлек өчен аерым ызбасы була, ә булмаганнары малны өйдә тота, әмма бик каты суыкларда гына. Өй идәнен атна саен юалар, буш вакыт булганда, башка чакта. Үзләре атна аралаш мунчада юыналар. 

Ирләр киеменең керәшенчә әйтелеше: тун, чикмән, казаки. Хатын-кыз киеменең әйтелеше: тун, чикмән, казаки, камзул, күлмәк, алъяпкыч, яулык. Балалар киемен дә шулай ук атыйлар. Ирләр баш киеме русларныкыннан берни белән дә аерылмый. Ә керәшен хатын-кызларының баш киемнәре аерыла, алар түбәндәгечә әйтелә: мәләнчек, җилкәлек, сүрәкә, ак яулык, түгәрәк яулык, калпак-чачак.

Керәшеннәр үзләренә, аттан кала, башка барлык йорт терлекләренең итеннән ризык әзерлиләр. Әле тагын куян, йорт кош-корты һәм кыргый үрдәк белән кыргый каз итеннән дә әзерлиләр. Ризыкны хатын-кыз пешерергә тиеш. Гадәти вакытта көнгә өч мәртәбә ашыйлар, ә бәйрәмнәрдә — берничә мәртәбә. Уразада ашый торган азыклары русларныкы кебек үк. Кәбестә ашы, итсез аш, коры аш гадәти ризыкка санала. Май, ит, бал, каймак кунак ашы булып исәпләнә. 

Керәшеннәрнең җир эшкәртү кораллары: сөрән, тырма. Җирне бер-ике ел ял иттереп чәчәләр. Керәшеннәрдә кырда ятып йоклау тыела. 
Керәшеннәрдә шыйлык йоласы бар. Ул язгы сабан ашлыгын чәчәр алдыннан уздырыла. Шыйлык менә шулайрак оештырыла: ботка һәм күкәй пешерәләр, болар әзер булгач, крачыклар үзләое генә калып, иман укыйлар. Әмма алар кач кылмыйлар, башыралар гына. Алар укып бетергәч, гаиләләре җыелып, бу боткны һәм күкәйне ашыйлар. Берничә күкәйне генә беренче кат кырга чәчүгә чыкканда алыр өчен калдыралар.

Керәшеннәр арышны да, бодайны да урганда бераз җирне урмый калдыралар — анысы игенчелекне үз канаты астына алучы җир иясенә.
Өйләре тирәсендә керәшеннәр төрле агач утырталар, мәсәлән, каен, шомырт, миләш һ.б.. Елга ярына — тал, зиратларда каен һәм төрле чәчәк үстерәләр. Алар миләшне һәм керәшенчә артыш агачы дип йөртелә торган тагын бер агачны сихри көчкә ия дип саныйлар. Ялгыз үскән карт агачны кисүне гөнаһка саныйлар.

Керәшеннәр юлда эт очрса — әйбәткә, песи очраса начарга юрыйлар. Еланнарның исемнәре: тузбаш елан, җиз елан, кара елан, чуар елан, кәлтә һ.б.

Керәшеннәрдә кәсепчелек: җитен һәм киндер эшкәртү, тегүчелек, чабата үрү, тимерчелек, балта эше һ.б.

Керәшеннәр яңа туган баланы чумылдыргач, крестина уздыралар. Крестинага урсәни, урсәти һәм туганнар килә. Яңа туган бала турында өйдәге башка кечкенә балаларга болайрак аңлаталар: «Елгага суга барган идем, су алганда чиләккә эләгеп чыкты».

Ике-өч яшенә кадәр, балага күкрәк сөте имезәләр. Җиде яшенә кадәр сөт эчертәләр, ботка ашаталар. Баланың теле ачылып, үзенчә ниләрдер сөйләнгәндә, ул барлык телләрне дә белә дип саныйлар. Әниләре кайсы телдә сөйләшсә, балалары да шул телдә сөйли. Елаган баланы җыру белән юаталар.

Кечкенә чакта кызлар — курчаклы, малайлар атлы уйный. Керәшеннәр баланы ун яшеннән эшкә өйрәтә башлыйлар. 

Өйдә барысы белән дә ир кеше идарә итә. Хатынының — үз эше, ул кызларына бирнәлек тә әзерли. Ирләре хезмәткә яки сугышка алынган солдаткаларның гаилә хәлләре бертөрле генә түгел: кайберсенеке — яхшы, кайберләренеке — начар.

Бу авыл керәшеннәре татарларга да, русларга да яхшы карыйлар. Әгәр татарның керәшенгә ачуы килсә, «әй, чукынган керәшен», дип әйтә. 
Әгәр җәяүле яки атлы узгынчы үзен кунарга кертүләрен сораса, таныш булмаса да аны кертеп кундырып чыгару — керәшеннәрдә гадәти хәл.
Элгәреге заманда уен коралларыннан скрипкада уйнаганнар, ә хәзер — гармунда.

Җыенда хатын-кызлар катншамый. Җыен белән председатель җитәкчелек итә. Карарлар керәшен телендә җиткерелә, телне белүче аны русчага тәрҗемә итә. Керәшеннәр законнарны беләләр. Крестьяннар турындагы законнар басылган җыентыкларны сатып алалар. Рәнҗетүче һәм рәнҗетелгән кеше, еш кына, үзара килешенә. Керәшеннәр гаепле кеше җәзасыз калмый, аңа Ходай үзе җәза бирә дип ышаналар. 
Керәшеннәр ваба (холера) чирен тере җан иясе һәм авылдан-авылга кеше яки эт кыяфәтендә йөри дип сөйлиләр. Берәр кеше үлсә, аның бөтен туганары җыела. Үләр алдыннан үзе кемгә әйтеп калдырган, аны шул юа, әгәр әйтеп калдырмаган булса, иң якын туганы. Юган кешегә — күлмәк, ә үлгән кешенең гәүдәсен зиратка күтәреп баручыларга бистәр бирәләр. Аны җирләгәннән соң, мунча ягып юыналар, мунчадан соң сыйланырга баралар. Кеше үлгәннең өченче, тугызынчы, кырыгынчы һәм елында поминка узыдыраларю Поминка көнендә һәрвакыт зиратка, үле өстенә баралар.

Керәшеннәр айда чиләк-көянтә күтәргән кыз бар дип ышаналар. Бу хакта алар болайрак сөйлиләр: «Бер үги кыз булган. Аңа үги ана янында яшәве авыр булган. Үги ана аны яратамган һәм бик еш кыйнаган. Бер айлы төндә, үги ана бу кызны су алырга җибәргән. Кыз күктә ай күргән. Үзен дә янына алуын сорап ялварган. Ай кызны жәлләгән һм үз янына алган». Әле тагын һәркемнең үз йолдызы да бар дип әйтәләр. Йолдыз атылу кешенең үлемен аңлата. 

Тузанның багана булып югарыга күтәрелүен керәшеннәр пәри туе дип атый.

Бу авыл янында Кирәмәт чокыры бар. Элек анда ботка пешергәннәр. Ботка пешеп чыкач, аның бер өлешен суга салганнар һәм шуннан соң ашый башлаганнар.

Керәшеннәр үлгән кешенең җаны өенә кайта дип ышаналар. Үзе үлеме белән үлмәгәннәр турында җанын шайтанга биргән дип сөйлиләр. 
Сихерчеләр турында алар атка, дуңгызга, эткә, җәнлекләргә һ.б. га әйләнә ала, дип әйтәләр. Үлемнәре алдыннан сихерчеләр үзләре белгәнне кемгә дә булса тапшыралар, әгәр тапшырмасалар, үлә алмый азапланалар.

Керәшеннәр храмнарга, мәктәпләргә ярдәм итүдә, тәре йөрешләрендә катнашуда бик тырышлар. Чиркәүләргә күбрәк хатын-кызлар йөри. Керәшеннәр барлык дини бәйрәмнәрне дә тоталар. Монахлыкны кабул иткән карендәшләренә яхшы карашта торалар. Бу авылдагы керәшеннәр салмак сөйләшәләр. Алар хатны — язу, хәрефләрне — билге, ноктаны төртке дип әйтәләр. Язу-сызу белмәүче керәшеннәр бармаклары ярдәмендә куша һәм ала. Барысы да диярлек счет куллана. Казенный үлчәүдән башка, аларның — үз үлчәүләре. Кайберләренең өйләрендә сәгать тә бар. Бу авылда бер карт үзе ясаган сәгатьне умарталыгында тота. 

Керәшен телендә укыткан мәктәпләрдә эш яхшы бара. Алар үз мәктәпләренә укырга бик теләп баралар. Бу авыл керәшеннәре шәһәрдәге, мәслән, Казандагы уку йортларында да укыйлар. Өйдәге уку да — керәшен телендә, Священное Писание һәм газеталар да укыйлар. 
Герман сугышына кадәр авылның бер өендә томанлы картиналар кулланып уку да оештырылган булган, ә хәзер юк инде... 


(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 183нче-190нчы битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев