Туганайлар

Духовная жизнь кряшенских сельских населенных пунктов: прошлое и настоящее (на примере села Владимирово Мамадышского района Республики Татарстан)

В статье речь идет об истории и духовной жизни села Владимирово (Малый Берсут) Мамадышского района Республики Татарстан. Впервые о нем упоминается в Ревизских сказках за 1719 год. В 1865 году данный населенный пункт посетил кряшенский педагог-просветитель, священник Василий Тимофеев, оставивший свои впечатления о поездке во Владимирово в своих мемуарах «Дневник старокрещеного татарина»

Владимир (Малый Берсут) авылы тарихи документларда беренче тапкыр 1719 елда искә алына [10, л. 414-415]. 1748 елда 101 ревизская душа дип язылган, алдагы документ 1762 елга карый.

Рухи тормыш турында сөйләгәндә, аны 3 этапка бүлеп карар идек:

1) чиркәү булганчыга кадәр;

2) чиркәү һәм мәктәпләр ачылгач;

3) совет һәм бүгенге чор.

1) Чиркәү төзелгәнчегә кадәр булган рухи тормышны күз алдына китерүе артык кыен түгел. Владимир крестьяннары да мәҗүсиләр булганнар, йорт, су, урман ияләренә ышанганнар. Натураль хуҗалыкта хезмәт куйганнар: киндер сукканнар, чабата үргәннәр, хуҗалык кирәк-яракларын җитештергәннәр. Мәҗүси владимирлыларның корман чалу йоласын Василий Тимофеев та күреп киткән һәм аны бик оста тасвирлап, көндәлекләрендә язып калдырган. Бу 1865 ел була. Ул Владимир авылының зур авыл булуын яза. Чыннан да, бер урам булып, 3 километрга кадәр сузылган зур авыл ул. Руслар, татарлар йогынтысыннан да аерылган, укый-яза белүчеләрнен юклыгын күрә. Элекке мәҗүсилек йолалары өстенлек алган кешеләр яшәгәненә игътибар итә ул. 70-ләп йорт була, иске керәшеннәр яши. Владимир – татар авыллары чолганышында калган авыл, шулай булса да, ислам дине йогынтысы берничек тә сизелми. Үзләренең традиция, гореф-гадәтләре, йолаларына тугры булып кала алганнар.

«…Когда мы въехали в деревню Владимирово, попалось нам на встречу много женщин, одна за другой; они несли в руках чашки, покрытые салфетками. Я спросил своего проводника: что это такое у вас было? Он ответил: сегодня у нас женщины совершают моленье об урожае кудели, льна, конопли и т.п. – Как же совершают? – спросил я. – А вот как. Бабы утром советуются и согласятся между собою; а около обеда искупаются в реке, наденут чистое бельё, потом всякая несёт в чашке муки, яиц, коровьего масла и варят из всего этого сборного материала болтушку. И молятся о куделе. Тут собирается весь женский пол, а мужчин не бывает. Сядут и едят болтушку; оставшиеся несут в чашках домой, чтобы домашние также поели моленной болтушки» [1, с. 139].

Василий Тимофеев язып калдырган бу истәлекләрдәге горефгадәтләр бүгенгәчә сакланган. Әбиләрнең истәлекләренә караганда, су буенда мул уңыш теләү йолалары җәй айларында еш булып торган. Анын беренчесе оннан ясалган боламык белән уздырылса (Василий Тимофеев нәкъ әнә шул вакыйга шаһите булган, шулардан чыгып, аның кайсы айда килүен дә белергә мөмкин), икенчесе ярмалардан пешерелгән боламык – мул уңыш теләү йоласы. Бу йола хәзер дә «Корман ашы» исеме белән авылнын әбиләре тарафыннан уздырыла. Тимофеев истәлекләрен дәвам итик.

«...После обеда, с двумя мальчиками, я отправился на гору, стоящую от деревни верстах в двух. На горе прежде был лес, теперь же он обращен в поля и пашут, но впрочем, лес не весь ещё расчищен. На той горе есть источник. …Я пришёл туда по рассказам жителей деревни. Они говорят, что этот бугорок… поднимается понемногу, как будто растёт, поэтому думают: не похоронен ли тут какой угодник. Там приносят жертву о хлеборождении, режут Белого быка, варят мясо и кашу. И магометане приходят на это место, делают свои намазы» [1, с. 145]. Эйе, монда Владимир авылы халкына бик таныш булган Изге чишмә – Биек тау чишмәсе турында сүз бара. Халык телендә бүген дә изге кабер барлыгы турында сүз йөри. Шулай булмаса, дип ышана халык, чишмә тау башыннан түгел, ә тау астыннан бәреп чыгар иде. Изге чишмә турында минем дә Федора түти Бахрова (ул инде бу якты дөньяда юк), Марҗый түти Такмиевалардан сораштыргалаганым булды. Тимофеев язмалары белән танышканчы ук, алар мина, безнен әби-бабайлар татарлар – Югары, Кече Сон кешеләре белән бергә җыелып, корман – ак үгез чалулары турында сөйләгәннәре бар.

Мәктәпләр ачылганчы, аңлашыла, укый-яза белүчеләр бик сирәк була. Кул кую, басу, урман чикләрен, кабердә нинди нәсел кешесе ятуын тамгалар буенча билгеләгәннәр. Сүз уңаеннан әйтеп китәргә кирәк, быел һәм алдагы елларда укучылар белән зираттагы тамгаларны өйрәнү бурычын куйдык, иске каберләрдә 30-лап тамганы таптык, ләкин шактый соңга калганыбызны аңладык.

2) Владимирда бер престоллы чиркәү 1890 елда төзелә башлый, 3 елда төзелеп бетә.

Аны епархия архитекторы Н.Д. Малиновксий планы буенча төзиләр. Төзелеш өчен Синод – 3812,27, Алабугадагы Стахеевлар комитеты 230 сум акча бирәләр. Халыктан 516,37 сум җыела. 1893 елдан Владимир авылы мөстәкыйль приход булып аерылып чыга.

Тыштан караганда чиркәү качка охшаган. Түбәсен аның тимер белән ябалар. Колокольнясы ике катлы итеп эшләнә. Түбән өлеше – дүрт, югарысы сигез катлы була. Прихожаннардан җыелган акчага дүрт кыңгырау куела. Аларны Вятка губерниясенең Слободск шәһәрендә коялар. Авырлыклары 14 пот 37 фунт, 6 пот 15 фунт, 2 пот 15 фунт, 4 пот 9 фунт тәшкил итә. 1899 елда чиркәү территориясе өч капкалы агач койма белән әйләндереп алына һәм буяла.

Чиркәүне тантаналы төстә 1893 елда ачалар. Күп кенә священниклар, халык җыела.

Владимирда чиркәү Берсуттагы (Урманчидагы) приходка йөрер өчен ерак булганлыктан төзелә. Ул керәшеннәрне христиан итеп калдыру максатын күздә тота [2, с. 67]. Беренче настоятеле Семён Гаврилович Гаврилов була (1889–1897 еллар).

Аннан соң 1912 елга хәтле Александр Александрович Миропольский священник булып тора. 1930 елларда чиркәү ябылганда священник булып, Игнатий атакай торган була. 1937 елда чиркәү куполын 11 кеше кисеп төшерә [4].

Василий Тимофеев Владимир авылында 1865 елда булуын язып үткән [1, с. 138]. Василий Тимофеевның Владимирга килүе, әлбәттә, эзсез генә калмаган. Изге Гурий туганлыгы 1869 елда авылда ир балалар өчен мәктәп ача. 1899 елда анда 36 малайны Колышчы авылыннан килгән, Үзәк керәшен мәктәбен тәмамлаган Иван Матвеевич Усачёв укыта.

Кызлар өчен мәктәп 1897 елда ачыла һәм анда 1899 елда 21 кыз бала белем ала. Укытучылары – Чия башы авылы кызы Праскофья Захарова була [2, с. 70].

3) Совет һәм бүгенге чор. Балалар өчен мәктәп 1924 елда ачыла һәм поп өенә урнаштырыла. Мәктәпнең беренче укытучысы – Смирнов Семен Осипович була. Ул тумышы белән Албайныкы. Укытучылар семинариясен тәмамлап кайта, беренче хезмәт юлын Владимир мәктәбендә башлап җибәрә. (Россия Герое Георгий Смирновның әтисе).

Владимирда совет чорында башлангыч, соңрак сигезъеллык мәктәп эшли. Татарстанның атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры Казан Үзәк керәшен мәктәбен тәмамлаган укытучы Фрол Алексеевич Тупаев – мәктәп тарихының горурлыгы [6]. Сугыш ветераны, минрота командиры, капитан булып, Ленинград фронтында хезмәт иткән Николай Владимирович Пасыев та шушы мәктәптә укытучы, директор булып хезмәт иткән мактаулы шәхес [8].

Владимир авылыннан чыккан, дәүләтебезнең мактаулы исемнәренә лаек булган кешеләр шактый бу авылда:

– Георгий Мефодиевич Ибушев – Татарстанның халык артисты, РФ-нең атказанган артисты;

– Елена Михайловна Григорьева (Данилова) – Татарстанның атказанган артисты;

– Марина Афанасьевна Данилова (Григорьева) – Татарстанның атказанган укытучысы;

– Евдокия Афанасьевна Данилова – Татарстанның атказанган врачы;

– Афанасий Михайлович Данилов – Татарстанның атказанган урманчысы;

– Чернов Алексей Петрович – Татарстанның атказанган урманчысы;

– Владимир Митрофанович Уряев – Татарстанның атказанган агрономы;

– Василий Егорович Григорьев – Татарстанның атказанган врачы;

– Романова Анна Михайловна – СССРның чаңгы буенча спорт мастеры;

– Григорий Алексеевич Гаврилов – ирекле көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат;

– Иван Михайлович Данилов – Әфган җирендә башын салган сугышчы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Әйе, рухи тормыш – киң пландагы төшенчә. Владимир авылының данлыклы гармунчылары, гармун ясау осталары булган. Павел һәм Кирилл Бачковлар (минем әбиемнең бертуганнары) тирә-юньдә данлыклы гармунчылар булганнар. Владимир авылында яшәүче Сапурина Екатерина түти шушы гармунчылар уйнап-җырлаган көйләрне әле дә белә. Бу көйне хәзер Татарстанның атказанган артисты, «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле җырчысы Елена Григорьева башкара. Данлыклы «Безнең ил» җырының да туган җире, белүебезчә, Владимир авылы. Үзешчән һәм профессиональ артистлар Владимир авылының кунак, табын җырларын башкара, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев репертуарында да бар алар. Татар халык җыры булып киткән «Урманнарда йөрдем» көе – Владимир авылының кунак көе. «Безнең ил» җырын җырлаган минем карт әбием радиодан «Татар халык көе «Урманнарда йөрдем»» дип игълан итүне бер дә кабул итә алмаган. Аның тарихын себер татарлары җыры дип сөйләүләре бөтенләй дөреслеккә туры килми, димәк, бу җырны кемдер Себердә дә җырлап күрсәткән генә булып чыга.

Бүген Владимирда төп мәктәп эшли, балалар саны бер дистә тирәсе. 1893 елда салынган чиркәү бинасы клубка бирелгән. Ул бүген дә клуб булып хезмәт итә.

Берара бу клуб буш торды, клуб мөдире дә булмады, кыш көне ул җылытылмады да. Бу ситуацияне ишетеп, керәшен священниклары – ул вакытта благочинный булып торган отец Владимир Иванов, Керәшен духовная миссиясе җитәкчесе отец Димитрий Сизов, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Петрович Ивановка мөрәҗәгать итте. Ә теләкне тормышка ашыру өчен халык ярдәме, халык инициативасы кирәк иде. Ләкин владимирлылар бу башлангычны алга куймадылар. «Анда кем генә йөрер инде? Аны торгызу өчен акча кем табар инде? Побы да юк бит аның?» – дигән шикләрнең очыкырые булмады. Яшерен-батырын түгел, 1-2 кешедән артык теләк белдерүче булмады.

Йомгаклап, шуны әйтәсем килә, керәшеннәрне хәзерге заманда дингә тарту дәрәҗәсе бик түбән әле. Дин мәсьәләсен татарлар белән чагыштыру да җитә. Мин үзем керәшенлекне саклап калу өчен культурабызны гына түгел, динебезне дә саклап калырга кирәк дигән фикердәге кеше. Татар халкының олы галимнәре: «Татарны ислам дине саклап калды», – диләр. Дөрестер. Ә керәшенне культура белән бер дәрәҗәдә православие дә саклап калыр иде.

Керәшеннең дине бит рус телендә түгел. Моны безнең укытучыларыбыз – Н. Ильминский һәм В. Тимофеевлар бик тирәнтен аңлаган. Керәшеннәрдә дини тәрбия чынлап та бик түбән дәрәҗәдә. Шулай булмаса, татар кешесенә кияүгә чыккан керәшен кызлары тиз генә арада динен алыштырып, ислам кабул итмәс иде. Керәшен егетләре дә бик ансат кына никахка риза булмаслар иде дип уйлыйм мин. Татар кызлары белән кәбен койдыручы ир-егетләребез юк бит безнең.

Шулай да, рухи кыйммәтләребезне азмы-күпме дәрәҗәдә торгызырга тырышу талпынышлары юк түгел. Владимир авылында Петровлар инициативасы белән часовня-купель җиткерелде.

Хәзер ел саен 19 январь көнне владимирлылар Качману бәйрәменә җыела. Халык электән кач манып, изге суны әзерләми калмады анысы. Ләкин «Салкын кое» чишмәсендә бөтен авыл халкы җыелып, шәһәрләрдән авылдашлар кайтып, кайнар чәй эчеп, учаклар ягып, бәйрәм ясап, священник чакырып уздыру хәзер инде ел саен. Чишмә янына «өй җиткереп» куйганнар, нәкъ менә Качману көнне коеныр өчен урын да көйләгәннәр.

Ә чишмәне зурлауның үз тарихы бар. 1985 елның 13 ноябрендә Петров Василий дәдәй авылдашлары белән урманга агач әзерләргә бара. Эш бетә дигәндә генә, өстенә агач төшә, яшәү белән үлем арасындагы хәл район больницасында катлаулы операция белән тәмамлана. Наркоздан айныр-айнымас көе дә, йоклаганда төшендә дә гел Владимирның чишмә юлларыннан «йөри» ул. «Эх, исән-сау терелсәм, чишмәләрне карап торыр, рәткә кертер идем», – дип хыяллана башлый. Ярты ел үтүгә, 1986 елның май аенда үзенең 3 малаен ияртеп, Тау арты чишмәсенә китә. Көтүчеләр су эчеп, хәл ала торган чишмә ул. Алар аны уңайлы итеп ясап куялар, янына топольләр утырталар. Менә шушы була эшнең башы… Бүген Бәчли дәдәйнең 10-лап чишмәсе бар: басмасын көйләү, юлчыларга уңайлы итеп улак куюдан күңел тынычлыгы алып яшәде ул. Хәзер инде мәрхүм.

«Салкын кое» чишмәсен Качману урыны итеп ясау турында берничә ел, үзебезнең районның Әжмәк авылына шушы олы бәйрәмгә барганнан соң, хыяллана. 75 яшьтән узган Бәчли дәдәй январьның 19 көнне бер дә суга кермичә калмый. Туганнанары Александр, Анатолий Аксаковлар кайтканда шушы мәсьәләне кузгатып карый. 3 центнер авырлыктагы олы бочка Казаннан «кайтып та җитә». Бәчли дәдәйнең ниятен тормышка ашырырга Пасыев Динар, Малов Алексей, Бахрова Евдокия, Сапурин Сергей, Бачков Владимир кебек спонсор егетләр тотына. Эшне оештырырга «авыл советы» Альмир Зыятдинов булыша. Качны Петков Владимир ясый, агач эшләрен Долгов Павел, Абдряшев Михаил, Ибетеев Николай, Ибушев Михаиллар (авылда икәү алар), Ильин Сергей, Кучтраев Виталий, Нислин Владимирлар булдыра. Кыерлыдан сварщик егетләр Сабирҗанов Илшат белән Сабирҗанов Рәүф булыша. Бәчли дәдәйнең үз малайлары турында әйтеп тә торасы юк инде. Кран да табалар, Макаров Анатолий, Попов Николай кебек «кияү егетләре»н дә оста файдаланалар. Лиза түти Уряева «чишмә өе»нә чиккән тәре почмагы элеп куя.

Теге 3 центнерлы бочканың да «үз тарихы» бар. Тыкрыкта ята торган бу галәмәт зур «бассейн»ны чишмә буена төшереп урнаштыру зур көч сорый торган эш. Анысы да үзеннән үзе хәл ителә тагын. Тракторга беркеткәндә ычкынып китеп, 120-ләп метр араны тәгәрәп төшә, нәкъ алдан әзерләнгән чокырга төшеп утыра ул. Үз күзләренә ышанмый бер-берсенә карашып торган ирләр аптыраудан көлешеп җибәрә. Җайлыйсы-көйлисе, туры китерәсе дә булмый! [9]

Менә шушындый «тарих»лы чишмә үз янына ел саен шактый күп халыкны җыя. Урманчи чиркәве священнигы ел саен килеп, суны аруландыра, иман укый. Теләгән кешегә чиркәү әйберләре сатып алырга да мөмкинлек бирелә. Иман җырлаучы кызлары чишмә буен изге авазга күмә.

Аруландырылган суда коенып чыгучылар саны 20-гә җитә. Аларның саны башка авылдан, шәһәрләрдән кайткан керәшеннәр исәбенә елдан ел артып тора.

Владимирның актив хатыннары самавырда чәен кайната, коймак пешереп тора, тәм-томын да авыл халкы үзе «кыстырып» килә Бәйрәм җыр-музыкага күмелә, гармунчылар керәшен көйләрен сиптерә, су буенда җыр моң тарала, дәртлеләр биеп күңел ача. Күңелләр сафланып, җан тынычланып, йөрәккә рәхәтлек бирә торган бәйрәмне халык бик ярата.

Василий Тимофеев көндәлекләрендә искә алынган Биектау чишмәсенең дә төзеклеге күңелне иркәли.

Алдан әйтелгәнчә, өч чакрымга сузылган Владимир авылының иң югары очын да узгач, биек таулар сузылып китә. Бөтен кешене гаҗәпләндереп, тау түбәсеннән чишмә агып утыра биредә. Гаҗәпләнмәслек тә түгел: чишмәләр бит тау өстеннән түгел, астан, елга буйларыннан бәреп чыга. Шуңа да бу гадәти чишмә генә түгел, Изге чишмә. Владимирлылар аны «Биек тау чишмәсе» дип йөртә. Ераклардан авылны сагынып кайтканнарның, азарынганнарның, суыннан дәва, тәненә сихәт алырга теләгәннәрнең яраткан урыны бу. Корман боткасын да шушында пешергәннәр элек. Дөрес, бу йола авылда әле дә сакланып килә. Яшьрәк вакытта минем дә бу чишмә турында сорашканым булды. Аның турында легендалар саклангандыр, кемнәрнеңдер кызыклы язмышлары турында сөйләрләр кебек иде. Кызганыч, легендалар сакланмаган... Тәкми Марҗый түти, Унтый Әләксандра түтиләр (хәзер мәрхүмнәр инде) шуны сөйләгәннәр иде: «Биек тау чишмәсе» Уладимер авылының гына изге урыны түгел. Элек Сон авылларыннан да (сүз Югары, Кече, Яңа Сон авыллары турында бара) монда килеп аклы-каралы үгез чала торган булганнар. Колхоз җитәкчеләре дә, күрше авыл татарлары да, корман өчен яңгырлы, матур җәйләр теләп, тәкә, сарык бирә торганнар иде, «Биек тау чишмәсе» – барыбызның да уртак изге урыны ул».

Бүген чишмәгә заманча ремонт ясаганнар, янында ачык төстәге беседка торгызганнар, чишмә юлына таш түшәгәннәр, улак куйганнар, чардуган белән әйләндереп алганнар. Тирә-ягы чистартылган, чын мәгънәсендә кадерле урынга әйләндерелгән. Чишмә янындагы гаҗәп биек тополь агачы да бу урынга сихрилек өсти, аны тагын да серлерәк итә сыман. Аска карасаң, гаҗәп матур табигате белән тау битендә Владимир авылы сузылган.

Бу матурлыкны авылдашларга «СпецТрансСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры, Нижнекамск шәһәрендә яшәүче Владимир егете Динар Пасыев бүләк иткән. Биредә яшәүчеләр дә, ераклардан кайтучылар да бүген аңа бик рәхмәтле. Мин дә рәхмәт йөзеннән, андагы матурлыкны күреп, үзенә шалтыратып алдым: «Зур хезмәт куелган, молодец, – дидем туганыма, – авылларда матур итеп, район башлыкларын чакырып, мондый чишмәләрне ачып җибәрәләр, ачкан көнне читтә яшәүче туганнарга да әйтеп чыгарга кирәк, белми калмасыннар», – дип кисәттем. «Нишләп чишмә ачыйм, мин ачкан чишмә мени ул, гомер буе аккан табигать бүләге, үземне күрсәтергә дип эшләнгән эш түгел, кешеләр килеп, җан тынычлыгы алалар икән, мин шуңа сөенәм! Ә рәхмәтегезгә миннән дә зур рәхмәт!», – диде.

Пасыев Динар авылдашларына булдыра алганча гел ярдәм итеп тора: авыл зиратын койма белән әйләндереп алганда да, Качману көнендә чумып чыгу өчен часовняга да, Торочын бәйрәменә дә акчасын бирә, юлга асфальт түшәгәндә трубалар кайтарта, авыл өчен кирәкле эшләрне оештырганда материаллар белән дә булыша. Авыл уртасында калкып чыккан Бөек Ватан сугышында катнашканнар өчен һәйкәл торызу да Динар Пасыев инициативасы һәм акчасы белән эшләнде. Мондый егетләр булганда авыл яшәр әле дип ышанасы килә [7].

Владимирда яшәүче ир-атлар зиратны тәртиптә тоту өчен дә зур көч куялар. Кеше тормышына куркыныч тудыручы карт агачларны, каберләр янына бару мөмкинлеген чикләгән куакларны кисеп, күп хезмәт куйдылар.

2019 елда Александр Аксаков авыл халкы өчен тагын бер зур игелекле эш башкарды. Гомер буе язын-көзен зиратка юл булмаудан интеккән авыл халкын юллы итте. Шулай итеп, бу игелекле авылдашыбыз юлсызлык проблемасын хәл итте. Юлга таш җәелде. Бертуган энесе Владислав Аксаков эшне оештырды, җитәкчелек итте. Александр эшне үзе дә контрольдә тотты, һәркөн Владимирга кайтып, эшне барлап, күзәтеп китте. Ташны, техниканы Казаннан ук китерделәр. Бу изге эштә авылдашлардан Николай Петров, Геннадий Кучтраев, Леонид Романовлар булышкан. Менә шулай бөтен туганнар тырышлыгы белән Владимирның мәңгелек йорты юллы булды.

Чишмәләр, су буйларын тәртипкә китерү, авылның кадерен белү, аның матурлыгын саклауга үзенең өлешен Георгий Ибушев та күп куйды быел. Пандемия, изоляция чорында куак басып бетергән инеш буйларын, ташландык Сон чишмәсен тәртипкә китереп танымаслык хәлгә җиткергән ул. Чистартып кына калмыйча, чишмәнең часовнигын, басмаларын өр-яңадан яңарту, матурлап ясау хыялы белән яши ул. Сөйләгәннәрдән чыгып, шуны әйтәсе килә, авыл әлегә яши, мәктәбе дә бар, ләкин укырга керүче балаларга өмет итеп булмый инде. Клуб хезмәткәрләре булдыра алган кадәр халык белән эшләргә тырыша, концертлар куя, халык авыз иҗатын барлый, керәшен җырларын саклап калырга тырыша. Фольклор коллективына киемнәр тектерә... Тик керәшеннәрнең үзаңын үстерүдә ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнү җитми әле. Владимир авылының дөреслеккә туры килгән тарихын язасы бар...

Источники и литература

1. Дневник старокрещенаго татарина, 1865 года // Казанская центральная крещено-татарская школа. Материалы для истории христианского просвещения крещеных татар. Казань, 1887. С. 129-176.

2. Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып. VI: г.Мамадыш и Мамадышский уезд. Казань: Типография Императорского Университета, 1904. 420 с.

3. Константинова Л.С. Владимир һәм Албай авылларында Тимофеев эзләре. // Туганайлар. 2017. 26 январь.

4. Михайлов Н. Владимир чиркәве // Нократ. 2001. 4 ноябрь.

5. Пасыева Л.С. Владимирда Бәчели әти эзләре // Туганайлар. 2013. 12 декабрь.

6. Пасыева Л.С. Владимирның затлы укытучысы // Туганайлар. 2014. 16 январь.

7. Пасыева Л.С. Изгелеккә игелек // Туганайлар. 2015. 22 октябрь.

8. Пасыева Л.С. Мәңгелек васыятьнамә // Нократ. 2010. 26 февраль.

9. Пасыева Л.С. Хезмәтенә – хөрмәте // Туганайлар. 2017. 9 февраль.

10. Российский государственный архив древних актов (РГАДА). Ф. 350. Оп. 2. Д. 1084. Л. 414-415

Константинова Лидия Семеновна, учитель истории и обществознания МБОУ «Усалинская СОШ» Мамадышского района Республики Татарстан

Россия, Республика Татарстан, с. Усали

Родовое древо. Ыру агачы: сборник краеведческих и этнографических материалов / отв. ред. и сост. Л.А. Мухамадеева. – Казань: Логос-Пресс, 2021. – 188 с.

Фото: Лидия Пасыева

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: