Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Балчыклы керәшеннәренең элгәреге тормышы

1901 елның 30 августында Чаллы кантонының Афанас волостена караган Балчыклы авылында туган Александр Калмыков туган телебез белән беррәттән, рус телен дә яхшы белгән. Казан керәшен педагогия курсының I курс тыңлаучысы Александр Макаровичның «Минем авылым» дигән этнографик язмасы рус теленнән тәрҗемәдә бирелә.

Ул язма «Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабына да кертелгән.

Минем авылым Балчыклы дип атала, ул Уфа губернасының Минзәлә өязе Афанас волостена керә. Элгәреләр сөйләп калдырганча, авылым кешеләре моннан 400 ел элек Себер ягыннан күченеп килгәннәр. Ул чагында бары 5 кенә өй була, ә хәзер 80 хуҗалыкта 760 кеше бар. Халык җир эшкәртү, бакчачылык, терлекчелек белән шөгыльләнәләр, умарта тоталар. Җир эшкәртү һәм терлекчелек белән барысы да шөгыльләнә, ә бакчачылык һәм умарта тоту белән — бер өлеше генә. Бакчачылар — 3, ә күпләп умарта тотучылар юк, бары 1 кеше, аның да умартасы 30 баш кына. Биш, өч умарталары булганнар — халыкның дүрттән бере, ә кйберләренең унга якын умартасы бар. 

Безнең авылда Казан губернасы керәшеннәренекенә бер дә охшамаган кием кияләр, ул күбрәк русларынкына тартым. Аерма шунда, руслар тукымага беркетелгән көмеш тәңкәләр такмыйлар. Ә безнең керәшеннәрдә ул бар. Аларны дәвәт тамакса һәм чигәчә дип атыйлар.
Җәй көне иң зур престол бәйрәм — Петров день (Питрау). Крестьяннар бәйрәмне шатланып каршы алалар. Иртәгә бәйрәм дигән көнне үз өйләренең тирә-ягын себереп чыгалар. Эш беткәч, мунча кереп, яңа күлмәк кияләр. Мунчадан соң чәй эчәләр һәм урамга чыгалар. Яшьләр түгәрәк уен оештыра, ә картлар һәм карчыклар амбар артында яки башка урында, бүрәнә өстендә сөйләшеп утыралар. 

Бәйрәм җиткәч, һәр крестьян иртүк торып, тәкә чала. Бу вакытка инде обедня (чиркәүдә) тәмамланган була. Крестьяннар зур түземсезлек белән Тәре йөреше башланганын көтәләр. Тәре йөрешеннән соң, барысы бергә бер крестьянда җыелып, табында бар булган ризыкны ашыйлар. Шуннан соң кунаклар көтә башлыйлар. Кунаклар төрле авыллардан — ерактан да, якыннан да киләләр. Алар үз кардәшләре булган крестьянда бер яки ике көн куналар, ашый-эчәләр, күңел ачалар һәм үз авылларына кайтып китәләр. Бу бәйрәмнең башка йолалары юк. 
Яңгыр яумаганда чүк бәйрәме оештыралар. Иртәннән төш вакытына кадәр, егетләр һәм кызлар чиләкләр алып, юлларында очраган бар кешне су белән коендыралар. Әгәр дә берәрсенең тәрәзәсе ачык булса, аларны тәрәзә аша да су белән коендыралар. Ә төштән соң, барысы да киенеп-ясанып, урамга күңел ачарга чыга. 

Элгәреге замандагы язгы чәчүнең кайбер йолалары хәзергәчә сакланган. Чәчү вакыты җиткәч, һәр крестьян мунча керә. Шуннан соң кырга чыга. Ул үз җир кишәрлегенә килә, кач кыла һәм җир сөрә башлый. Сөреп бетергәч, муенына чәчәсе орлык һәм күкәй салынган тубалны кия. Тәре каршында торгандагы шикелле кач кыла һәм тубалдан учы белән алып, җиргә орлык чәчәргә тотына. «Ашлык (башаклар) шушы күкәй кебек тук булсын», дип, орлык белән бергә күкәйне дә җиргә ташлый. Чәчүне тәмамлагач, арбасы янына җиргә утыра, бер телем икмәк кисеп, аны җиргә күмә. Ә үзе бер күкәй белән бераз ипи ашый, калганын өенә, гаиләсенә алып кайта. 

Урак чорында да, крестьяннар мунчада юынып, чиста күлмәкләрен киеп, иген кырына чыгалар, үзләре белән май һәм ипи алалар. Кемнең кулы җиңел, иң беренче булып, шул урак ура башларга тиеш. Әгәр уракны җиңел куллы кеше башламаса, арка авыртканлыктан урак урып булмый, дип зарланганнар. Һәр кеше кырга өйдәге олы кеше белән чыга һәм уракка тотына. Бер көлтәлек урганнан соң, шул урында туктап ашап алу тиеш. Шуннан соң, кемнәрдер урак уруны дәвам итә, ә кайберләре өйләренә кайтып китә — кем ничек тели инде.
Тагын бер йола — корман уздыру (жертвоприношение). Хәзерге вакытта ул йола юк. Аны священниклар 18 ел элек бетергәннәр. Менә тагын бер йола бар: кирәмәт. Кирәмәттә һәрбер карчык яки карт ипи, күкәй һәм ит алып кирәмәткә бара, шунда ашый һәм өенә кайта. Бу кирәмәт, әйтүләренчә, элек изге урын булган. Шунлыктан һәр җәйне крестьяннар бу йоланы үтиләр. Әгәр дә үтәмәсәләр, алар белән нинди дә булса бәхетсезлек булырга мөмкин. Аты үлә, сыеры яки балалары, диләр. 

Язгы бәйрәмнәрдән Май чабу өч көн дәвам итә. Аннан соң — Олы көн ( Пасха), ул атна буе бара. Җәйге бәйрәм — Питрау (Петров день). Ә көзгесе — Архангел Михаил бәйрәме. Ул өч көн бәйрәм ителә (иске стиль белән — 8 ноябрьдә, яңа стиль буенча 21 ноябрьдә билгеләп үтелә — ред.). 

Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 37нче-38нче, 41нче-42нче битләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев