Хуш исле аш тәмләткеч үләннәр
Һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә төрле аш тәмләткечләр бардыр, мөгаен. Ә менә шул аш тәмләткеч үсемлекләрне үз бакчаңда үстерүе тагын да күңеллерәк. Беренчедән, алар тирә-якка хуш ис тарата, икенчедән бакчага матурлык өсти. Алар өчен әллә ни күп урын да кирәкми, кечкенә түтәл дә җитә.