Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Тиңдәшләр”гә булмас тиңдәшләр

Күп кеше Кукмара районының бу авылын Миләтле башы буларак белә. 1954 елда аның исеме, ни сәбәпледер, Кызыл Тау дип үзгәртелә. Авыл мәдәният йортында оешкан “Тиңдәшләр” керәшен фольклор ансамбленә – быел 40 ел.

Беренчеләр 

Ансамбльнең җитәкчесе — тынгы белмәс талант иясе Анфиса Егорова. Ул үзе дә Кызыл Тау авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, сатучы һөнәрен үзләштереп, ике ел шушы өлкәдә эшли дә, кияүгә чыга. Ире Петр, лаеклы ялга чыкканчы, колхозда агроном, председатель урынбасары була. Аларның 4 балалары, 5 оныклары бар. 1984 елда Анфиса Алексеевнаны авыл клубына җитәкче итеп билгелиләр.

Эшли башлаган елны ук авылдагы хезмәт ветераннарын туплап, «Тиңдәшләр» ансамблен оештыра. Коллективның беренчеләре — Екатерина Терентьева, Евдокия Иванова, Анастасия Мишкина, Анна Васильева, Зоя Петрова, Кузьма Мишкин, Лариса Степанова, Анна Анисимова һәм Анфиса Егорова үзе.

Ансамбльнең беренче чыгышы үзләренең авыл җирлегендә «Кыш озату» да җырлаудан башланган. 

«Чыгышларыбыз бары тик үз авылыбыз җыру-такмакларыннан, биюләреннән тора. Беркайчан да җыруларны читтән эзләмәдек, яратып җырлый торган унбишләп халык җыруыбыз бар. Барысы да үз әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез йола-бәйрәмнәрдә башкарган җырулар. Кызыл Тавыбызның моңы, йола-гадәтләре һәм халкыбыз мирасы беркайчан да югалмасын дигән теләк белән яшибез. «Урманнарга керсәң», «Аш көйләре», «Кыр тавыгы», «Зәңгәр ефәккәйләр», «Бас әле, станокка» җырулары иң беренче булып, бездән таралды. Аларны бер дә үзгәртмичә, өлкәннәребез ничек җырлаган, шулай башкарабыз. Барлык җырулар гармунга җырланыла, — дип сөйләде Анфиса Алексеевна. — Кызганычка, ансамбльнең беренче елларында бергә булган карендәшләребезнең күбесе инде мәңгелеккә күчте. Беренче гармунчыбыз читкә күчеп китте. Аның урынына күрше авыл егете Ринат Мирзаханов килде. Керәшен көйләрен бик оста уйный иде. Озак еллар аның белән йөрдек. Хәзерге вакытта ул да юк инде. Ансамбльдәге өлкәнрәкләрдән җидәү калдык: Анастасия Мишкина, Зоя Петрова, Татьяна Иванова, Анна Анисимова, Рафил Мөхәммәтшин (яңа гармунчыбыз), Раиса Герасимова, үзем. Иң өлкәнебез — Анастасия түти Мишкина, аңа 82 яшь тулды. Аның кебек чын керәшенчә биюче тагын бармы икән?! Шундый оста бии, җырлавы да матур. Ә иң яше — гармунчыбыз, аңа әле кырык яшь кенә». 

Ярый, алмашчы булырлык яшьләр табыла. Соңрак, коллектив тагын яңара, 4 кыз — Регина Егорова, Марина Осипова, Ирина Осипова, Алинә Иванова кушыла. 

Кырык ел вакыт үткән 

«Тиңдәшләр» шактый гына шәһәр һәм төбәкләрдә булганнар, конкурс-фестивальләрдә катнашып лаеклы урыннар алганнар, тамашачы хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулаганнар. 

«Шатлыклы мизгелләр бер дә истән чыкмый: Мамадыштан беренче урын белән кайтуыбыз, Арчада оештырылган «Түгәрәк уен«да югары бәяләүләре. Ул елларда, хәзерге шикелле, машиналар юк. Трактор арбасына утырып чыгып китәбез, кыш көннәрендә техникабыз батса, җыелышып этеп чыгарабыз. Түбән Өскебаш белән безнең авыл арасындагы трактор да үтә алмаслык юллардан җәяүләп, җырлый-җырлый кайтулар бүгенгедәй хәтердә. Берсендә, шулай, Мамадышка «Карендәшем — асыл бизәгем» фестиваленә җыенабыз. Кышның буранлы көне. Бармыйча да калырга ярамый. Авыл җирлеге башлыгының җиңел машинасына «аслыөсле» төялештек тә киттек. Ярты юлны үткәч, машинабыз юлдан читкә очып төшмәсенме! Барыбыз да исән-сау, тик машинаны юлга чыгарасы бар бит. Бер әбиебез авырып та тора иде, «бер чүмеч су да күтәрмичә, сакланып кына яшим» дип сөйли иде. Карасак, шушы түтиебез бездән дә тырышыбрак машина этә. Барыбер чыгардык һәм вакытына барып җиттек. Мамадышта беренче урынны яулап кайттык. Андый хәлләр бик күп инде, искә төшерсәң... Күршедәге Түбән Өскебашка юл юк, җәяү дә йөрерлек түгел, ат җигеп бардык. Шунда чана ауды да, тәгәрәшеп төшеп калдык. И, яшьлек шул инде, көлештек тә, юлны дәвам иттек, — дип искә алды әңгәмәдәшем. 

Элгәредән калган киемнәр 

Ансамбльнең тагын бер үзенчәлеге — милли керәшен киемнәре. Алар берсе дә махсус тегелмәгән, ә элгәредән калган. 

Анфиса Алексеевна үзе дә, әнисеннән калган киемнәрен олы мирас итеп кадерләп саклый. «Минем өчен бик тә кыйммәт ул. Элек, йорттан-йортка кереп, кемнәрнең өлкәннәрдән калган керәшен киемнәре бар, эзләп йөрдем, биргәннәрен алып кайтып, юып, үтүкләп куя идем. Тамаксаны безнең якта яка диләр. Киемнәрне клубта тотарга да курыктым. Әбиләр алар үз әйберләренең өйдә торуын ярата, баштарак, чыгышлардан соң, янына күчтәнәч-кәнфитләремне куеп, үзләренә илтеп тапшыра идем. Соңрак, күз карасыдай саклап, үземнең өйдә тота башладым. Хәзергеләрнең үз халкыбызның чын милли киемнәрен белмәве, аларны заманчалаштырып тегүе — асылы бызны, традицияләребезне бозу ул», — дип борчылуын да белдерде Анфиса Алексеевна. — Авылыбызда клуб ябылса да, бүгенге көндә дә чакырган җиргә барырга тырышабыз, чараларда катнашабыз. Коллективтагыларның фантазияләре көчле. Чәчләре чал булса да, йөрәкләре яшь, ә шулай да, даруларны һәрчак кесәдә йөртәбез. Кайчак концертларда егермешәр коллектив чыгыш ясый, безгә үз чиратыбызны көтәргә туры килә. Мондый хәл бик талчыктыра».

 

Күп еллык хезмәт нәтиҗәсе

Ул үз эшен ярата. Әлбәттә, иренең үзен аңлавы, авырлыкларны бергәләп хәл итүләре, ерак юлларга чыкканда техника белән булышуы Анфиса түтинең эшен икеләтә җиңеләйтә. Тормышта үзен бер сүздән дә аңлаучы кешелекле Петр дәдәйнең очравына сөенә. Район үзәгенә генә бару да зур мәшәкать, чөнки Кукмара алардан 40 километр ераклыкта урнашкан. Ничек кенә булмасын, алар ул чакларны сагынып искә алалар. «Олыгайдык инде, шулай да үкенерлек булмады. Үзем Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесен йөртәм, «Тиңдәшләр» бик күп бүләкләргә ия. Хәтта Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмында да катнаштык, китапка да кердек, газета-журналларда да безнен хакта күп язылды», — диде сөенечен яшермичә Анфиса Егорова. 

Клубны яңартып төзекләндергән булсалар да, ни өчендер, өч ел элек ябып куйганнар. Шулай да клубка сукмак өзелми, Анфиса Алексеевна аны карап тора. Кызыл Тау гөрләп тора бит әле, яшәргә калучы яшьләр дә бар, бәлки клуб та яңадан ачылыр, «Тиңдәшләр» дә үз сәхнәләрендә чыгышларын дәвам итәр. «Өметсез — шайтан», диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев