Людмила Аланлы – Р. Төхфәтуллин премиясе лауреаты
26 апрель көнне Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, Шигърият бәйрәме узды. Бәйрәм чарасы шагыйрьләр, балалар бакчаларына йөрүче балалар, укучыларның чыгышлары, җыр-моң белән үрелеп барды.
Ел саен шигырь бәйрәме уза торган Тукай һәйкәле янында, күркәм традиция буенча, тантаналы төстә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия тапшырылды. 2015 елдагы иҗат нәтиҗәләре...