Башкортстанда фестиваль узды
Башкортстан республикасы Бакалы районы Бакалы авылында "Троица" исемендәге регионара беренче фестиваль узды. Анда православный фольклор ансамбльләр чыгыш ясады. Мондый фестиваль - Бакалыда әле беренче тапкыр гына оештырылды. Ул Изге Троица храмының 100 еллык бәйрәме кысаларында үтте. Фестивальдә Башкортстан республикасының керәшен, чуаш, казак, рус фольклор ансамбльләре, аерым солистлар катнашты. Болардан тыш,...