Туганайлар

Татарстан

18+
Безнең геройлар

Югары Әрнәштән Артур Митрофанов: «Алгы сызык»та ничә тапкыр булганның исәбенә чыга алмадык»

Махсус хәрби операциягә алынганнар арасында Мамадыш районының Албай авыл җирлегеннән чыккан сигез егет бар. Югары Әрнәш егете Артур Митрофанов Украинада махсус хәрби операция башланып, өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә өстенә хәрби кием кия.

Иң мөһиме — җаваплылык

Артур белән сөйләшәбез. Кыска, хәрбиләрчә төгәл җаваплары белән гаҗәпләндерә ул. Сугышчан бүләкләренең кайчан һәм нинди батырлыклары өчен бирелгәне белән дә кызыксынам.

— Әйбәт малай булган өчен, — дип әйтү белән чикләнә Артур.

Әйбәт малай... Шушы гап-гади генә ике сүздә взвод командиры урынбасары Артурның бар холкы, тыйнаклыгы сыеп беткән. 2022 елның сентябреннән Украинадагы махсус хәрби операциядә Ватан кушкан бурычны үтәүче Артур Митрофанов 2023 елда Суворов ордены һәм «За боевые заслуги» медале белән бүләкләнгән.

— Артур махсус операция турында сөйләргә дә, сораганны да яратмый. Без, тыныч тормыштагылар, андагы бер генә көнне дә күз алдына китерә алмыйбыз. Үз улы, ире, туганы СВОда булмаганнар да безнең хәлне берничек тә аңлый алмый, — дип сүзгә кушылды хатыны Регина. — Без хәзергә Владимирда яшәп торабыз. Олы кызыбыз Валерия Владимир мәктәбенең 3нче классында укый, кечкенәсе Русалинага — өч яшь. Чаллыда квартирыбыз да бар. Гаиләбез белән шәһәргә чыгып китәргә Артурның гелгә кайтканын көтәбез.

Сөйләшүебез Митрофановлар гаиләсенең Югары Әрнәш авылына, Артурның әнисе Зоя Фёдоровна янына җыелган чагына туры килде.

— Казанда госпитальдә ятканда иптәш малай, Саба егете Рифат Шәйхетдинов белән «алгы сызык»та ничә мәртәбә булганыбызны санап утырган идек. Исәбенә чыга алмадык... Ул — безнең взводтан. Мине ничә тапкыр үлемнән алып калды. Сәламәтлеге әйбәт түгел, ике аягы да яралы, дәваланып йөри, — дип сөйләде Артур махсус хәрби операциядәгеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне соравыма. 

Коры җир гаскәрләренә караган взводларның берсендә командир урынбасары вазифасын үтәүче Артур махсус зонада кеше өчен иң мөһиме исән-сау булу һәм җаваплылык дип саный. Үз җитәкчелегендәге малайларны "алгы сызык«ка әзерләп кертеп җибәрү дә Артур җаваплылыгында була. Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булганнарның һәрберсенең әти-әнисенә шалтырату да аңа йөкләнелә. Җан күтәрмәслек кайгылы хәбәрне җиткерү өчен никадәр сабырлык һәм корычтай ныклы ихтыяр көченә ия булырга кирәктер.

Артур махсус операциядәге сугышчан хәрәкәт барышында өч мәртәбә контузия ала. Бу соңгысын — узган елның сентябрендә. Аны Воронеж шәһәрендәге госпитальгә озаталар, аннан — Пермьгә. Аягына операцияне дә шундагы госпитальдә ятканда ясыйлар. Хәзергә кадәр Казан госпиталендә дәвалана. 17 февральгә хәтле якыннары янында булачак. 

Шулар хакында акрын гына гәпләшәбез. Валерия белән Русалинаның гына чыр-чу килеп, уен белән онытылган мизгелләре. Бу кызчыклар һәм, гомумән, әтиләре СВОдагы сабыйлар бәхетенә Украина җирендәге хәрби операция тизрәк тәмамлансын иде инде…

Җирлектән — сигез егет

Албай авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков әйтүенчә, 2022 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр, җирлектән чыккан сигез ир-егет Украинадагы махсус хәрби операциягә алынган. Башлыктан Артур Митрофанов турында сорашам. 

— Артур шәһәрдә яшәсә дә, бездә пропискада. Үзенә шалтыраттым да, хәрби комиссариатка чакыралар, кайтасыңмы, дип сорадым. Махсус хәрби операциягә 2022 елның сентябрендә, мобилизация буенча китте ул. Вакытлы ялларга кайтып йөрде. 2023 елның март аенда кайтуында калырга да була иде. Яраланган булса да, «иптәшләрне ташлыйсым килми, мине көтәләр» дип, китеп барды. Чечняда да хезмәт иткән егет ул безнең, — дип сөйләп торды Иван Петрович.

2023 елның сентябрендә киткән Евгений Гладковны бердәнбер якын кешесе — әнисе өзгәләнеп озатып калган булган. Аның ел азагында ук һәлак булганлыгын март аенда Ростовтан шалтыратып хәбәр иткәннәр. 2024 елның 8 маенда Евгенийны Мамадышка алып кайтып җирләгәннәр. 

Тагын бер егетләреннән өч ай ярым хәбәр-хәтер юклыгы турында да борчылып сөйләде Иван Пётрович. Ул — Алексей Константинов. Рәсми рәвештә Албай җирлегендә теркәлгән булса да, Түбән Кама шәһәрендәге ТАНЕКОда эшләгән. Донецк юнәлешендәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан. Югары Әрнәш, мондагы халык телендәгечә әйтсәк, Казаклар авылы егете Алексей 1995 елгы. Хәрби частьларның берсендәге «Албай» позывнойлы бу егет узган елның 6 сентябрендә, Бахмут юнәлешендә сугышчан бурыч үтәргә китәр алдыннан шалтырата. Ә 27 сентябрьдән инде, рәсми рәвештә, хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

Бу җирлектән ОМОНда хезмәт итүче Вадим Шатунов та хәрби операция зонасында. Шулай ук, Рәхмәт Полян егете, 2024 елдан Албай җирлегеннән контракт буенча СВОга киткән Руслан Черновны да үзләренекенә саныйлар биредә. Әле бу елның беренче көнендә Иван Петровичка шалтыратып, бәйрәм белән дә котлаган Руслан. Чаллыда яшәүче тагын бер егетләре — Радик Тимофеев та узган ел контрактчылар сафын тулыландырган. Авыл җирлеге җитәкчелеге аларның якыннарының да хәлләрен белешеп, мөмкинлектән чыгып, ярдәм итеп тора. Җирлектәге кешеләр арасында СВО, андагы уллары турында сөйләшмәүне кулайрак күрүчеләр дә бар. Нишлисең, балалары ут эчендә йөрүче ата-аналар үз хәлләрен үзләре генә беләдер…

Ә җирлек башлыгының махсус хәрби операциядәге якташлары өчен үз якыннарыдай борчылуы аңлашыла. Үзенең улы, инженер хезмәте начальнигы Пётр белән өч ай хәбәрләшкәннәре юк икән аның. Бүгенге көндә махсус операциядә хәрби бурыч үтәүче Пётрның үзләренә шалтыратыр көне җитүен сабыр гына көтәләр Тамара белән Иван Крешковлар. 

СВОдагыларның ата-аналарына, хатыннарына сабырлык бирсен дә, ул зонадагы якыннарын исән-сау күрер һәм үз кочакларына алыр көн тизрәк җитсен иде инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев