Иске Гришкин егетләре, батыр йөрәкле Артур һәм Илнур
Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан СВОдагы карендәшләребез Артур Михайлов һәм Илнур Габбасов, үлгәннән соң, Батырлык орденына лаек булдылар.
Үлеменнән соң Батырлык орденына лаек булган Артур Михайлов, шулай ук, СВОдагы яраларыннан дәваланып йөрүче Артём Кузнецов белән Ярослав Буланов — классташлар. Аларның мәктәп еллары турында беренче укытучылары Валентина Мамакова да исенә төшереп үтте.
— Беренче класста 10 малай, 5 кыз укыды алар. Артур буйга иң кечкенәсе иде. Матур яза, рәсемнәрне матур итеп ясый, хезмәт дәресләрендә кызлардан да матур чигә, хәтта аларга да булыша иде. «Башта ул эшли иде дә, бөтенебез җыелышып Артурдан күчерә идек», дип исләренә төшерә классташлары. Бик төгәл малай иде. Минем җитәкчелектәге «Бигешкәй» ансамбленә дә класслары белән йөрделәр. Беренче тапкыр Чаллыда чыгыш ясадылар. С.Садыйкова исемендәге концертлар залында тамашачы каршына иң беренче Артур чыкты. Ул — шундый кечкенә, ә сәхнә — зур, Артур күренүгә, залдагылар кул чаба башладылар. Казанның С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында да җырладылар. Анда акустика көчле. Сәхнәгә җырлый-җырылй чыктылар. Мәдәният министры да шунда иде, барысы да урыннарыннан торып кул чаптылар, — дип сөйли җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова.
Сүз уңаеннан, Валентина Викторовнаның Чаллыдагы үзәк эчке эшләр идарәсендә хезмәт итүче улы Вадим Федорович та ярты елга якын махсус хәрби операция зонасында командировкада булып кайткан...
Укытучысы мактап сөйләгән Артур Михайлов 2012 елдан Алабугада яшәгән, шундагы предприятиеләрнең берсендә оператор ярдәмчесе булып эшләгән. Махсус операциядә хәрби бурыч үтәгәндә батырларча һәлак булган карендәшебез узган елның сентябрендә туган авылы Иске Гришкин зиратында җирләнгән. Әнисе Клавдия Леонтьевна өйдәге бар нәсрәнең уллары Артурны хәтерләтүен әйтте:
«Нәрсәгә генә тотынсак та, Артур төсе, ул алып кайткан. Тәртип ярата, хәтта юасы киемен дә теләсә ничек ташламый, төреп куя иде. Андагы тырышлык, андагы бар нәрсәне тәртипләү гадәте каян килгәндер. Әллә шулай артык әйбәт булганга, иртә югалттык инде үзен... Иман укысам, фотосы ачылып, яктырып киткәндәй тоела. Кайгыдан үземә урын таба алмасам, фотосы да үзгәрә».
Улын югалткан Клавдия, СВОдагыларга ярдәм итүдән һәм, үзе шикелле үк, улы Илнурны мәңгегә югалткан карендәше Галина белән очрашып сөйләшүләрдән җанына азмы-күпме тынычлык табарга тырыша. Үзләре исән чакта, уллары да мәңгелек хәтер, йөрәктәге мәңгелек яра булып яшәр әле...
Үткән ел азагында Менделеевскида ачылган Дан аллеясендәге мемориаль тактада Артурның һәм авылдашы Илнур Габбасовның исемнәре бар. Илнур да, үлеменнән соң, Батырлык орденына лаек булган. Улының орденын Иске Гришкинда яшәүче әнисе Галина Васильевнага тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев