Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Гордеев Иван Кузьмич

3нче Белоруссия штабы "За отвагу" медаленә, унлап медаль, биш тапкыр И.В.Сталин рәхмәтенә ия була

1920 елның 5 октябрендә Кызыл Йолдыз районы Үри Чаллысы авылында 8нче бала булып дөньяга килә. 1931-1934 елларда Үри башлангыч мәктәбендә, 1935-1937 елларда Шомырбаш җидееллык мәктәбендә, 1937-1940 елларда Котлы Бөкәш мәктәбендә белем ала. 1940 елның июнь аенда армия сафларына алына. Тбилиси шәһәрендә 136нчы полкта лейтенантлар әзерләү мәктәбендә укый башлый. Алты ай укыгач, шәһәр урамыннан строй белән барганда күмер төягән 3 тонналы машина стройны таптап китә. Иван Кузьмич тәгәрмәч астында калып, ун кулы һәм аягы имгәнә. Госпитальдән савыгып чыккач, стройга яраксыз дип өенә кайтарыла. Казаклар Чаллысы башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. 1942 елның көз аенда нестроевой булса да, фронтка чыгып китәргә туры килә. Дошман белән беренче бәрелешне Днепр елгасы буенда татырга туры килә аңа. Шунда җиңел генә контузия ала. Башта икенче, аннан өченче Белоруссия фронтында 146 нчы укчы полкында сугыша. Смоленск, Вильнюс, Кёнигсберг, Мельзак, Шауляй шәһәрләрен алуда өлеш керткәне өчен баш командующий тарафыннан рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Кёнигсберг шәһәре янында немец танкларына каршы көрәштә өлеш керткәне өчен 3нче Белоруссия штабы "За отвагу" медале белән бүләкләнә. Унлап медаль, биш тапкыр И.В.Сталин рәхмәтенә ия була. Сугыш дәвамында разведчик булу сәбәпле, гел алгы сызыкта пехота белән була. Жиңел саналган өч яра ала. Җиңү көнен Балтыйк дингезендә, хәзерге Калининград шәһәре янында каршылый. Укытучылар җитмәү сәбәпле, Верховный Совет указы нигезендә 1945 елның декабрендә демобилизовать ителә. Күгәрчен мәктәбендә укыта башлый. 1947 елда Саба районы Мамалай авылында, 1959 елда шул ук районның Югары Шытсу мәктәбенә директор, 1952-1954 елларда Шекше авылында 85 номерлы балалар йортына директор итеп билгеләнә. Аннан кабат Югары Шытсу мәктәбенә кайта. Районда икенче кеше булып "Отличник народного образования" билгесе белән бүләкләнә. 1982 елга кадәр тормыш иптәше Усачева Мария Федоровна белән шунда укытып гомер итәләр, Балык Бистәсе районы Үри Чаллысы авылына күченеп кайталар. 6 балага гомер бирәләр. Иван Гордеев 2010нчы елның июль аенда 89 яшендә дөньядан китеп барды. Каберлеге туган авылы Үри Чаллысы зиратында. 

Юрий Гордеев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев