Туганайлар

Бессмертный полк. Кряшены. Ефимов Иван Ильич

Иван Ефимов 1942 елның 5 декабрендә сугыш кырында һәлак була

Бабам 1903 елның 4 январында Чистай районының Бахта авылда дөньяга килә. Башлангыч классны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли башлый. Елена Савельеваны очратып гаилә коралар. Алар 3 бала үстерәләр: Куприян, Валентин һәм Тихон.

Кызганычка каршы, 1930 елда Елена Савельева вафат була. Бабам икенче хатынга өйләнә. Алар Агафия Ивановна белән гаилә коралар. Нина исемле кызлары дөньяга килә.

1942 елның 18 июлендә бабамны Чистай шәһәрендәге хәрби комиссариятка җибәрәләр. Агафия Ивановна 4 баланы үзе генә тәрбияли. Бабай 1942 елның 5 декабрендә сугыш кырында һәлак була. Бүгенге көндә бабамның Нина исемле кызы гына исән-сау. 

Кирилл Ефимов

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: