Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ходайдан изгелек теләү өчен 66нчы Псаломны укыгыз

Псаломнарны чиркәүдә келәүдә укыйлар, шулай ук аларны өйдә дә укырга кирәк.

Псаломнарны уку, җырлау җанны яхшырта; пәриштәләрне булышырга чакырып китерә, җеннәрне куып җибәрә, караңгылыкны тарата, арыулыкны арттыра, җазыклы кешенең акылын яхшыга авыштыра, җазыкларын әрчи. Псалтирь уку – хәер бирү белән тиң; Аллага ышануны, Аңар өмет тотулыкны, Аны сөюлекне арттыра, кояш яктырткандай кешене яктырта, су тазарткандай тазарта. Псалтирь Алланы белдерә, тән нәпесен басылдыра Ходай изгелеген әйтеп, кайгылыны сөендерә, ачуны сүрелдерә, ярсулыкны, яманлыкны басылдыра.

66нчы Псаломны изгелек теләү өчен дә укыйлар. 

"Эй  Алла, безгә изгелекле бул, безне бәхиллә, безгә йөзеңне җактырылдыр, безне җарлыка. Җир өстендә юлыңны белсәк эйе, бар халыкларда коткаруыңны белсеннәр иде. Эй Алла, халыклар Сине сөйләсеннәр иде, бар халыклар да Сине сөйләп данласыннар, Син шул кешеләргә дөреслек белән хөкем итәсен, халыкларны җир өстендә Син йөртәсең. Эй Алла, халыклар Сине сөйләсеннәр иде, бар халыклар да Сине сөйләп данласыннар иде. Җир җимешен бирде: эй Алла, эй Алла, безне бәхиллә, җирнең һәр-бер читендә торучлар Синнән куркып торсыннар иде".


Бу кызыклы һәм файдалы: 
Җазыклы Давид җырулары

Фото: Тихвин чиркәвенең ВКонтакте группасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев