Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үрәсбашта Ходай йорты төзелеп килә

Удмурт кызы Люба керәшен авылын чиркәүле итү өчен янып-көеп йөри.

Кукмара ягындагы Үрәсбашны, бер күрүдә үк, киләчәге ышанычлы авыллар рәтенә куйдым. Сәбәбе – йорт-җирләренең таза, нык, кешеләренең эшчән булуында гына түгел, авылга ямь биреп утырган гыйбадәтханәдә. Хәзерге чорда тормышының җитеш булуы гына түгел, җан азыгы, җан тынычлыгы да кирәк кешегә.

Чиркәүгә әле купол куясылары, сылау-буяу кебек эчке эшләрне төгәллиселәре бар. Храм төзелешенә киткән чыгымны исәптә тотучы Любовь Фәйзуловнага ияреп, эчкә үтәбез. Чиркәүгә иман китапларын, тәреләрне, башлыча, Удмуртиядәге Ош-Юмьядән һәм Кукмара храмыннан алып кайтуын, арада үз авылдашлары китергәннәре барлыгын да сөйләде Люба: “Иң борынгы икона – Анастасия Гаврилованыкы, ул үзе мәңгелектә инде. Әтисе Максим поп булган, аның 1893 елгы “Псалтиры” бар монда. Бу кенәгәләрнең барысы да аныкы. Йортларында кеше булмагач, чит кешеләрне фатирга керткәннәр. Ә алар барысын да верандага чыгарып куйганнар. Анатолий Тимофеев күргән дә, миңа тапшырды. Сапиян Сергей Николаевның малае Руслан да: “Өйдә тоталмыйбыз, башка дингә күчтек”, – дип тәреләрне шушында кайтарып куйды. Аның да атасы да, бабасы да Микулайлар”.

Чиркәүнең 170 мең сумлап акчасы барлыгын да әйтте ул. Анысы – купол, тумба, кач өчен. Аларның ничегрәк булырга тиешлеген настоятель Cергей һәм Валерий Тимофеев белән бергә сөйләшеп сызымын әзерләгәннәр. Кукмарада Любаның улы эшли торган оешмада аларны ясап бирәчәкләр. Сүз уңаеннан, Люба Үрәсбаш халкының үтенечен дә җиткерде – “Туганайлар”ны укучылар арасында, иконастас ясату өчен ярдәм кулы сузардай кешеләр табылмасмы?.. Чиркәү төзелеп беткәч, керәшенчә келәү итүче настоятель дә эзли үрәсбашлылар.

Люба – удмурт нәселеннән, шушы районның Түбән Кумар авылында туып-үскән. Әгәр үзе әйтмәсә, аны чын керәшен дип уйларсың – нәкъ бу як кешеләречә сөйләшә. Совет заманының соңгы елларындагы барлык яшьләр шикелле үк, мәктәптән соң үзе теләгән белгечлекне алып, колхозга кайта. Авылдан китеп фабрикага урнашкач танышкан дус кызы Люба Андреевага ияреп Үрәсбашка кайта. Гомерлек яры Мансур Сергеевны очрата. 1984 елның 8 декабреннән алып, Люба шушы авылда яши. Ире Мансур Никитевич белән ике бала үстерәләр. Кызлары Алевтина – Кукмарада, уллары Илнур үзләре белән бергә төп йортта яши. Татар биеме белән ун ел яшәгән Любаның үз килене дә татар кызы. Ясминә белән Ядкәр исемле оныклары үсеп килә. Аларның матур кызлар булып үскәнен бабайлары гына күрә алмый, аны ике ел элек җир куенына салганнар.

“Өйдә удмурт белән керәшен йолаларының барчасын да бергә үтибез. Бәйрәмнәрне дә калдырмыйбыз. Сыер, тана, бозау, каз асрыйбыз. Килен – декрет ялында. Илнур Кукмарадагы сувенирлар мастерскоенда эшли. Сантехник, сварка эшеме, ишекме – барысы да Илнурның үз кулыннан килә. Электән үк Сергеевлар – тәртипле, эшчән гаилә. Мин бер чиләк бәрәңге чүпләгәндә, алар икенче чүплиләр иде. Өстәлгә беркайчан да чәркә куймадылар. Үзем дә биемнән үрнәк алып калдым, – ди Любовь Сергеева. – Кешенең төрле чагы була. Бер генә ялгыш китә икән, өчәр көн эндәшми йөрим. Иремә дә шулай идем. Нишлисең, гадәтем шундый”.

Үрәсбашның үз престол бәйрәме булган Покрауда халык шушы чиркәүгә келәү итәргә җыела. “Безнең приход – Покрова Божией матери исемендә. Чиркәүгә көн дә керәм. Иртәнге теләкләрне укыйм, килгән кеше булса – алар белән, булмаса, үзем генә, – дип сүзен дәвам итте Люба. – Элек Кукмара храмына йөрдек. Бер уйласаң, 20 чакрым ара ерак та түгел кебек, тик маллар карап өлгермибез. 2013 елның 9 ноябрендә халык белән сөйләштек тә, шушы чиркәүне салырга булдык. Кукмарага отец Сергей Елисеевка барып ризалык алдык. Храмны 2014 елны төзи башладык. Аның төзелешендә райондагы авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе Валерий Тимофеевның да, башкаларның да хезмәте, ярдәме чиксез зур булды. Рәсми теркәтүдә районнан Гөлнара Закирҗановна бик нык булышты. Дөньяларда тынычлык булып, Үрәсбаш чиркәвенә куполлар куелган чакны күреп, барыбызга бергә келәүләргә йөрергә язсын”.

Керәшен чиркәве төзелеше өчен янып-көеп йөрүче удмурт кызы Любаның бу изге теләкләре тормышка ашыр, ашмый калмас. Бу язманы урнаштырганда, Үрәсбаштан яхшы хәбәр килеп иреште – чиркәүнең куполы белән качы әзерләнеп беткән, алып кайтып урнаштырасы гына калган...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев