Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Пәрештәнең кешегә юл күрсәтүе турында Изге кенәгәдә язылган юллар

"һәрбер җирдә сине пәрештәләргә саклатыр" дигән сүзләрне онытмагыз

Зинон атлы монах туганына барган чагында юлдан язган; адашып өч тәүлек ач йөргән. Үләр чиккә җиткәч, ул тезләнеп торып, Ходайга инәлгән. Шунда аңа ак киемле бер егет күренеп, икмәк, су биреп әйткән: “боларны алып аша, эч” дигән.

Күренгән егет пәрештә булган. Ул тагы Зинонга әйткән: “син йөри-йөри өеңнән еракка киттең, инде мин күрсәткәнчә бар”, дигән дә үзе юк булган. Зинон үз өенә туры килеп кергән. Шулай итеп, “һәрбер җирдә сине пәрештәләргә саклатыр” дигән сүз җиренә килә.

Чумылган кешегә Ходай Саклаучы фәрештә җибәрә. 

Әлеге иман изге кенәгәдән алынды. Ул чиркәү-керәшен телендә язылган.

"Эй Христосның изге Пяриштясе, мине саклаучы изге, сиңа җыгылыб инялямен: мин җазыклыга чумылдырылгандук җанымны, тянемне саклаб, караб торорга бирелгянгя. Мин җалкаулык, усаллык кылмышым белян синең иң таза җактылыгыңның катерен калдырдым. Мин үземнең бар яшяке эшлярем белян сине җырак кыуыб җибярдем. Алдау белян, ялякляу белян, кюремсезлек белян, кеше тикшерү белян, узсюзлек белян, туганымны  кюря алмаганлык белян, усаллыкны истя тотоу белян, мал сойоулек белян, уйнашлык белян, җарсыулык белян, туйымсызланыб артык ашау белян, кюб сойляшеу белян, усал, җаман уйлар белян, олосомак кылмыш белян, яр-торле тян телягян эшлярне узем дигянчя кылыуым белян, сине уземнян кыуыб җибярдем. Эй минем усал кыйланыуларым, телсез хайбаннар да алай кыйланмыйлар. Ничек карарсың мин җирянгечкя, ничек җакын килерсең, кайсы кюзлярең белян карарсың мин җараусызга, эй Христосъ Пяриштясе, мин җирянгеч эшляргя урелеб, бяйлянеб беткянгя. Мин ничек инде кыярмын, каты, усал, җаман эшляремя кичереулек сорарга, мин шул аларга кондоз дя, тоння дя сягят сайын җыгылмын. Алайда, эй мине саклаучы изге, сиңа җыгылыб инялямен: мин җазыклы, тейешсез мяндяң (исемеңне яйт) ...га изгелегеңне салсана. Миңа булышыучы бул, узеңнең изге теляклярең белян усал дошманнарымнан мине җаклаб, Алла Падшалыгына олоштяш итя кюр, бар яулеяляр белян гумердян гумергя, аминь

Православ миссинер җәмгыяте чыгарган “Изге тормышка өйрәтә торган кенәгә"дән алынды.

Фото: Храм Тихвинской иконы Божией Матери

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X