Туганайлар

Ни өчен үлгән кеше янында берөзлексез шәм янарга тиеш?

Редакциябезгә карендәшләрдән үзләрен кызыксындырган төрле сораулар килә. Берничәсенә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе Изге Николай чиркәве настоятеле, отец Димитрий Сизов җавап бирде

1. Үлгән кешене озатырга барганда ни өчен шәм алып барырга кирәк?

- Христианнарда чиркәү йоласы буенча үлене озатканда, священниклар ачык киемнәр кия һәм күпләп шәмнәр кабызалар. Чөнки яктылык - үлгән христианнарның башка - Якты тормышка - чирләр дә, кайгылар да, төрле уйлар да булмаган мәңгелек тормышка күчүен күрсәтүче символ. Шуңа күрә үлгән кеше янында берөзлексез шәмнәр яна. Кара киемнәр киенеп йөрү дә христианнарга тиешле нәрсә түгел. Зыяратка, чиркәүгә, үлеләр озатырга барганда ачык төстәге киемнәр киючеләрне сүзләү дөрес түгел.

2. Чиркәү шәменең мәгънәсен аңлатыгыз әле.

- Элек-электән чиркәү шәмнәрен балавыздан койганнар. Янып торган шәм - без укыган иманнарның ялкынлы символы. Бу безнең Ходайны ялкынлы сөюебез билгесе. Чиркәүдә шәм сатып алып яндыру, беренчедән, чиркәүгә хәер булса, икенчедән, янып торган шәмне святительләр сүзсез иман да дигәннәр.

3. Журнал, гәҗит битләрендә басылган дини язмаларны, иманнарны һәм шулай ук бик тузган тәреләрне нишләтергә?

- Чиркәү рөхсәт иткәнчә, барлык кулланылыштан чыккан изге әйберләрне (тузган тәреләр, китаплар һәм башкалар) яндыралар, ә көлен кеше йөрми торган чиста җиргә күмәләр.

Фото:pixabay.com/ru

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: