Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Май чабу – Масленица

Быел Май чабу атнасы (Масленица) 11 марттан 17 мартка кадәрге вакытка туры килә. Кешеләр элек-электән язны яңа тормыш башлану буларак кабул иткәннәр. Юкка гына XV гасырга кадәр Русьта нәкъ менә 1 мартта Яңа елны бәйрәм итмәгәннәр. Ә соңрак шаян һәм күңелле итеп кышны озату һәм табигатькә җанлану һәм кояш җылысы...

Май чабу яки кәтәйсә чабу христиан бәйрәме Масленица көннәренә туры килә, ләкин бу бәйрәмдә динилек бөтенләй диярлек югалган, ул борынгыдан килгән кышны озату бәйрәменең бер үрнәге буларак үтәлеп килә. Май чабу көннәрендә матур итеп бизәлгән яхшы атларга утырып, авыл урамнарында кәтәйсә (рус. кататься) чабып йөргәннәр, ул яшьләрнең күңел ачу, җыр бәйрәменә әйләнгән. "Яшьләр-кызлар май чапмаса, җитен кыска булыр", - дип әйтә торган булганнар картлар. Май чабуның үзенең махсус көе һәм җырлары булган.

Май чабу көннәрендә җырлана торган җырулар

Атны җиксәң җик җакшысын,
Дугалардан бийек башлысын.
Җарны сөйсәң сөй җакшысын,
Ике күзе кара кашлысын.

(Тау ягы керәшеннәре)

Майларны да чапсаң, син каты чап,
Чана үрәчәләрен шаңгыртып.
Җырларны җырласаң, каты җырла,
Ишәле урамнарын җаңгыртып -

(Чистай керәшеннәре)

Җазның җиткәннәрен шуннан беләм,
Уҗым җәшнәп чыга көзлектән.
Чәч тә очларына тәңкә тагып,
Кемнәр туйар икән кызлыктан.

(Түбән Кама керәшеннәре)

Җырлашыйык, туганайлар, җырлашыйык,
Җокодагы кешеләр уйансын.
Ай уйансын да тыңнасын,
Кемнәр җырлый диб үк сорасын.

Икәүләр дә өчәү без булайык,
Җулкайларга да чыга ук кунайык.
Җулкайларга чыгып җуллар уңса,
Айырылмас дуслар булайык.

(Нагайбак керәшеннәре)

Карлыгачлар кара ла, муйны ала,
Ник мынгайа икән ди бу бала.
Мынгаймаслар иде лә иләр бу бала,
Аның эче тулылай ут йана.

Урамнардан без узарбыз,
Йәшел генә йефәкләр сузарбыз.
Йәшел генә йефәкләр ай җитмәсә,
Бер җырлаб ук узарбыз, узарбыз.

(Тау ягы керәшеннәре)

Май арасы - май чабу көннәре
- Май арасы бер атна булган, картлар рәт салган.
Май утырмасы - масленица көннәрендәге кызлар утырмасы.
- Майда элек кызлар утырма җерешкәннәр, кунак кызларын кунакка җерткәннәр. Май узгач инде киндер суга башлаганнар.
Май чабу - масленица көннәрендә атларга утырып урам әйләнеп йөрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: масленица май чабу