Туганайлар

Киләсе зур бәйрәмебез – Майчабу

Майчабу атнасында һәр көннең үз исеме, үз мәгънәсе. Бәйрәм Пручти көн белән төгәлләнә

Быел Майчабу 24 февральдән 1 март – Пручти кичкә кадәр дәвам итә.

Атна башы – “Очрашулар көне". Борынгылар бу көнне саламнан ясалган курчакны хатын-кыз киемнәренә киендергәннәр һәм яз килгәнне күрми калмасын өчен иң биек тау башына алып менгәннәр. Шуннан соң Май чабу башланды, дип саналган һәм һәр гаилә коймак пешерә башлаган. Беренче коймак, үлгән ата-ана рухы өчен дип, тәрәзә төбенә куелган яки хәер итеп ярлы һәм гарипләргә бирелгән. Егетләр кызларны таудан шуарга чакыра, кәләш сайларга кунакка йөри.

Буш көн – “Уеннар көне”.

Кан көн - "Сыйлану көне". Кияүләр кыз ягында кунак булган.

Атна кич, кече атна - бәйрәмнең иң кызган көне. Бу көнне җигүле атларны бистәр, җиз кыңгырау-шөлдерләр белән бизәп йөргәннәр, ат чабышлары үткәргәннәр, кул көрәштергәннәр, җырлар җырлаганнар. Кайбер урыннарда кече атнадан соң багу йоласы үткәрелгән.

Татар атнасы – “Әби коймагы”. Әбисе кияүләрен каймак белән сыйлый торган көн.

Атна кич, атна арты – “Печкәчәмдә кунакта”. Каенсеңелләр утырмага килә торган көн.

Атна көн - Пручти кич. “Кичерешү көне” - Май чабуның соңгы көне. Бу көнне кич белән салам тутырып эшләнгән карачкы-курчакны яндырганнар, көлен уңыш мул булсын дип, басуга чәчкәннәр. Бу күңел ачуның соңгы минутлары булган. Шуңа күрә калган коймак, йомырка кебек ризыкларны учакка атканнар.
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: