Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ходайыбыз Iисусъ Христоснын Жактырылыуы

Эй тере итеӱче Христосъ, Сине зурлыйбыз,таза Тянеҥнен бик эйямне Жактырылыуын да кадерлейбез

19 августъ - Ходайыбыз Iисусъ Христоснын Жактырылыуы.

Бу турыда Евангелиедя Апостоллар Марк, Матфей, Лука жазганнар.

Мына ул ничек булган: "2...Iисусъ Петрны, Iаковны, Iоанны алыб китеб, аларны гна алыб бейек тау öстöня менгян; Ул анда алар алдында ӱзгяргян. 3 Кейемняре жалтраб торган, кар кюк бик ак булган, жир öстöндяге бер агартыучы да алай агарта алмас. 4 Шунда аларга Илiя белян Моисей кюренеб, Iисусъ белян сöйляшеб торганнар. 5 Шул чакта Петръ Iисуска äйткян: Эй Ӧйрятеӱче! безгя мында торорга жакшы; öч чатыр коройокчы: берсен Сиҥа, берсен Моисейгя, берсен Илiягя, дигян. 6 Ул ней äйткянен дя белмей калган, алар бик курыкканнар шул. 7 Шундук аларны болот килеб кюлягялягян: болоттан: Шушы Минем сöйöкле Улым, Аны тыҥнагыз диб ауаз килгян. 8 Алар кинят äйляняляреня карангач, ӱзляре белян Iисустан бютянне беряӱне дя кюрмягянняр."(Марк.9 бюлем.2-8.).

Тропарь: 7нче кöй

"Эй Алла Христосъ, Син тау öстöндя жактырылыб, кюря алган тиҥете öйрянеӱчеляреҥя Ӱз олологоҥны кюрсяткян.Алланы Тыудырганнын теляге какына, Синеҥ мяҥге жактыҥ без жазыклыларны да жактыртсын ыйы, эй Жактыртыучы Христосъ, шöкöр Сиҥа".

Зурлау:

"Эй тере итеӱче Христосъ, Сине зурлыйбыз,таза Тянеҥнен бик эйямне Жактырылыуын да кадерлейбез". 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев