Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

27 сентябрь – Ходаебыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн

Ару Качны торгызу бәйрәме тарихы турында

Римнең мәҗүси императорлары Ходаебыз Иисус Христос кешеләр өчен азап чиккән һәм яңадан терелеп торган изге урыннарны кешеләр хәтереннән бөтенләй юкка чыгарырга уйлыйлар. Император Адриан (117-138) Голгофаны һәм Ходай Гробын җир белән күмәргә куша һәм шул урында мәҗүсиләр алласы Венера капищесы (мәҗүсиләр табына торган урын) һәм Юпитер статуясы куярга боера.

Бу урынга мәҗүсиләр җыелган һәм алар сыннарга корбан китерү йоласын башкарганнар. Әмма 300 елдан соң Ходайның кодрәте белән христианнар өчен изге булган Ходай Гробы һәм Ару Кач аларга кире кайта һәм баш ору өчен изге урын була. Бу Рим императорларыннан беренче булып христианнарны кысрыклауны туктаткан Бөек Константин император булып торган чорда була. Константин күктә “Сим победиши” дигән язулы Кач күреп, Ходаебыз кадакланган шул качны табарга тели, шул максаттан әнисе патшабикә Еленаны Иерусалимга җибәрә. Озак вакытлар аның эзләнүләре нәтиҗә бирми. Ахыр чиктә аңа бер еврейны күрсәтәләр, ул Качның Венера капищесы торган җирдә күмелгән булуын әйтә. Капищены җимерәләр һәм аның астында Ходай Гробы, аннан ерак та түгел өч кач, Пилат приказы белән эшләнгән язулы такта, һәм Ходай тәненә кадакланган дүрт кадак табалар. Коткаручыбызның кайсы качка кадаклануын белү өчен, Патриарх Макарий  качларны чиратлап мәеткә куеп карый. Ходай качы куелуга, мәет терелә.

Җыелган христианнар, ерактан булса да бар кеше дә күрсен өчен, Макарийдан Качны өскә үк күтәрүен сорыйлар. Елена Константинопольгә Ару Качны һәм кадакларны алып кайта. Ходайның терелеп торуы хөрмәтенә Константин Иерусалимда Ходай Гробын һәм Голгофаны эченә алган храм төзергә боера. Храм 335  елның 26(13) сентябрендә аруландырыла. Икенче көнне Ару Качны торгызуны бәйрәм итү кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X