Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

22 март - Севастiядя Христось дене öчöн азабка чыдаб ӱлгян 40 салдатны искя ала торган кöн

Севастiядя Христось дене öчöн азабка чыдаб ӱлгян кырык салдать тормошо турында

Кондакь 2нче кöй

"Эй Алла öчöн азабланыучылар, сез нык жактырта торган жактырткычлар булыб, бар булдырылганнарны да кодрятлярегезнеҥ жактысы белян жактыртасыз, чирлярне дя тöзятеб, тирян караҥгылыкны да жалан кыуыб жибярясез, безнеҥ барыбыз öчöн дя Аллабыз Христоска инялясез."

Севастiядя Христось дене öчöн азабка чыдаб ӱлгян кырык салдать тормошо.

Дюртенче гӱмердя Ликинiй падша бакытында, Христось денен тотоучыларны бик кысканнар. Шул чорда элекке Армения жирендя (хәзер Тöркия), Севастия атлы калада, жалган денне тотоучы Агриколай атлы салдатлар башлыгы торган. Аныҥ кулы астында Христось денен тотоучы салдатлар да булган. Аннары тагын Каппадокiядян килгян, Христось денен тотоучы кырык салдат булган. Башлыклары аларны Христось денен тотканнарын белгяч, аларны сыннарга табынырга кыса башлаган. Ул аларга äйткян: сез сугышта барыгыз, бер киҥяштя булыб, бик тырыштыгыз, ӱзегезнеҥ ӱткеннегегезне кюрсяттегез, хязер шуны безнеҥ аллаларга корман китереб кюрсятегез дигян. Изгеляр аларга äйткянняр: падша öчöн без тырыштык, дошманны да жиҥдек, äммя кюктяге Падша öчöн бигряк тя тырышырбыз, äммя синеҥ котортоуыҥа караб, чын деннян бизмябез, сезнеҥ сыннарыгызга башырмабыз дигянняр. Аларны öтöрмянгя жабканнар. Отöрмяндя чакта изгеляр тезлянеб Аллага инялгянняр: Эй Ходай, безне алданыудан саклый кюр, нык тороб Синеҥ исемеҥне даннандырсак ыйы, эй Ходай, безгя булыша кюр, дигянняр.

Тöн уртасында аларга Ходай пяриштясе кюренеб äйткян: арыу эшнеҥ башын башладыгыз, äммя калдыкка хäтле тюзгянегез котолор дигян.

Севастиiягя князь Лисiй килеб, изгелярне азабларга боерган. Кырык салдатны азаб урынына алыб килгянняр. Изгелярнеҥ берсе, Кирионь атлысы иптяшляреня äйткян: Эй туганнар, курыкмыйык, Ходайга инялейек,Ул безгя булышыр, дигян.

Лисiй аларга äйткян: сюземне тыҥнасагыз, бик кюб мал бирем, äгяр тыҥнамасагыз азаблаб ӱтертермен,дигян. Изгеляр аҥа: без Христось Алладан башка Алланы белмибез, жирдяге байлыкка кызыкмыйбыз, дигянняр. Падша изгелярнеҥ ауызларын таш белян тöяргя кушкан. Азаблаучылар таш белян ата башлагач, ташлары ӱзляреня кире кайтыб жаралаб бетергян. Аларны тагы öтöрмянгя жабканнар. Падша тагы аларны сыннарга башырырга ӱгетлягян, тик салдатлар :теляся ней эшля, äммя без Христось денен тотабыз, сыннарыгызга башырмабыз, дигянняр.

Падшаныҥ изгеляргя ачыуы килеб, салдатларныҥ кюлмяк, ыштаннарын салдырыб, ялангач кöйе Севастiя дигян кюлнеҥ уртасына боз öстöня бастырыб куялар. Бу эш кыш кöне, бик суык, бик äче жилле кöнгя туры килгян. Кюл кырында мунча жактырыб куйганнар. Тöн уртасында суык кöчяйгяч, изгелярнеҥ бар саннары öшöб беткян. Кырык салдат арасыннан берсе сыуыкка тюзя алмыйча, мунчага жöгöргян, тик мунча бусагасына аягы тейеӱе белян жыгылыб ӱлгян. Шул чорда азабланыучылар туктаусыз Ходайга инялеб торганнар.

Тöннеҥ öченче сягятендя изгелярне жакты каблаган, жылытыб та жибяргян, кюл сыуы жылы сыуга алмашкан.

Саклаучылар жоклаганнар. Тик бер Аглай атлы карауылчы изге азабланыучыларга кюктян жаб-жакты булыб Алла дяӱляте иҥгянне, äр-берсеня кюктян венець тöшкянне кӱргян.Венецляр нибары 39 икян.

Мунчага жöгöргян азабланыучы венецтан коро калган икян.

Теге карауылчы киемнярен салыб, ялангач кӱлгя жöгöреб кергян дя äйткян мин дя Христоска ышанам, Христось денен тотоучы булам дигян. Аннары изгеляр уртасына кереб äйкян: Эй Ходай Аллам, Сиҥа ышанамын, мине дя шушы азабланыучылар рятеня сана, дигян. Шулай итеб ул 39 азабланыучыныҥ санын 40 ка тутырган.

Иртягесен азаблаучылар изгелярнеҥ ӱлмягянярен кӱреб, исляре киткян, былар сихырлаб кюлне жылытканнар дигянняр. Азаблаучы тюря изгелярнеҥ аяк табаннарын чӱкеч белян тöйдöрöргя боерган.

Азабланыучылар туктаусыз келяӱ иткянняр, келяӱ итя тороб ӱлеб киткянняр. Азабланыучы изгелярнеҥ тяннярен утта жандырганнар.

Уттан калган сöяклярен христианнарга бирмяс öчöн сыу тöбöня ташлаганнар.

Оч кöн ӱткяч азабланыб жаннарын Аллага биргян изгеляр Февастiя каласында бер архирейгя тöшöндя кӱренеб: безнеҥ сöяклярне сыудан ал, дигянняр. Архирей шул тöннӱк кюб священникляр белян кюл жанына килгян. Тöн бик караҥгы икян. Изгелярнеҥ сöякляре ташланылган жиргя житкяч, аларныҥ сöякляре сыу тöбöндя жондозлар кюк жактырышыб торганнарын кюргянняр. Алар сöяклярне жыйыб, ике кöмеш сауытка тутырыб, жиргякӱмгянняр.

Бишенче гӱмердя, Римдя Пулкирия дигян падша катын Алла белгерткян буйынча изгелярнеҥ сöяклярен табкан, аларны салган кöмеш сауыт жир öстöня калкыб чыккан. Пулкирия изгелярнеҥ сöяклярен кадерляб алтын сауытка салыб чиркяӱгя кертеб куйган."

"Из житий святых "кенягясеннян

Компьютерда текстны жыйды Лидия Карпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X