Япаевларның иҗатлы гаилә тормышы
Берсе – керәшен, икенчесе чуваш милләтеннән булган Виктор Михайлович белән Мария Вячеславовна мәдәниятебезне үстерү, Иске Гришкин керәшеннәренең элгәреләрдән калган олы мирасын саклап калу өчен тырышалар
“Балан”ны җырламыйм”
Мария һәм Виктор белән Җәкәү җортында, Менделеевск керәшеннәре кичәсендә очрашкан идек. Үзәктәге күргәзмәдә ул як керәшеннәренең киеменә сокланып, сүрәкәләренең борынгылыгына гаҗәпләнеп карап торганда, сүз иярә сүз чыгып, сөйләшеп киттек. Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Виктор Япаев ул сүрәкәнең әтисе яклап әбисе Мария Ивановнадан (1938 елгы) калганын, ә Мария әбисенә аны үз әнисе биргәнен сөйләде. Япаевларның гаилә мирасы булган сүрәкә хәзерге вакытта мәдәният йортындагы музейда саклана.
“Әнием Мария дә “Бигәш” ансамбле җитәкчесе иде. Иске Гришкинда һәм район буйлап концертлар куеп йөргәндә, фестивальләрдә дә бергә җырладык. Әни белән сәхнәдә соңгы тапкыр “Балан” җырын башкардык. Унөч яшьләрдә булганмындыр. Шуннан бирле “Балан”ны җырлый алмыйм. Әни 48 яшендә китте, әти – 10 елдан соң, – дип күңел ярасы белән уртаклашты Виктор. – Мария белән без бергә яши идек инде, әти Васильевода торган җиреннән кайтты, ул да авырый башлады. Ярый әле, кызыбыз Еваны күреп өлгерде.
Үзен сынаулар кочагында калдырган әтисе турында да күңел җылысы белән сөйли Виктор. Югыйсә, әнисе үлеменнән соң, әтисе яшәү ямен җуеп, “күңел юаткыч” сыеклыкка еш үрелә, дөньяда гаме булмый. Йорт-җирдәге бар эш мәктәптә укучы Викторга кала. Дүрт туган булсалар да, һәрберсенең үз гаиләсе, үз мәшәкате. Иң олы түтие Марина белән аралары 13 яшь (“Марина түти – җырчы Галина Казанцеваның энесе Юраның хатыны”, – дип сүз арасында әйтеп куйды Виктор). Сыер савырга булышучы эзләп, күршеләрен борчырга да туры килә үсмергә. Соңыннан әтисе, яңа гаилә корып, Яшел Үзән районына китә. Тормыш аны балачактан ук әнә шулай каты сыный...
Виктор – үз нәселләреннән “Бигәш”кә йөрүче дүртенче буын. Иң беренче булып, “Бигәш”тә аның әнисе яклап бабасы Павел Климов җырлап-биеп йөргән. Аннан соң – әтисе яклап әбисе Мария Ивановна Япаева, үзенең әнисе Мария Ивановна белән әтисе Михаил Андреевич та “Бигәш”ле тормыш белән яшәгәннәр. Әнисе Мария “Бигәш” ансамблен җитәкләгән дә әле. Хәзер исә “Бигәш” ансамбле җитәкчесе – Викторның хатыны Мария.
Япаевлардагы өченче
Мария Викторның хатыны – бу нәселдәге Мария исемле киленнәр буынының өченчесе. Әнисе, әбисе турында телгә алдык инде. Көләч Мария – оялчан, ә Виктор ут егеткә охшаган. Беренче карашка, һич тә пар килмәгәннәр.
ВИКТОР: “Бу бәләкәй генә тәртипле кызны бозарга ярамый дидем дә, сүз каттым”
“2015 елда мәдәният колледжында укыганда бәләкәй генә кыз йөри, тәртипле генә күренә. Моны бозарга ярамый инде дидем дә, сүз каттым. Аның белән бер бүлмәдә яшәүче кызлар белән аралаша, кинолар карый идек. Берсендә керсәм, ул кызлар юк, бүлмәдә Маша үзе генә утыра. Нишлисең, дим, “кино карыйм”, ди. Ике көн бергә кино карап утырдык. Нәрсә караганны икебезнең беребез дә белмибез”, – дип танышып, дуслашып киткән чакларын искә төшерде Виктор.
МАРИЯ: “Бабник” дип йөрткән егет, якыннан аралаша башлагач, гел икенче кеше булып чыкты”
Ә Мариягә Виктор башта гел дә ошамаган. “Бабник” дип йөртәләр иде аны. Шуңа Виктор ягына борылып та карамадым. Аралаша, якыннан белә башлагач, гел икенче кеше булып чыкты ул. Дөрес, аңа кадәр минем аны хореография классында күргәнем бар иде. Хореограф та түгел, ә үзенең хәрәкәтләре төгәл, оста бии дип уйлаганым истә”, – дип елмая Мария.
Биш ел дуслашып йөриләр. Ул арада Викторны армиягә алалар. Киткәнче, ул Мариягә тәкъдим ясый, вәгъдә билгесе итеп, йөзек бүләк итә. Армиядән кайткан 2016 елның көзендә Викторны башта – “Бигәш” ансамбле җитәкчесе, ә бер-ике айдан Иске Гришкин мәдәният йорты директоры итеп куялар. Мария укып бетергәч, яшьләр өйләнешә. Кыз үзе Алексеевск районы чувашы, әти-әнисе Биләрдә яшиләр. Аның олы абыйсы Сергей да Иске Зәйдән Надя исемле керәшен кызына өйләнгән. Шунысын әйтергә кирәк, Мария һәм Сергей үзләренең булачак парлары белән әти-әниләрен бер үк көнне таныштыралар. Шулай итеп, чувашлар Светлана белән Вячеслав гаиләсенә берьюлы ике керәшен өстәлә: берсе – кияү, берсе – килен.
“Курочка Луиза”
Иҗат кешеләре йорты ишегалдын тутырып, мал-туар түгел, бердәнбер тавыклары “Курочка Луиза” җим тибенеп йөри. Салкын тиеп үлеп беткән әллә ничә тавыктан бердәнбер исән калган җан иясе ул. Бик тә кадерле. Шуңа да, ялгызлыгын һәм күңелен юк-барга төшермәвен исәпкә алып, аны Мариянең дус кызы исеме белән атаганнар. Берсе дә каршы килмәгән, хәер, “курочка Луиза”дан аермалы буларак, хатынының дус кызы ялгыз түгел...
Ишегалды сакчысы да бар, анысы – Рыжий. Викторның әтисе Михаилга ияреп кайта ул тигәнәк йомгагы. Йонына сырган тигәнәктән арындыргач, матур гына җирән көчеккә әйләнә. Әтисе өченче ел чын дөньяга күчә, ә Рыжий, бар җаваплылыгы белән, йорт-җирне саклый.
Эт булган җирдә мәчесез ярамый да ярамый инде. Япаевларның Барсик кушаматлы ап-ак песиләре дә бар. Анысын үзләре, пипетка белән сөт эчерә-эчерә, сабыйдай карап үстергәннәр.
Көнләмә, син, көнләмә
Иҗат, сәхнә кешеләре, гадәттә, хис белән яши. Минутлык мавыгулар, башкага тартылулар аларга чит түгелдер, дип уйлап, сүзне җай гына шул якка борам.
“Көнләшү мәсьәләсендә бар да әйбәт безнең. Башкача була да алмый. Эшебез шундый: егетләр һәм кызлар белән һәрчак аралашабыз. Виктор бар кешегә дә ачык, аралашырга җайлы кеше ул”, – ди Мария.
“Мин генә сүземдә һич тә тора алмыйм, әйткән вакытка кайтып җитмим. Без атна саен иптәшләр белән очрашабыз. Бер сәгатьтән кайтам, хәзер кайтам, дип әйтсәм дә, вакыт үткәне сизелми, өйгә бик соңга калып кайтыла”, – ди Виктор. Аның сүзләрен ишеткәч, хатын-кызның соңга калган ирен каршы алганда ышанычлы “коралы” булган таба, уклауларны искә төшерәм. Мария елмаеп карап тора. “Мин дә иптәш егетнең өенә ике таба алып бардым. Берсендә дустыма ашарга әзерләрсең, икенчесе белән аны “каршы алырсың”, дип, хатынына тоттырдым”, – дип авыз ера ир заты.
Димәк, гаиләдә бар да тәртип. Шулайдыр, Мариянең буй-сыны шактый түгәрәкләнгән. Көзгә ике яшьлек кызлары Еваны нәни энекәш алып кайтып шатландырырга җыеналар. Алайса, Еваны көлдертүче дә, уенчык өендә курчаклар белән уйнатучы да – әтисе.
Холыкларына килгәндә, Виктор үзен “бер кыздырсаң туктатып торып булмый торган кеше, өстәвенә, ялкау” дип бәяли. Ялкаудыр шул, стена сылау (штукатурка), идән җәю, кадак-чүкеч тоту кебек ир-ат эшенә кулы яткач, ничек ялкау булмасын соң?! Өйдәге эш – Мария җилкәсендә, ә тыштагысы – Викторныкы.
Диплом яклаячаклар
Виктор белән Мария Казан мәдәният һәм сәнгать институтының соңгы курсында укыйлар.
Институтның югары сәнгать мәктәбе факультетын тәмамлаучы Япаевларның диплом темалары да керәшеннәр, аерым алганда, Менделеевск ягы һәм ул райондагы Иске Гришкин керәшеннәре традициясе белән бәйле. Мария – үзешчән коллективның хореография белгече, ә Виктор этнокультура үзәгенең этносәнгать җитәкчесе белгечлегенә ия булачаклар.
Кесәгә диплом салгач, шәһәр ягына каерырсыз әле, дим. “Авылда да рәхәт. Эшебез – өй артында гына. Без үз кабыгыбызда бикләнеп ятмыйбыз, һәрвакыт сәхнәдә, халык алдында, районда, шәһәрдә чыгыш ясыйбыз”, – ди Япаевлар икесе берьюлы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев