Туганайлар

Сазайныкылар татулыгы

Мамадыш районының Юкәче авылында Светлана һәм Валерий Сазаевлар дүрт кыз үстерәләр

Урланган килен тормышы

Сазаевлар йорты әллә каян күренеп тора – өй каршыларын-дагы сөт ташу машинасыннан!

Ул машинаны, уены-чыны белән, Светлана “безнең туендыручыбыз”, ди. Без кергәндә, гаилә башлыгы үзе күренми, ә менә өч кызы белән Светлананың өйдә чагы иде. Ирләр мал-туар карап кергәнче, Светлананың бу йортка килү тарихы белән танышырга өлгердек.

Алабугада медицина училищесының соңгы курсында укыган чагында, Светлана торган фатирга йөргән егете Валерий килеп керә: “Әйдә, авылга алып кайтам”. Ул елларда әле Россия Конституциясе көне булган 12 декабрьдә халык ял итә иде. Светлананың чәчләрен бөдрәләтеп, матурланып, туган авылы Юкәчегә кайтырга җыенган чагы була. Валерий белән урамга чыгалар, машинада егетнең җизнәсе дә утыра. Аны күргәч тә әле кызның башына шикле уйлар килми. Машина авыл ягына түгел, Мамадышка таба борылгач та исе китми. Җизнәсен калдырып чыкмый булмый бит инде. Әмма егет, авызын ерып: “Хатын алып кайттым, апа”, – дип әйткәч, башлары әйләнеп китә. Укып бетермичә кияүгә чыгуны уена да китермәгән кызның хәлен аңлавы кыен түгел...

Икенче көнне иртән Юкәчегә кайталар. Светлананың үз улына кияүгә чыгуына биатасы Николай бик нык шатлана. Бер ел элек карчыгы үлеп, улы белән икесе генә яшәгән булалар. Килен килгәч, өйгә ямь керә.

Светлана укып бетергән вакытка дәваханә ябыла. Аптырап калган хатынына карап, Валерий: “Укытучылыкка укырга кер”, – ди. 1997 елда туган кызлары Альбина әле бәләкәй булса да, ире үзе “укы” дип торганда хатын каршы килми. Аның акыллы киңәшен тотып, Алабуга пединститутына читтән торып укырга керә. Күрше Шәдче мәктәбендә балалар укыта башлый. Светлананың белем алуы моның белән генә чикләнми. Чаллыдагы пединститутка кереп, башлангыч класс укытучысы белгечлеге алып чыга. Хәзерге вакытта күрше Шәдчедәге мәктәптә башлангыч классларны укытучы Светлананың педагоглык стажы 22 елга тулган.

Кызлары белән иртәнге җидедә мәктәп автобусына утырып китеп, көндезге өчтән соң гына кайта Светлана. Юкәчедән уникеләп бала Шәдчегә йөреп укый. Авылдан өч бала бакчага йөри икән. Шәдче мәктәбендә алты авылдан алтмышка якын бала белем ала. Шуларның унсигезе – башлангыч классларда. Светлана укыта торган икенче класста – биш бала. Биш баланы укытуның ние бар инде, дип уйлар мәктәп тормышыннан хәбәрдар булмаган кеше. Әмма бишме, егерме бишме – укыту программасы да, таләпләре дә бер үк. Укытучы эше өйгә ияреп кайтучан – төннәр буе компьютерда “утырырга” да туры килгәли.

Биатай булгач...

Ә хуҗалыкта сыер, үгез бозау, кош-корт та бар. Николай дәдәй булмаса, кем йорт-җиргә күз-колак булыр да, кем терлекләр карашыр иде икән?!

Тыныч күңел белән эшләү өчен өеңдә барысының да тәртиптә булуы кирәк. Ул яктан Светлананың бәхете бар. Шуңа да йорт-җирдә төп ярдәмче булган биатасына хөрмәте зур аның. “Папаны өч әбигә дә алмаштырмыйм, аның кебек яхшы кеше аз, дип әйтәм күрше түтиләренә”, – ди килен
булып төшүенә 25 елдан артып киткән Светлана.

“Карчыгым Зоя белән үзебез дә тату тордык. Тормыш көткәндә ир дә, хатын да сабыр булырга тиеш. Килен әйбәт. Оныклар да тәртипле, “бабай” дип кенә торалар. Маллар янына иртүк торып чыгып китәм. Мунча ягып су җылытам. Мал-туарга су бирәм, – дип сөйли Николай дәдәй. Ямашев исемендәге колхозда “ГАЗ-51”дә эшләгән, сөт машинасында Мамадыш заводына ферма сыерлары сөтен ташыган һәм бригадир булган елларын искә төшереп утырды ул.

Армия хезмәтен тутырып кайтуга ук, аның улы Валерий да машинага утыра. Хәзерге вакытта Валерий Мамадыштагы “Азбука сыра” заводына сөт ташый. Һәр көнне, дөресрәге, һәр төнне сәгать икедә йокысыннан торып чыгып китә. Юкәчедән башлап, унҗиде авылдан сыерлы кешеләрдән сөт җыя. Аны үзләреннән 35 чакрым ераклыктагы заводка илтеп тапшыра.

Төп нигездә

Әгәр дә Сазаевлар тырыш булмасалар, өченче кызлары Арина туган 2007 елны, дәүләтнең яшь гаиләләргә ярдәм программасы буенча, йорт салырлар идеме икән? Ул вакытта авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков барлык яшь гаиләләрне бергә җыеп, дәүләткүләм программаның өстенлекләрен аңлата.

Сазаевлар балалар бәләкәй дип, куркып калмыйлар. Светлана бер яшь тә сигез айлык Валерия белән дүрт айлык Аринаны карарга да, йорт салучы осталарга көнгә өч мәртәбә ашарга әзерләргә дә җитешә. Гаиләдәге ир-ат йортны төп нигездә, иске өй урынында төзергә дип уйлыйлар. Шунлыктан, Мамадышка күченеп киткән Помай Валерик дәдәйнең өендә бер ай яшәп торалар. Үз авылдашлары Тарас, Учып Викторы, Сакы Бәчелие, Микеш Викторы, Әсәнкә Гришы, Симун Валеригы, Рус Алеша дәдәйләр бер ай дигәндә кирпечтән йортны өеп бетереп, түбәсен ябып та бирәләр. Иркен якты йорт төзелешенә тотылган акчаның 70 проценты – дәүләт, калганы – үз исәпләренә. “Дәүләттән бирелгән акча өчен хисап тотырга кирәклеген яхшы белә идек. Шуңа да төзелеш материалына, башкасына киткән акчаның һәр тиененә документ җыеп бардык”, – дип исенә төшереп алды Светлана.

Август аенда йортлы булган Сазайныкылар, тирә-күршене шаккатырып, өйнең эчке эшләрен дә тиз тоталар. Иске йортны мал өе итәләр. Акрынлап, гараж, каралты-кура, мунча төзеп куялар.

Дүрт кыз

Олы кызлары Альбина да, әнисе шикелле үк, педагог һөнәрен сайлаган. Инглиз теле белгечлеге алып чыкса да, Мамадышта башлангыч класслар укытучысы булып эшли. Түбән Шүләнгер авылы егете Ранил белән гаилә корып, Рамир исемле малай үстерәләр. Җиде айлык онык әле үзе дә кызларга биргесез Светлана белән аз сүзле Валерийны әби-бабай дәрәҗәсенә күтәреп куйган.

Шәдче мәктәбенең унынчы классында укучы Валерия дә киләчәктә укытучы булырга хыяллана. Үз туган телендә шигырьләр язучы кыз татар теле буенча оештырыла торган фән олимпиадаларында катнаша. 2020 елда Казанда уздырылган республика олимпиадасында призлы урынны алып, халыкара
олимпиадада катнашкан. Узган уку елында район күләмендәге олимпиадада җиңү яулаган. Валериянең уңышларында татар теле укытучысы Лариса Садыйкованың да хезмәте зур. Мәктәпне тәмамлагач, Валерия алга таба укуын Алабугада яки Казан федераль университетында дәвам итәргә җыена.

Сигезенче класс укучысы Арина да тутасыннан калышмый – соңгы ике уку елында физкультура буенча район олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алган. Ә инде ул ясаган рәсемнәрне, портретларны күргән кеше бу кызны рәсем сәнгате мәктәбенә йөри дип уйлар иде. Артык җитди Аринаның бар күңел хисләре үзе ясаган рәсемнәрдә чагыладыр, мөгаен. Кем белә, бәлки киләчәктә танылган рәссамнар арасында Юкәче кызы Аринаны да күрербез...

Икенче класста укучы төпчекләре Сабинаның да хәзердән үк рәсем ясарга сәләтле икәне күренеп тора.

Сазайныкылар әнә шулай, тирә-яктагыларга үрнәк, бер-берсенә терәк булып, дус-тату яшиләр.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: