Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Петр ГУРЬЯНОВ: “Эшләмәсәң, берсе дә булмый”

Мамадыш районының Чия башы (Никифорово) авылында яшәүче Лариса һәм Петр Гурьяновлар биш бала үстерәләр, үз шәхси хуҗалыкларында тырышып эшлиләр

Петр Гурьяновның – үз шәхси хуҗалыгы, 22 гектар чәчүлек җире бар. Ул аның яртысында күпьеллык үлән – люцерна үстерә, ә калганында арпа, арыш игә. Узган көз, тоннасын 18 мең сумнан алып, арыш чәчеп калдырган. Ул җирне үзе сөрә, тырмалый, чәчә, уңышны да үзе җыя.

Петрның кемгәдер ялланып түгел, ә үз гаиләсе өчен эшләве. Аның гаиләсе ишле – хатыны Лариса белән биш бала үстерәләр. Кызларының иң олысы, Лариса ияртә килгән Екатерина инде кияүдә, Алабугада яши, үзе дә әни – Полина исемле кызы бар. Икенче кызлары, Алабуга медицина колледжының икенче курсы студенты Вероника да апасы гаиләсендә торып укый. Кирилл – тугызны, Никита быел өченче классны бетерә. Төпчекләре Ульяна яңа уку елында беренчегә барырга әзерләнә.

Без килгәндә, малайлар бик бирелеп, өй эше әзерләп утыралар иде. Ульяна әнисе янында бөтерелә. Бу гаиләдә ныклы тәртип – балалар кесә телефонын әтиләре билгеләгән вакытта гына кулга алалар. Укулары да яхшы, өйдә дә кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсәләр.

“Азапланасыз, файдасы да юктыр, дип кеше әйтсә дә, башкача ничек яшәмәк кирәк?! Эшләмәсәң, берсе дә булмый. Аллага шөкер, шуның белән яшибез. Сауган сөтнең бер литрын 29 сум 50 тиеннән җыя башладылар. Тырышкач, акчасы килеп тора”, – дип сөйли зур гаилә башлыгы Петр.

Аның хатыны Лариса – Мамадыш кызы. Чия башына килен булып килүенә сәбәпчеләр – Петрның тутасы Анна белән җиңгәсе Аня. Шулар таныштыра. Петр белән Лариса берсен-берсе ошаталар. “1 июньдә биш яшьлек кызым белән кайттым. 15 ноябрьдә туебыз булды. Унтугыз ел торабыз инде”, – дип узганнарын кыскача гына искә төшереп алды Лариса.

Килен булып төшкән елларда мәктәптә повар булып эшләгән Лариса хәзер, замана теле белән әйтсәк, хуҗабикә.

Мал-туар, ашарга әзерләү, юу, җыештыру кебек өй эчендәге барлык эш – Лариса өстендә.

Беренче карашка әйтәсе сүзен кистереп әйтә белүче хатын тоелган иде Лариса. Әмма бишенче балаларын алып кайтырга җыенулары турында биеменә әйтергә кыюлыгы җитмәгәнен сөйләгәч, фикерем үзгәрде. “Олы кеше бит, башта әйтергә курыктым, – ди Лариса. – Петр белән икәүләшеп, каршына утырдык. Ирем: “Әни, тагын бер бәбине үстерә алырбызмы икән”, – дип җайлап кына сүз башлады. “Үзегезгә карагыз инде. Булдыра алсагыз, алып кайтыгыз”, – диде бием. Актан да карадан да башка бер сүз дә әйтмәде. Балаларның олыларын – Вероника, Кирилл һәм Никитаны әни үстереште. Ульянага гына эләкмәде әби тәрбиясе. Ул туганда әбисе шикәр чиреннән интекте”.

Петрның әнисе Евдокия белән бер түбә астында алар ундүрт ел яшәгәннәр. Тормыш иткәндә сүзгә килгән чаклары да булмый калмагандыр килен белән биемнең, әмма үпкәләшеп, ачу саклап йөрерлек вакытлары булмаган. Петр белән Лариса авылдагы төп йортта яши башлагач та хуҗалык эшенә чумганнар – башта бер сыер алганнар, тора-бара мөгезле эре терлекнең баш санын унга тутырганнар.

Мамадышта туып-үскән Ларисага авыл җиренә ияләнүе җиңел булмагандыр, ләкин ул хакта сүз озайтып тормады. Аның үзенең әти-әнисе исәннәр, Мамадышта яшиләр. Әнисе Зоя (кыз фамилиясе Павлова) – Юкәче, әтисе Николай Михайлов Дүсмәт керәшене. Ә Петрның әтисе Николай 1982 елда ук вафат булган, әнисе Евдокиянең үлеменә дә быел көз биш ел була икән. Аны чын дөньяга үзе алдан ук әзерләп куйган элекке керәшен күлмәген кигезеп озатканнар. Евдокия түтинең җан җылысы сакланган истәлек – бизәкле беләзек төпчек улы Петрның олы кызы Вероникага күчкән. Балаларга күз-колак булып яшәгән биемен Лариса әле бүген дә олылап телгә ала. Тәре почмаклары да биеменнән үк калган. Бары тик тәре алъяпкычлары гына яңасына, заманча чигешлесенә алмаштырылган. Биеменнән калганын да кадерләп, аның төсе итеп саклыйлар. Йолаларга хөрмәт тә саклана бу йортта. Елның-елында Олы көнгә йөзәр күкәй кызарталар. “Чир чыккач, узган ел азрак йөрде балалар. Моңа кадәр Вероника алып чыга иде Ульянаны. Беренчегә керәсе булгач, быел үзе чыгар. Кызлар да кайтып, Мамадыштан мамалар да килеп, Олы көнгә кадәр әле өйләрне юасы бар. Чиркәүне дә онытмыйбыз, балаларны да келәүгә алып барабыз”, – ди Лариса йолалар, бәйрәмнәр турында сүз чыккач. Язма башында Петр Гурьяновның үз җирендә берүзе иген игүен телгә алган идек инде. Үз җирендә үстерелгән ашлыктан фураж әзерләп, печәнен чабып, саламын җыеп, терлекләргә кыш чыгарлык азык тупларга тырыша ул. Гурьяновларның хәзерге вакытта савым сыерларыннан тыш, өч буаз таналары һәм бозаулары бар. Сыерны кул белән савып азапланмый Лариса, саву аппараты булгач, эше җиңеләйгән. Ире иртә яздан басуга чыгып китеп, кара көзгә кадәр кырда эшләгәч, терлекне карау күбрәк Ларисага төшә. Ярый әле, җәйге электрон көтүлек бар. Көнгә берничә мәртәбә барып күз-колак булсаң, җаның тыныч. Маллар да тук, хуҗалыктагы дуңгызларны, тавык-чебине карарга да вакыт җитәрлек кала. Җәйгә чыккач үрдәкләр алып асрау да гадәткә кергән бу гаиләдә.

Терлек азыгын хәзерләү генә узган ел авыррак булган. Яздан ук башланган корылык аркасында, алдан планлаштырылган уңышның яртысын гына җыя алганнар. Печән дә икенче катка аз гына чабарлык булган. Ярый әле, фуражлык ашлыклары да, печәннәре дә алдагы елдан артып калган. Яңа уңышка кадәр сузып булмаса да, кыш чыгарга җитәрлек...

“Рәхмәт, авыл җирлеге башлыгы Сергей Николаевичка, гел ярдәм итеп тора. Урып-җыю чорында комбайн да бирә. Нәрсә булса да шуның янына барабыз.

Үзара салым акчасына юлларга асфальт салдырды, багана башларындагы электр утын яңартты, чишмәләрне каратты. Булдыклы җитәкче. Авыл өчен, безнең өчен тырыша. Бер-береңә булышып эшләсәң генә авыл җирендә яшәп була бит”, – ди Петр Николаевич.

Мөгезле эре терлек асраучы, аларга азыкны үз басуларында үстереп, үз кул көчләре белән әзерләүче Гурьяновлар үзләре дә – тырыш, булдыклы һәм авылны яшәтүче гаиләләрнең берсе.

Петр Николаевич үзенең МТС-82 тракторын, сабан һәм чәчкечләрен – кыскасы, җир кешесе, игенче өчен кирәк техниканы карап-көйләп, язгы кыр эшләренә күптән әзерләп куйган инде. Яз гына яхшы килсен дә, җәйләре кояшлы һәм җылы булып, яңгырлары да вакытында яусын... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев