Керәшен каенананың татар киленнәре
Үрәсбаштагы Сафаровларның ике киленнәре дә татар кызлары. Каенананың үзенең дә, киленнәренең дә Сафаровларга килү тарихы кызыклы.
Суга сикергән
Каенана Роза Васильевнаны Питрау тирәсендә урлап алып кайтканнар. Хәтта суга сикерүе дә файда бирмәгән.
1987 елны авыл мәктәбенә физика укытырга килгән кыю кызның булачак ире Гриша белән танышуы да кызык кына була.
– Клуб янына чыккан идем. Өчәүләп: “Үрәскә алып бар әле”, – дип яныма килеп басмасыннармы?! Т-40 тракторының кысан кабинасына үзем дә көчкә сыям. Ә болар, сүз әйткәнне дә көтмәделәр. Алдан Роза үрмәләде. Аякларын бөкләп, түргә, минем артка ук менеп кунаклады. Люба, ә аның артына Лена утырды. Кайтканда тау менәсе бар. Теге ике кызны төшердем, ә Роза калды, – дип елмайды Өркеш хуҗалыгында механизатор булып эшләүче Григорий Николаевич.
– Чурага отпускага кайткан идем. Кич Гриша килде, бергәләп су буена төштек. “Тегендәрәк барыйк әле”, – дип чакырды бу. Ә анда ниндидер машина да тора. Без якынлашуга, 4 егет чыкты да, мине өстери башладылар. Күп уйлап тормадым, кофтамны салып ташладым да, Бөр суына сикердем. Мин сикергәнне аның иптәше бер генә атлады. Өстемнән шыбырдап су ага. Шул килеш машинага утыртып, Гришаларга алып кайттылар. Аяк киемем дә төшеп калган. Гришаның әнисе: “Бер аягың белән килмәссең бит. Бар, чыгарып ат тирескә”, – диде. Мин төшкәндә төп йортта булачак каенанам Минкәш, улы Иван, килене Люба һәм аларның ике балалары бар иде. Өч ел шунда тордык. Люба эштә булганда балаларны мин карадым, мин булмаганда, ул. Башта Иваннар өй җиткезеп чыкты. Ә без шушы үз нигезебездә йорт салдык, – дип төп йортта барысы бергә яшәгән чакларын искә төшереп утырды Роза Васильевна.
2011 елны авылда мәктәп ябылгач, ул Үрәскә йөреп эшләгән. Гомеренең 33 елын укучыларга белем бирүгә багышлаган педагогның эштән туктавына әле ике еллап кына.
Өч балаларының олысы Василий көйсезрәк була, аннан бер яшь кече Владик белән икесен бер коляскада тибрәтеп үстерәләр. Малайлар бәхетенә әбиләре Мария исән була. Кызлары Оксана туганның икенче елында, 2001 елда Минкәш әби чын дөньяга күчкәч, төпчек баланы абыйлары карап үстерә.
Өстәл янында йөгереп йөрүче киленнәренә ымлап, икесе дә татар кызлары икән, яшьләр белән яшәве авыр түгелме, дип кызыксынам. “Киленнәрем бик әйбәтләр. Мин үзем дә эндәшә торган кеше түгел, – ди каенана. – Өйләнергә уйлагач та, улларым бездән сорадылар. Үзегез теләгәч, без риза, бер-берегезне санлап яшәгез, дидек. Манзараста йорт төзелеп бетеп килә. Түбә астына кергән инде, ишек-тәрәзәләре дә бар, стенасы да штуктурланган. Әле вак-төяк эше шактый. Василийлар шунда яшиячәк”.
Бер күрүдә үк
Ландыш – олы килен. Дөрес, ул Сафаровларның икенче уллары Владиславның хатыны. Әмма Влад үзенең абыйсы Василийга караганда өлгеррәк була – иртә өйләнә.
Ландыш – Зур Кукмара авылы кызы. Ара ерак түгел, 20 чакрымлап кына. Влад белән алар Кукмарада очрашканнар. Көрәш белән мавыгучы егетнең Кукмарага ярышка килгән чагы була. Ландышлар да шул көнне мәктәпкә очрашуга җыелганнар. Соңыннан, берничә дус кыз кафега кереп утырырга уйлаганнар. Ә кафега барыр өчен машина кирәк. Ландышның ул вакытта инде кияүдә булган иптәш кызы Фәнзилә телефонын кулына ала. Тик телефонда акча калмаганлыгы ачыклана. Ландыш аңа үз телефонын суза... Бераздан өч егет машина белән килеп, кызларны кафега илтеп куялар. Ул егетләр арасында Влад та була. Ландыш белән егетнең карашлары очраша. Ул Владның үзе турында Фәнзиләдән сорашканын соңыннан гына белә. Алар интернетта языша башлыйлар. Уртак кызыксынулар табыла, уртак хисләр кабына...
2017 елда татар кызы Ландыш керәшен авылы Үрәсбашка килен булып төшә. Әле башта, ни әйтерләр икән дип, керәшен егетен үз әти-әнисе янына алып кайта Ландыш. Ачык йөзле керәшен егетен беренче күрүдә үк ошаталар булачак әби белән бабай.
Хәзерге вакытта бу катнаш гаиләдә ике бала үсә. Олысы Ангелинага – 4 яшь. Нәни уллары Ранел да йөгереп диярлек йөри инде. Алар Казанда яшиләр. Ландыш шәһәрдәге оешмаларның берсендә экономист булып эшли. Владислав үзенең шәхси эше белән шөгыльләнә.
Питрау кавыштырган
Сафаровларга без олы уллары Василий белән киленнәре Алсу өйләнешкәннең икенче көнендә килдек. Өй тутырып балалар гөр килеп йөри. Өстәл белән газ плитасы тирәсендә –ике килендәш. Кечкенәдән шушы йортта үскән бертуганнар, диярсең, шундый татулар.
Василий – Үрәс авыл җирлеге башлыгы. Кукмара кызы Алсу – Манзарас мәдәният йорты директоры.
– Район мәдәният белгечләренең җыелышларында күргәнем бар иде. Кызлар: “Кара әле, нинди яшь егет килгән. Үзе от иголочки одет”, – дип әйткәч, беренче мәртәбә Василийга игътибар иттем. Ә Василий үзе минем мәдәният хезмәткәрләре кичәсен алып баруымны күргән дә, “ычкындырмаска кирәк”, дип уйлап куйган. Ул шалтырата, ә мин телефонны алмыйм. Үземнең дә өйгә кайтып кергән юк, ул да мәдәният хезмәткәре дип, байтак шулай җавап бирми йөрдем (ул чагында Василий авыл мәдәният йорты җитәкчесе иде). Ул мине Үрәсбаштагы Питрауны алып барырга чакырды. Шуннан бирле без бергә, аерылган юк. Үземнең “Сылу кызлар” триосы һәм Манзарас үзешчәннәре белән килеп, Яңа ел, 8 Март бәйрәмнәрен дә уздырдык.
Авылда Василийның әти-әнисе белән торабыз. Кызым Камиләне дә үз оныкларыдай якын күрәләр. Василий да, мама белән папа да “кызым” дип кенә торалар. Әни ягыннан туганыбызның ире, җизни Родион әле Василийларга чыбык очы туган да булып чыкты, – дип, үзенең ничек Сафаровлар килене булуы тарихын сөйләде Алсу.
Саубуллашып, капкадан чыккач, борылып, йортлары ягына тагын күз салдым. Урам як бакчада тирә-якка нур таратып утырган роза чәчәкләре, гүя күз сирпеп: “Бәхетле нигездәге керәшен каенанасы һәм татар киленнәренең әни белән кыздай тату булуыннан без шулай балкыйбыз”, дип елмаялар иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев