Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Алтын урталыкны саклап

Мөслим районының Керәшен Шуран авылында безне тәмле кишер бөккәне белән сыйлаган Зәйтүнәнең ире – керәшен. Исеменнән үк, үзенең татар икәнен аңлагансыздыр инде. Уртак гаиләнең үз проблемалары, үз авырлыклары була, гадәттә. Шул ук балага исем сайлау мәсьәләсендә дә, башкасында да. Андый чакта нишләргә? Икең ике якка китәргәме, әллә алтын урталыкны табу әмәлен эзләргәме?

Бер авырлыгын да тоймаган

Гаилә тормышлары 45 ел белән исәпләнә торган татар Зәйтүнә белән керәшен Михаил Яковлевларның тормышы белән танышканда, әнә шул сорауларга да җавап эзләдек.

Гадәтләр, йолалар төрле, ияләшүе авыр булдымы дип сорагач, Зәйтүнә ипләп кенә сөйләп китте. Язманы, алга таба, Зәйтүнәнең үзе исеменнән дәвам итәбез.

– Гомер буе шушы җирлектә булгангамы, бер авырлыгын да тоймадым. Мин бит янәшәдәге Татар Шураны авылы кызы. Үзебезнең әти-әни дә керәшеннәр, руслар белән бик нык аралаштылар. Әби, бигрәк тә ярата, “керәшеннәрем чыга хәзер”, дип, бәйрәмнәрдә көтеп тора иде. Ике якны да тигез күрәбез. Керәшен бәйрәме икәне, аны да бәйрәм итәбез, татарныкын да. Олы көнгә күкәйләр манабыз. Туганнар, балалар кайта.

1964 елда җиткезелгән бу йортка 1998 елда янкорма өстәп салдык. Йортны яңарттык дип, элеккедән сакланып килгән бер әйбергә дә тимәдек. Тәре почмагы да һаман тора, алган юк. Күкәй мангач, анысын да куябыз. Качману суына 15 чакрымлап булган Рус Мөшегесенә барабыз. Кач манган суны ашау-эчүгә дә тотабыз. Өч литрлы банкага салып, анысын алып куям. Икенче Качмануга кадәр саклыйм. Литр ярымыннан чәй кайнатып эчәбез. Беразын гөлләргә, өйгә сибеп чыгам. Бәрмәнчекәйне дә бар җиргә куябыз. Анысын ирем белән икәү бергә урман буеннан җыеп алып кайтабыз.

Биемем Нина Кузьминична балаларны бик нык карашты. Ул барында тыныч күңел белән чыгып киттек, тыныч күңел белән кайтып кердек. Ныклы йозак иде. Йорттагы вак-төякне дә ул эшләде, ашарга да әзерләде. Соңгы 15 елда кулының көче китте. “Үзең башла”– дип әйткәч кенә, ипи сала башладым. Үзе әйткәнне көттем. Өйдә шундый тәртип иде. Сиксәне тулырга ике ай кала, безне мәңгегә ташлап китте.

Биемем дә, карт әбиебез Марҗа (иренә – җырак әби) да матур җырлыйлар иде. Кем аш-суга алса да, Марҗа әби бөтен кешегә атап җыру әйтте. Магнитофон кассетасына яздыртып калдык та, тапмыйбыз инде, кая куйганбыздыр. Усы белән ара якын булса да, көйләр башка, аларныкыннан аерыла, – дип сүзен бетерде Зәйтүнә.

Гаилә

Зәйтүнә мәктәптән соң, “Авангард” колхозында комсомол секретаре, соңрак бухгалтер булган, пенсиягә чыкканчы почтада эшләгән. Михаил да армиягә кадәр комбайнчы булып эшләп алган. Норильскида инженер гаскәрләрендә сроклы хезмәт үтеп кайткач, машинага утыра һәм гомере буе шофер була.

Уртак гаиләдә өч бала туа: Эльмира, Владислав һәм Валерий. Хәзерге вакытта аларның барысы да Чаллы шәһәрендә яшиләр, үз гаиләләре бар.

Яшьләр гаилә кору, бала үстерү өчен бар уңайлыклары булган шәһәрне сайлый шул, туган авылдагы әти-әни янына бәйрәмнәрдә, күмәк эш булганда гына кайталар. Бу бер Керәшен Шуранына гына кагылмый, күпчелек авылларның бүгенгесе, киләчәге шундый. Туган нигездә, төп йортта инде үзләре дә олыгаеп баручы ата-ана гына яшәп кала. Көче бар чакта, мал-туарын асрап, авылның гомерен озынайтырга тырышалар.

Зәйтүнә һәм Михаил Яковлевлар да үз хуҗалыкларында сыер, үгез, бозау, тана асрыйлар. Сарыклар, дуңгызлар һәм, хәтта, куянга кадәр бар. Терлек азыгына килгәндә, анысы да хәл итәлмәслек нәрсә түгел, акчаң гына булсын.

“Үзебезнең өч пай җирен “Август” оешмасына арендага бирдек. Бер пай  җире 7,31 гектар тәшкил итә. Җирләреннән файдаланган өчен түләү буларак, узган ел 24 центнер фураж бирделәр. Акчага караганда, фураж белән бирүләре безгә әйбәт. Пай җире өчен тиешле салымны гына түлибез. Печәнне туганнан туган энекәш Николай Петровтан алабыз”, – дип сөйләп торды Михаил Демьянович.

Берсе – керәшен, икенчесе татар булган Яковлевларны күреп сөйләшеп, тормышлары белән танышкач, “катнаш гаиләләр гомерсез була” дигән сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвенә тагын бер кат ышандым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев