Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Сарсаз җегетләре өмә үткәрде

Чаллының Сидоровка бистәсендәге Изге Тихон чиркәвенә йөрүчеләр арасында керәшеннәр дә шактый. Монда службалар рус телендә барса да, батюшка Олегның укыганы күңелгә якын, диләр прихожаннар. Сарсаз-Баграж авылында туып-үсеп, гомерен Чаллыда яшәп үткәргән Иван Андреевич Утяганов та әлеге чиркәүгә йөри. Йөри, генә дисәк дөрес булмас, ул хуҗалык эшләрен алып баруда чиркәү хезмәткәрләренең...

Бер төркем игелекле кешеләрнең, Сидоровка чир-кәве янында скважина казып, бу тирәдәгеләрне сулы итүләре турында инде язган идек. Ул эшләрне дә Иван дәдәй оештырып йөргән. 52 мең сумга төшкән чыгымнарны "мир белән" күтәргәннәр. Чиркәүгә йөрүче әби-бабайлар да үз өлешләрен керткән, расходның зуррак өлешен Иван дәдәй үзе күтәргән.

Хәзер менә атнакөн мәктәбе бинасының түбәсен профнастил белән япканнар. 40-50 ел элек эшләнгән түбәдән яңгыр үтә торган булган.

- Якыннарымны, туганнарымны җыеп сөйләштем. Материал өчен акча җыелса да, эшләтү өченгә дә бик күп кирәк бит. Сарсаз-Баграж егетләрен өмәгә чакырдым. Үзара дус, тату яшибез, моңарчы да бөтен эшләрне бергәләп башкара идек. Чиркәү мәктәбе түбәсен ябарга, дигәч тә, каршы килмәделәр, рәхмәт яугырлары, - ди Иван Андреевич, шундый туганнары булуына сөенеп. Хәзер инде мәктәп түбәсе әллә каян ялтырап күренеп тора.

Иван дәдәйнең ничек дин юлына килүе белән кызыксынам.

- Пенсиягә чыккач, үз эшемне башларга уйладым. (Иван дәдәй 1944 елгы). Аякларым үзеннән-үзе чиркәүгә илтте (аңарчы чиркәүгә йомышым төшкәндә генә кереп чыга идем). Бу юлы службада булырга, батюшка белән сөйләшергә ниятләп бардым. Кереп кенә чыкканда күземә күренмәгән әйберләргә бу юлы башка күзлектән - ничектер, үземнеке итеп, хуҗаларча кайгыртып карадым. Шулай үзем башлаган шәхси эш белән чиркәү эше янәшә барды (эш дигәч тә, пенсионер кешенең көндәлек расходларын капларлык шөгыль инде). Чиркәүгә бер мең бирсәм, үз эшем дә ике мәртәбә яхшырып китте. Ул чакта андый чагыштырулар алып бармадым, билгеле. Нәтиҗәсе соңыннан гына күренде, Ходай үзе булыша торгандыр, - ди Иван дәдәй.

Һәр атнакөн службасында катнаша, көнаралаш кереп, хуҗалыктагы эшләрне белешеп тора ул. Кирәк булганда, әнә шулай туганнарын да чакыра.

"Гидроэлектромонтаж" предприятиесендә 35 ел буена автокрановщик булып эшли Иван Андреевич. Анда да хөрмәтле кеше була, инде пенсиядә булса да, хезмәттәшләре әле дә аның янына киңәшкә киләләр. Берәүне дә кире бормый ул.

Тирә-ягыбызда, янә-шәбездә күпме кеше яши. Кайсыларына карап, җүнсез сүзләрен ишетеп, күңел төшә, яшәүнең кызыгы бетә. Ә кайсыберләре - менә шундый - Иван Утяганов кебекләр, үзләре дә мәгънәле итеп, янәшәдәгеләрне дә сөендереп яши. Ходай ярдәменнән ташламасын андыйларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чиркәү Чаллы Сидоровка