Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Музей хакында

1927 жылнын 30 июлендя "Киҥяш" газитынын №25 санында басылган мякаляне куеп китям

Зур калаларда зур-зур жортларда тӧрлӧ нястяляр жыйыб, рятляб тезеб куйган урыннар бар. Быларнын кайсыларында бик кюб гумерляр элек булган нястяляр жыйыб куйылган, меня без бу гумердяге коралларны кюрябез; бу коралларнын кюбесе белян пайдалана да белябез.

Кайчагында уйга-исябкя тӧшябез: бороҥго замандагы кешеляр тӧрлӧ эштя ничек кораллар тотканнар икян. Уйлаб карагыз ӓле: безнен ауылларда казер плуг белян сукалыйлар. Мыннан утыз-кырык жыл элеке ауылда тӧгӧл – волоста, ӧяздя дя плуг кюренмяде. Ӓгярдя ӧч-дюрт меҥ жыл элеке кеше игенен ничек корал белян сӧрдӧ икян дисяк – эзляб сорашырга калырбыз.

Кайчагында жир казыганда жир катлауларыннан тӧрлӧ кораллар чыга. Укымышлар мындый нястялярне бик актыматлаб тикшеряляр; чагыштырыб, чамалаб, уйлаб-исябляб жир астыннан чыккан нястянен кайсы гумерлярдя, ней эшляргя тотолган корал икянен аҥнаталар; ул корал нейдей калыкта булганын да белдеряляр. Меня шушындый бороҥго заманнардан сакланыб килгян ӓйберляр кюберяк жыйылса, шуларга караб, шул гумердя торган калык  ничек кӧн иткянен аҥнарга да була. Жакшы торса, нейлектян жакшы торганы аҥналыр; начар торганы аҥналса – нейлектян начар торганын да белергя була.

Узган гумердя булган эшлярне тикшереб, ӱзебезнен кӧн кюрешебезне жиҥеляйтергя жул табарга рят кюренер. Жя тагы кейемне геня алыйык. Безнен илдя бӧгӧнгӧ кӧннӧ  ничек кейенгянне без белябез. Мына илебездя кейем ӱзгяреӱен геня тикшереб карасак, тормошобыз ӱзгяргянен аҥнарбыз. Байтагырак жыллардан бирле була килгян ӱзгярешлярне белер ӧчӧн, тӧрлӧ багытларда булган нястяляр сакланыб килгяне жакшы буласы.

Мына жугарырак жазганым шикелле зур-зур калаларда шушындый тӧрлӧ гумерлярдя булган нястялярне бер тӧшкя жыйыб саклаб тоталар. Шушындый урыннарна «музей» дейляр.    

Музейлярнен бик шябляре Мяскяӱдя, Ленинградтта бар. Казанда да чибяр геня музей бар. Бу музейда ӓлля ничя бюлмя бар. Кайсы бюлмясендя тӧрлӧ кош-корт, балыклар, кейекляр. Элеке заманнарда жӧргян акчалар жыйылыб куйган ӧстялляр бар. Бик кюб бюлмялдярдя тӧрлӧ калык кием-салымы, жорт ӓйберляре жыйылыб, рятляб куйылган. Мында Татарская республикада тора торган калыклар ӓйберляре жыйылыб куйылган: мында татар калкы кием-салымы, жорт-жир айберсе бик кюб. Чуашлар, чирмешляр, арлар, мукшылар ӓйберляре дя тезелеб торалар. Тик бу музейдя кряшенняр ӓйберляре бердя жук.

Кряшеннярнен бороҥгодан кала килгян, гел ӱзлярендя геня жӧрӧй торган нястяляр бик кюб. Читтян килеб калык тормошон белеб (ӧйрянеб) жӧрӧӱче кешеляр кряшеннярнен кейем тегеӱляреня, тӧрлӧ чигешляреня, чюблямяляреня, алача-киндерляреня исляре китеб жазалар. Тик мына мындый бороҥго нястяляр оторо бетя башлый. Узган гумерне белеб, казерге тормошно бороҥго жыллар белян чагыштырыб карар ӧчӧн, кряшенняр арасында булган нястялярне тӧс итеб тотар ӧчӧн шушы Казандагы музейнын бер почмагына жыйсак бик кюҥелле эш булыр ыйы. Музейга эшкя жарамаган искергян, тузган нястя булса да жарар ыйы.

Кряшен арасында гына булган нястялярне ӓз-ӓз, берян-сярян геня булса да жыйгалаб, Казандагы кряшен педтехникумына жибярелся жарар ыйы. Мында байтагырак жыйылгач, алар каладагы зур Музейга табшырылыр ыйы. Бу музейгя пайдалы нястялярне жыйыуда ауыллардагы учителляр, комсомол ячейкалары булышырлар диб белябез ӓм ышанабыз.

Ӧмӧт итеӱче   

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев