Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Мин жяш эйем ул чагында

1926 жылда 22 майда "Киҥяш" газитынын №40 санында басылган язма

Мин жяш эйем ул чагында

Инде сигез жыл тулды…

Илнен тӧрлӧ жакларында

Каты сугышлар булды…

Кызыл тасмалы салдатлар

Ӱткяляде ауылдан,

Ичтя шиклянмей бардылар

Гайрятлек белян алдан…

Ауыл калкы да кушылды

Кӧчлӧ кызыл гаскяргя,

Жиҥмяслек оло кӧч булды

Эшче-крестьяннар бергя…

Газиз балам, сау бул, диде,

Ӓтей киткян чагында…

Мин дя шунда китям инде»

Диде, миҥа тагын да.

Кысанныкка чыдый алмый

Мылтык алды кулына;

Кыйынныкка да карамый

Чыгыб китте жулына…

Ӱтте кӧнняр… истян китмей

Ул чакта ней булганнар,

Уйласам, уйларым житмей

Эх… сӧйӧклӧ иптяшляр!!!

«Гӧрляӱктей кан ага», диб,

Килгяляде хабярляр…

Кайсылары ӱля дя, диб,

Кайткалады гаребляр…

Мин дя ӓтейне бик кӧттӧм

Жылаб кӧндя тилмереб…

Ник кайтмый бу? – диб, интектем,

Ауыр уйларга кереб…

Кызыл илне саклар ӧчӧн

Корман булган икян шул,

Ирекеннек ӧчӧн бар кӧчӧн

Бюляк иткян икян ул!

Мин жяш эйем ул чагында

Бик ауыр кӧнняр булды…

Ауырлыклар аркасында

Иркенне кӧнняр тыуды!

Т. [Владимиров]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев