Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Маржый председатель (фельетон)

1929 жылда "Киҥяш" газитынын №2 санында басылган фельетон

– Ӓйдя, Анный, сайлауга барабыз!

– Ӓйдя, ӓйдя: сине председатель итярбез, ӓ мине секретарь итярбез. Кул куя белям ич мин, хе-хе-хе…

– Жук, Анный, мин кӧлӧб ӓйтмейем, чын кюҥелдян ӓйтям. Член булсак та жарар. Ӱзебез керя алмыйбыз икян, катыннардан кемне дя булса членныкка сайларбыз. Гел ирляр булса да жакшы булмый: ирлярне ӱзеҥ белясеҥ, – жакшысы сейряк очорой. Кергяндя жакшы кюк булса да, суҥыннан байлар жагына ауышалар. Ничя ӓйтсяҥ дя шул эчеӱ боза кюб ирлярне: тегесе дя сыйлый, мынысы да сыйлый. Меня шулай итя-итя кеше бозола ул. Микуш Кирыйы ней тӧрлӧ кеше эйе кергяндя, ӓ казер инде ничек чыгарырга белмейляр. Меня анын жанында ике член катыннардан булса, алай ук бозолмас ыйы ул.

– Эй, Барукай-жиҥгей, тамагын тыя белмягян ирнен тамагын катыннар гына тыйыр дисеҥ меней? Катыннарга ауыл советында утырыу бер дя килешмей инде. Иржянкялек кюк тея ул миҥа.

– Жук, Анный, алай уйларга жарамый икян шул. Элек мин дя шулай уйлыйдыр ыйым, ӓ казер бютян уй тӧштӧ миҥа. Таш Асты ауылындагы жырак тютейнен Маржыйы ничя жылдан бирле совет эшендя инде. Безнен кюк кеше бит ул да. Ӱткян жыл делегат булыб сайланыб Мяскяӱлярне кюреб кайтты. Казер сӧйляшеӱеня шаклар да катарсыҥ. Мяскяӱдя дя сӧйляштем дей. Ӧчӧнчӧ жылны председатель булыб тора бит инде. Мынын кюк председатель кюргянебез жук ыйы, дейляр Таш Астлары. Жыйында бер чакта да тямяке тарттырмый дей, оятсыз ӓйттермей дей. Кооперативларында аракы сатыуын туктаткан. Шуныҥ ише кешене ничек иржянкя диб ӓйтерсеҥ? Дӧрӧс, ул чая, ну жайлы чая, акыллы чая.

Ӓле кюбтян тӧгӧл пучтыда кюрешкян эйек. Жарлыларны жыйыб, колхоз тӧзӧргя жӧрӧйбез дей. Унбишляб ӧй жазылдылар инде дей. Ник тагы сайламасыннар аны, жарлы ӧчӧн шулай тырышыб жӧргяч?

– Ауыл байлары аны ничек кюря алмый торганнардыр! Ӱтерерляр дя ӓле, жя жортон кюккя очорорлар.

– Аннан курыкмый ул: «бюредян курыксаҥ, урманга бармассыҥ» гына дей… Чыннаб, Анный, ӓйдя киттек. Тагы бер ун-унбиш катын-кыз чакырыйык. Минемчя, син гел совет члены гына булырлык катын: сюзгя айырата оста, жазыу таныйсыҥ, саулыгыҥ жакшы. Быйыл членныкка сайласак, икенче жылга председатель итярбез. Быйыл кыш бераз укырга-жазарга ӧйрянергя кружокка жӧргялярсеҥ.

– Кит, Барукай-жиҥгей, котормачы ӓле. Совет кешесе булмасак та, бик тыныч жатабыз. Артык байлык булмаса да, тамак тук, ӧс бӧтӧн. Орчок белян кисяӱ агачы безгя! Миннян буласы жук, бармам да, жӧрмям дя!

– Ташлаче ӓле. Син дя жӧрмя, мин да жӧрмӧйем, бютян дя жӧрмясен, – катыннарга ней ӧчӧн права бирелгян? Катыннарны кысанныктан чыгарыр ӧчӧндер бит? Ӓня жырак тютей Маржыйы нейляр эшлей: Таш Асты ауылында катыннарын кыйнаучы ирлярнен спискесен катыннар бюлегеня булыска жибяргян. Булыстан беряӱ килеб, жыйынга чакыртыб, барында жауабка тарттырыб киткян. Бер-ике табкыр шулай шюрляткялясяляр, ирляреҥ дя ӓзеряк тыйылырлар шул. Катыннарныҥ пайдасы меня кай тӧшлярдя кюберяк тейясе!

Таш Асты ауылында казер жяй кӧнӧ жяш балалар жыйылыб карый торган ясли ачканнар, кыш кӧнӧ бяйляӱ-чигеӱ кружоклары эшляб киля. Былар бар да Маржый эшляре. Ирляр башына килясе уйлар тӧгӧл… Ӓйдя, Анный, быйылдан башлаб без дя тотонабыз. Бер-бер нястя без дя эшлей алырбыз. Кешеляр эшлей, безнеҥ дя башыбызга ат тибмягян…

Анный уйга тӧшя…

Д.Г. (Давид Григорьев)

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев