Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кряшеннярнен клубы

Кызыл Ӓлям газиты, №76, 1 ноябрь, 1921 жыл

Бик кюбтяннян бирле без, Казанда тороучы кряшенняр, клуб ачарга диб ӓзерлянеб жӧрӧйдерэйек, тик ней геня эшлясяк тя, аны мыҥар чаклы ачыб булмады. Учителляр съезыннан суҥук (июнь айынын элекенче числаларында) бу клубны ряткя китереӱ эшен тӧрлӧ кешеляргя биреб карадык, алайда рятлей алмадык. Бу клубны без съез артыннанук ачырыйык, тик съезыбыз бетеӱгюк, тӧрлӧ донослар буйынчы, кряшеннярнен жактыртыу учагы, Педагогический курсыда, ревизия башланды. Ревизия башлангач, клуб эше тагы онотолоб китте. Тагын да эшляргя диб кулларны кютяргян эйек, бу жулы клубка кирякле ӓйберляр житярлекчя таба алмаганныктан, аннары эшчеляр аз булганныктан, кряшен курсысына укыучылар килгянне кӧттӧк. Казер инде алар килгяч, бергя кушылыб бик нык эшлей башладык. Бу клуб – кряшеннярнен жактырткыч кабкасы. Анда тӧрлӧ кружоклар, библиотека ачыла; аннары кряшенняр ӧчӧн спектакльляр, концертлар, митинглар короласы. Шул клубта буласы эшлярне башкарыб торорга бер уннаб тейешлечя кешеляр сайлаб куйдык. Шулай итеб клуб эшляре казергя рятлянеб киля, алга таба бигряк тя рятлянер диб уйлыймын. Октябрьский революциягя дюрт жыл тулган кӧннярне жаҥа клубны ачыб элекенче спектакль куярга ӓзерлянеб торабыз.

Жяш жӧряк

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев