Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кряшенняр бороҥго заманда башта ӱзлярен игенче ат, исем белян жӧрткянняр

Кряшенняр бороҥго заманда башта ӱзлярен игенче ат, исем белян жӧрткянняр

Ӓрбер калыкта да бу эш гел шушылай булыб бара да: башта калык бер исем, суҥыннан, исемен игенчегя алмаштырыб, игенче исем белян аталыб жӧрӧй башлый

Кряшенняр турында – алар Ибан Бячилич (Иоанн Грозный) падша багытында чукынган Казан татарлары диб ӓйтяляр. Дӧрӧс, анын багытында кюб Казан татарлары чукынган, аннары алар Елизавета Петровна, Николай первый багытында да чукынганнар. Шулай булса да, ӓзгеня кысыннык бушагач та, татарлар кире иске дененя кайтыб, ӱз калыгына кушылганнар – былар барысы да билгеле.

Кряшенняр турында тагы шушындый игенче уй да бар: алар борыҥгы коман (половцы) няселе, аларнын теле коман теленя кюб жирдя ошаш булыб чыга. Бу уй ӓле казергя, бютян белемнеклярдя табылган ӓйберляргя караганда, тӧбялмей тора.

Ӧчӧнчӧ уйда – кряшенняр босорман диб, дюртенчедя – беляк, – аклар, диб кюрсятеляляр, тагы белемнек эяляре арасында – кряшенняр бороҥго болгар калыгы дигянняре дя бар.

Кряшенняр бороҥго болгар калыгы икянен белгертер ӧчӧн алар былай китереб кюрсятяляр: казерге Лайыш, Мамадыш ӧязлярендя ӓӱялге заманда тамтюз дигян болгар калыгы торган. Аларнын ӱз падшалыгы булган. Тямтюз болгарларынын падшасы Караидел (Волга) болгарлары падшасына баш салыб, анын кул астында торган, ӓрбер эштя – игенче падшалыклар белян сатыу-алыу иткяндя, сугыш-жау ачканда, ул Караидел болгары, кӧмӧш-нукрат, чиремшян болгарлары падшалары киҥяшенчя, бойорогонча жӧргян. Падшалыктагы жорт-ил эшляре тямтюз болгарларынын ӱз кулларында булган: ӱз иллярендя алар теляся ней эш ӱз ирекляреннян эшлей алганнар – закуннарын, жолаларын ӱзляре белгянчя, ӱзляреня килешкянчя тотканнар. Шушы тямтюз болгарларына финн дигян няселнен ар, чирмеш-марый, жяня ӓз-мяз тӧрӧк няселенен чыуаш калыклары катышканнар.

Тямте атлы ауыл, чей тӧб кряшеннярдя сакланыб килгян тӧрлӧ кирямят жолалары, кряшеннярне бороҥго тямтюз болгарлары белян бер тыума итеб кюрсятяляр.

Кряшенняр бороҥго заманда башта ӱзлярен игенче ат, исем белян жӧрткянняр дигян уйга шиклянергя туры килмей – алар ул чакта ӱзлярен кряшен диб атамаганнар. Ӓрбер калыкта да бу эш гел шушылай булыб бара да: башта калык бер исем, суҥыннан, исемен игенчегя алмаштырыб, игенче исем белян аталыб жӧрӧй башлый.

Казерге тора торган урыс кешеляре, меҥ жыл ӓлегедян элгяре, славян диб аталганнар, шулай аталсалар да, ӱзаралый тагы ырыу атлары белян дя жӧргянняр. Ильмен кюле буйындагылары – ильмянняр, тӧн жагындагылары – тӧн жаклары, урман жирендягеляре – урман астлары диелгянняр.

Падшалык королоб тӧзӧлгяннян суҥ, славяннар, алардан бюленеб, игенче исем белян ырыу-тамырлары, няселляре жаҥача – урыс диб атала торган булганнар.

Кряшенняр белян дя шулай булган. XVI-чы гумергя тикле алар ӱзлярен игенче, жяися тямте дигян ат белян жӧрткянняр; XVI-че гумердян суҥ бютян тӧрлӧ калыклар белян кушылмас ӧчӧн ӱзлярен кряшен диб атый башлаганнар. Бу кряшен исемен, тагы кряшенгя карендяш-ырыу булыб, дӧнья мяшягяте, тормош эше белян аҥар кушылган кешелярне дя алганнар.

Н.А. Спасский [Спасский Н.А. Очерки по родиноведению. Казанская губерния. 2-е изд. Казань, 1913 г. стр. 82] кряшенняр турында – «шулай булса да, бу кряшенняр бер тӧрлӧ арада жӧрӧй торган, бер ӓкямят, кызык, этнография, история эше кешеляреня тикшерергя бик жарый торган тейешле калык» диб жаза.

(“Белемнек”. Кряшен телендә. Иҗтимагый-сәяси, тарихи-этнографик журнал. №2.  Дәүләт нәшриятенең Казан бүлекчәсе  каршындагы кряшен басма нәшрияте Казан – 1921 ел.

 

Ретро-фото. 1945 елның көзе. Василий Николаевич Кузьминның гаиләсе. Тумышы белән ТАССРның Әлмәт районы Кәҗәбаш (Васильевка) авылыннан, Габдрахман авылында участок милиционеры булып эшләгән.

Осень 1945 года. Семейство Кузьмина Василия Николаевича, уроженца с. Васильевка (Кәҗәбаш) Альметьевского района ТАССР, работавшего участковым милиционеров в с.Габдрахманово.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев