Туганайлар

Кряшен театры тарихыннан бер мизгел

Геннадий Макаров

1920 жылнын 5 июнендя "Кызыл Ӓлям" газитынын № 29 санында басылган язма

Театр жорто диб ачылыу ӧчӧн, ирек ачыу ӧчӧн калык жыйыла торган урынга ӓйтяляр. Театр жортлары кала жирендя була. Ауылларда тик кала шикелле ололарында гына була. Театрга жыйылган калыкка укыб ӧйрятелгян кешеляр пайдалы, габрятле княгя-жазыулар укыйлар, ирек ачарлык, кюҥел жыуатырлык уйыннар уйныйлар, ӱткян гумердя булган халлярне, аннары казерге тормош халлярен дя, кюз алдына китереб куйыб кюрсятяляр. Театрнын ней икянен ӱзе кюрмягян кешегя аҥнатыуы бик читен. Алайда, пример китереб ӓйтсям аҥнырак булыр: безнен кряшен калкында Рождество атнасында кейенеб чыгыу жоласы бар. Кейенеб чыккан кешеляр кайчагында тӧрлӧчя кылыныб, калыкны кӧлдӧрӧб, анын кюҥелен ачылдырыб жӧрӧйляр. Кайсысы сандык кютяреб, кырык тартмачы булыб жӧргян була, кайсы кюпис булган булыб, кайсы ничек, кайсы ничек. Театр эше дя шул формырак. Уйнаучылар (артистлар) кейенеб чыккан шикелле, ӱзлярен бютян кешеляргя ошатыб, берсе-берсе белян сӧйляшяляр. Аларнын ней сӧйляшергя, нястя кюрсятергя киряклеге княгялярдя бар, – шуннан караб сӧйляшяляр.

Театр эше бютян калыкларда бороҥго заманнарданук, Христос тыуганчук булган. Ул башта грек калкында булган, аннары Рим падшалыгындагы калыклар отоб алганнар, аннары шулай бютян калыкларга да таралган. Греция жирендяге театр жортлары кот чыгаргыч оло жортлар булган: 20-шяр, 50-шяр, 80-шяр меҥ кеше сыярлык булган.

Христос денен тотоучы калыкларда театр эшен башлаб духовный кешеляр тӧзӧгян. Алар Священный историядян тӧрлӧ турларны кюрсятеб кылынганнар: Авраамнын узгынчыны кабыл алыуын, анын Исаакны корманга китереӱен, жяшерек ашын, шунын ише бютян турларны да.

Россияда театр эше падша Алексей Михайлович багытында башланган. Казерге заманда урыс калкы арасында театр эше бик алга бара. Рятле, жакшы нястяляр кюрсяткян чагында театрдан калык ачылдырыу ӧчӧн пайда бик зур. Шуҥар кюря быйылгы жылларда театр уйыннарын ауыл жирлярендя дя уйныйлар. Бютян калыклардан кюрмякче, кряшенняр дя быйыл ӱзляреня Казанда театр ачтылар.

Театрда уйнаучыларны артистлар дейляр. Артистларнын жыйынысын бергя труппа дейляр. Кряшеннярнен казергя ӱзляреня айырыб куйган театр жорто жук, тик труппа гына ӱзенеке. Труппада артистлар бар да кряшенняр, бары 14-15 кеше. Куйыла торган уйыннар (пьесалар) бар да кряшен теле белян жазылган. Июннен беренче числасында кряшен театрынын труппасы театр эшен калыкка кюрсятеӱ нейяте белян Уфа губернасындагы кряшен ауылларына чыга. Эшляре уҥ булсын, жаҥа труппа калык кюзеня кюркям кюренсен эйе.

Пьесалар жакшы булган чакта, театр эше кайчан булса да калыкнын кюҥеленя ошой, ӓм бик кюб пайда да китеря. Алай да ӓйтеб куйыйым: пьесалар кюбряк «Ирем кайтты» дигян пьеса шикелле геня булсалар, бик кюб пайда да кӧтӧргя жарамый. Оятсыз катын кеше ире белян ӱбешеӱен, кочаклашыуын кюрсятеб, калыкны бик кюб ачылдыра алмассыҥ.

Театр эшляренен кайсы тӧшляре чын кюҥелдян, эчеҥ катыб кӧлярлек булырга тейешле – багытлы чагында кычкырыб кӧлӧӱ саулык ӧчӧн пайдалы, – кайсы тӧшлярендя жяшеҥ белян жыларлык булсын. Тик анда жӧзӧҥ кызарырлык нястя булмасын. Шулай булса, кряшен театрыннан да калыкка пайда кӧтяргя жарый.

Инсанов

Теги:
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама