Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Керәшен курайлары һәм курайчылары

Керәшен курайлары һәм курайчылары

Дәвамы бар

Керәшен курайлары һәм курайчылары

Керәшеннәрдә курай элек-электән үк киң таралган уен коралы булган. Тик ул турыда аз белә идек. Курай тарихын, башкару традицияләрен өйрәнеп, аның нәтиҗәләрен халыкка җиткерү бурычы да әле хәзер генә үтәлә башлады.

Керәшеннәр кураен өйрәнү, аның җирле үзенчәлекләрен ачыклау кирәкле эш һәм аның фәнни әһәмияте бик югары. Керәшен кураен өйрәнеп белгәннән соң гына татар курай сәнгате офыкларын да тулы төстәрәк чамалап була. Моңа кадәр себер, әстерхан, мишәр, керәшеннәргә хас борынгы курайларда башкару сәнгате махсус публикацияләрдә бөтенләй диярлек яктыртылмады. Мондый өйрәнелмәгәнлек исә этник төркемнәрдә курай сәнгате бөтенләй булмаган, яисә зәгыйфь үсешле булган дигән ялган фикергә китерергә мөмкин.

Элегрәк хәтта күп кенә укымышлы кешеләр дә курай керәшеннәргә хасмы , юкмы дигән сорауга анык жавап бирә алмый иде. Керәшен сәнгате эчендә курай традицияләренең урыны бармы соң, дигән сорауга безнең тарафтан уздырылган тикшеренү ачыклык кертә, әйе, мондый традицияләр булган, бар һәм моны фактлар белән дәлилләгән нигез дә барлыкка килә башлады, әмма тикшеренүләрне дәвам итү кирәклеге дә hичшиксез. Кама буенда hәм Коньяк Урал төбәкләрендә яшәгән керәшеннәр үзләренең буйлы ачык флейталарын нугай курай, урман курае, чыңкый курай, сыбызгы исемнәре белән атыйлар. Башкару традицияләренең эчтәлеген тулырак итеп тикшерү мәсьәләләре арасында үкенечкә калганнары да бар, чөнки мондый тикшеренү, ким дигәндә, илле елга соңарды. Курайда башкару гамәле дә традицион көнкүрештән инде чыгып бара, әмма бу төр уен коралларына бәйле фактик материаллар юк түгел, алар кеше хәтерендә әле дә саклана.

Кама буе керәшеннәренең курайлары

Керәшеннәрнең буйлы ачык флейталары турында иң әүвәлге тарихи мәгълүматлар ХIII йөз азагына карый. Алар Казан тирәсендәге авылларда яшәгән керәшеннәрнең лексикасы теркәлгән, XIII йөз азагы - ХIХ йөз лексик хәзинәсен чагылдырган А. Троянскийның Татарча-русча сүзлегендә урын алган. Сузлекнең авторы христиан рухание һәм галим А. Троянский үзе дә Арча тирәсендәге Аппаз исемле керәшен авылында поп гаиләсен-дә туып үскән. Һичшиксез,ул гади керәшеннәрнең көнкүреш мәдәнияте нигезләрен белгән, әдәби һәм гади сөйләм телләренә хас лексик берәмлекләр белән шушы авылда танышкан һәм алар аның хезмәтендә дә чагылганнар. Сүзлектә сыбызгы сүзе "трубка музыкальная" мәгънәсендә бирелгән, сыбызгычы исә "музыкант духовых инструментов" итеп тәрҗемә ителгән. Сүзлекнең икенче томында курай сүзе беренче чиратта "дудка", "крупная трава" мәгънәсендә, тик икенче чиратта "флейта, игровая дудка" итеп бирелгән. Миссионерлар жәмгыяте тарафыннан әзерләнгән Славян-татар сүзлегендә дә керәшен мәдәниятенә бәйле кызыклы детальләр чагылган (Славяно-татарский словарь. Пособие к чтению Евангелия, Часослова и Псалтири. Издание Православного миссионерского общества. - Казань, 1910. - 175 с.). Анда сопель дигән тынлы музыка коралын "кура, сыбызгы" дип тәржемә иткәннәр. Бу исә кура, сыбызгы сүзләре мәгънәләренең синонимик тигезлекләрен күрсәтә. Кура сүзе керәшеннәргә яхшы билгеле булуы "сопец" дигән сүзнең тәрҗемәсендә күренә, ул анда "кура сызгыртучы" диеп бирелгән.

Бу турыда күренекле музыка белгече һәм фольклорчы-этнограф С.Г. Рыбаковның күзәтүләре дә ишарә итә, чөнки ул нагайбак һәм Бакалы керәшеннәре яшәгән авыллардагы нардуган уеннарында сыбызгы дип аталган һәм курайга охшаш тынлы уен коралында егетләр уйнаганы турында яза. Безнең тарафтан курай һәм сыбызгы атамаларының синонимлыгы һәм ул уен коралларының үзара охшашлыгы турында әйтелгән фараз башка төрки телләр материаллары, мәсәлән, казакъ һәм нугайларныкы белән дә ныгытыла. Аларда да сыбызгы атамасының мәгънәсе абсолют күпчелектә буйлы ачык флейтага туры килә һәм татар-башкорт курайларына (копша курайга) тәңгәл. Татарстан республикасының көньяк-көнчыгыш районнарында яшәгән керәшеннәрдә әле күптән түгел генә дә курайда уйнау традицияләре саклана иде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев