Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Катын-кызлар бюлеге. Жыйылышка жӧрӧӱдя ней пайда бар?

Катын-кызлар бюлеге. Жыйылышка жӧрӧӱдя ней пайда бар?

Киҥяш газиты, №12, 1928 жыл, 30 март Катын-кызлар бюлеге. Жыйылышка жӧрӧӱдя ней пайда бар?

– «Тормошно барысы ӧчӧн дя тигез, жакшы итяр ӧчӧн ӓрбер эшкя катын-кызныҥ да катнашы булырга тейеш» – диб безгя Ленин иптяш бойорок калдырды. Бу бойорокны тормошка ӱткяряр ӧчӧн катын-кызлар арасында айырым эш тя алыб барырга кушты. Шулай булсада, бездя ӓле катын-кызлар арасында эшляӱ начар бара. Катын-кызларнын кисяӱ агачын ташлаб, жамагат эшеня катнашыб жӧргяне бик сейеряк очорой… «Катын-кызлар арасында айырым эш алыб барыу нястягя киряк суҥ? Бала ӱстереӱгя, чюлмяк жанында жӧгӧрӧӱгя, пич-мунча жагыуга нейдей белемнек киряк суҥ» – дигян сюзляр ауыл жирендя, бигеряк тя катын-кызларныҥ ӱзляре арасында, бик жыш очорой ӓле.

Катын-кызлар арасында айырым эш алыб барыу, айырым жыйылышлар жасау киряк икяннек ӓркемгя бик жакшы билгеле. Анда катын-кызлар жамагят эшлярен алып барырга ӧйряняляр. Бу жыйылышларга ӓрбер катын-кыз барырга тырышырга тейеш.

Алыйык шул ук бала тярбияляӱ эшен. Жыйылышларда баланы ничек таза, чиргя бирешмяслек итеб ӱстерергя ӧйрятяляр. Надан кешенен баласы да надан булыб ӱся. Алма агачын жакшылаб тярбиялясяҥ геня тямне, кортсыз алма биря. Ӓммя балага алма агачына караганда да тярбия кюберяк киряк. Аҥ-белемеҥ булмаса тейешле тярбия биреб булмый.. Балаҥ жакшы кеше – гражданин булыб, тормошно белем кушканча башкарырлык булсын. Ӱскяч эчеб, кеше белян сугышыб, бурлыкка салыныб, анасын-атасын кыйнарлык булгач – бала ӱстердем дейесе дя жук. Шундый бала ӱстергенче, ӱстермягянеҥ артык. Мына шушы нястялярне катын-кызга бердя онотмаска киряк.

Шулук яслилярнеҥ нястя икянен тагыда жыйылышларда гына белергя була. Бигеряктя батрачка-жарлы, ирсез катыннар ӧчӧн безгя бу яслилар киряк. Жяйге кызыу кӧннярдя балаҥны ӱзеҥ белян басыуга ӧстӧряӱ бердя кул тӧгӧл. Öйдя калдырсаҥда ут-кюздян, сыуга тӧшӧб ӱлеӱляреннян куркыныч. Кайсы жактан алсаҥда кӧйсӧз. Шулай булгач синеҥ жыйылышларга барыуыҥ бик киряк.

Баланыҥ сялямятлелеген саклау да бик кирякле эш: бала чагынданук караб килмясяҥ, бер чиргя бирелеб киткяч тӧзятеӱе бик читен. Ӓ бер чирлягяч ауыл тирясендя им-тым белян ӧшкӧрӧӱгя бирелеб китяляр. Бер ӓбейнеҥ какырыб-тӧкӧрӧб биргян сыуларын эчеб аш казанын бозалар. Дуктырны бар диб тя белмейляр. Тазалык – байлык. Быларны да сезгя жыйылышта ӧйрятерляр.

Бакча жимешен кем ӱстеря – катын-кыз. Шулай булгач аны тярбияляб ӱстерер ӧчӧн белемнек киряк. Без жимеш утыртсак та уҥдыра алмыйбыз. Тагыда шалканныҥ чихуткага пайдасы барын, кишернеҥ баш ӓйлянеӱгя (ӓз канны кешегя), кябестя, памидурныҥ аш казаны ӧчӧн пайдалы жимеш икянен белмейбез. Шулай ук балалар очӧн дя пайдасы зурын аҥнамыйбыз. Шушы нястялярнеҥ жакшы икянен тагыда жыйылышларга жӧрӧб кеня белербез.

Даржый Аппакова

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев