Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Гайым-гайым – украин кӧйӧ

Гайым-гайым – украин кӧйӧ

Крӓшен музыкасы тарихыннан

Халык ӱз кӱҥленӓ жакын булса, башка халыкларныҥ кӧйлӓрен, жырыуларын да рӓхӓтлӓнеб башкара. Кряшеннӓрнеҥ жаратыб жырлый торган жырыулары арасында урыс, татар, украин, чуваш, удмурт, мари кӧйлӓре дӓ кӱп булган. Шуларныҥ берсе белӓн сезне дӓ таныштырмакчы булам.

Татарстаннын Эзей районы Тюбян Биш ауылына 1999 жылныҥ 24 мартында булырга туры килде. Анда бороҥгы кряшен кöслӓсендӓ уйный белеӱче, укытучы Петров Михаил Ильич (1930 жылда туган) белӓн ӓҥгӓмӓ корган идек. Михаил Ильич тумышы белян Сарсаз Баграж кешесе буларак, Эзей районы кряшеннӓренеҥ иске гадӓтлӓрен жакшы белӓ иде. Анын истялекляре буйынча äле 1940 – 1945 жылларда тиря жак кряшен ауылларында кöсля ныклы урын алыб тора. Кичке жяшляр уйыны, рят жöрöÿляр кöслясез узгарылмый. Ул заман кöслядя картлар гына тöгöл, жяшляр дя уйный. М.И.Петров ул заманда шкул баласы була ӓм район ӱзяге Эзейдя узгарыла торган ауыл ÿзешчянняре олимпиадаларында кöсля уйнаб катыша. Ул кичке жяшляр уйыннарында да кöсля уйный. Кöслядян тыш ауыл жяшляреннян кубызчылар (скрипкачылар), думбырачылар да катыша. Болар бергӓ ансамбль булыб уйныйлар.

М.И. Петров кöслядя уйнарга атасыннан, Гюрдей Илжясеннян (Гордеев Илья, 1890 – 1950) öйряня. Анын атасы жугарыда аталган коралларда жыр кöйляре геня тöгöл, коралда гына уйнала торган кюб кеня маршлар, табигать кюренешлярен тасвирлаган кöйляр дя уйнаган. Иҥ зур популярлык казанган кöйлярнеҥ берсе «Аккош бала чыгарган кöй» диб атала. Тагы бер кöй «Гайым-гайым» исемне була. Менӓ бу кӧйнеҥ нигезендя кряшен стиленя жакынайтылган «Ой за гаем» исемле украин кöйö була.

Бу кӧй ӱзенеҥ оригинальлеге белӓн мине бик кызыксындырды. Шуҥа кюря бу кӧйнен ноталарын, украинча ӓм кряшенчя булган сӱзлӓрен ӓзерлядем. Ӓлеге кӧйнӧ кряшен фольклор тӧркӧмнӓре игътибарына тӓкъдим итӓм, аны репертуарыгызга кертеп куллансагыз иде, дим.

Сабан басыуында, кайыннык артында,

Кара ӱгēзлӓрēн жигēб буйкыз сабан сӧрӓ. (2)

Сӧргӓндӓ ӱгēзгӓ кычкыра алмаган,

Шуҥа кубызда уйнаган бēр жēгēт жаллаган. (2)

Жēгēт кубыз уйный ӱзē кӱзēн ата,

Кēмнӓр гēнӓ бēлēр микӓн, кēмгӓ ул кӱз ата. (2)

Ӓллӓ ӱгēзлӓргӓ, ӓллӓ сыйырларга,

Ӓллӓ дӓ абпак жӧзӧмӓ, кара кашларыма. (2)

Ӱгēзлӓр, сыйырлар бēр заманда булмас,

Абпак жӧзӧм, кара кашым беркайчан да уңмас. (2)

Сабан басыуында, кайыннык артында,

Бер кыз бала сабан сӧрӓ, кара ӱгēз жиккӓн. (2)

Сөргәндә үгезгә кычкыра алмаган,

Шуңа кубызда уйнарга бер егет җаллаган. (2)

Егет кубыз уйный үзе күзен ата,

Кемнәр генә белер микән, кемгә ул күз ата. (2)

Әллә үгезләргә, әллә сыерларга,

Әллә дә аппак йөземә, кара кашларыма. (2)

Үгезләр, сыерлар бер заманда булмас,

Аппак йөзем, кара кашым беркайчан да уңмас. (2)

Ой за гаєм, гаєм, гаєм зелененьким,

Там орала дівчинонька воликом чорненьким. (2)

Орала, орала, не вміла гукати,

Та й найняла козаченька на скрипочку грати. (2)

Козаченько грає, бровами моргає...

Вража ж його мати знає, на що він моргає. (2)

Чи на мої воли, а чи на корови,

Чи на моє біле личко, чи на чорні брови? (2)

Воли та корови усі поздихають,

Біле личко, чорні брови повік не злиняють! (2)


 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев