Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Борынгы керәшен тамгалары Керәшен җортын бизәп торачак - фото

Борынгы керәшен тамгалары Керәшен җортын бизәп торачак - фото

Казан шәһәрендә урнашкан Республика керәшен мәдәнияте үзәген эчке яктан бизәү дәвам итә

Шушы көннәрендә Мамадыштан этнограф Валентина Максимова Үзәккә кул эшләренең тагын бер өлешен алып килде. Бу юлы Валентина Петровна чиккән бистәрләрдән ясалган картиналар, композицияләр әзерләгән. Ул бик борынгы түгәрәк яулыклардагы сакланып калган керәшен тамга-бизәкләрен бистәрләргә күчереп урнаштырган. Шул бистәрләрне заманча итеп картиналарга урнаштырган.

Рамнарга урнаштырылган керәшен бистәрләре Керәшен җортын бизәячәк.

“Борынгы чигү үрнәкләребез югалып бара, түгәрәк яулыкларны да ясамыйбыз. Менә шуларны саклап калу максаты белән, бистәрләргә күчердем. Киләчәк буын шул бистәрләрдән әлеге үрнәкләрне карап, өйрәнер иде. Шул бизәкләрне, стильләштерелгән керәшен костюмнары теккәндә, алъяпкычына, җиләненә, күлмәгенә, баш киеменә эшләргә була”, - ди Валентина Петровна.

Алдан Валентина Максимова Үзәккә керәшен курчаклары һәм паннолар әзерләгән иде.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев