Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен җорты җәмләнә - фото

Казан шәһәрендә урнашкан Республика керәшен мәдәнияте үзәген эчке яктан бизи башладылар

Шушы көннәрендә Үзәктә кунакта Мамадыштан этнограф Валентина Максимова булды. Ул үзе белән шактый гына кул эшләрен дә алып килде. Валентина Петровна Үзәкне бизәү өчен махсус картиналар, бистәрләр, паннолар чиккән, милли киемле курчаклар ясаган. Аларның күбесен инде Керәшен җортының коридорларына, бүлмәләренә урнаштырдылар.

- Планлаштырган эшлисе эшләрем әле шактый, - ди Валентина Петровна. - Бу бинага атлап керүгә үк, безнеке - керәшеннәрнеке икәне яхшы күренеп торсын. Монда безнең тарих та, культура да, киләчәк тә булырга тиеш. Бу кул эшләре берсе дә очраклы гына түгел, һәрбер элементның үз эчтәлеге һәм урыны бар. 

Валентина Максимованың Үзәкне җәмләндерүче кул эшләре турында яхшылап сайтыбызда алга таба таныштырырбыз. Хәзергә фоторепортаж тәкъдим итәбез. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев