Бай белян батрак
1927 жылнын 13 апрелендя "Киҥяш" газитынын №14 санында басылган язма
(Бай белян батрак идел арткылы кӧймягя тӧйяб тӧрлӧ тауарла – тимер-томор, соло тӧшӧ ӓм башка ӓйберляр алыб чыгалар. Бай жоклой.)
«Эй, хужайын, кара ӓле, ана идел котора:
Дауыл сыуны чячерятеб кӧймябезне тутыра!
Катабыз бит, сизясеҥме? Хатяр безнен эшебез…
Ӱзебез батмый калсакта ч`лана соло тӧшӧбӧз!»
Батрак кейемнярен салыб кӧймя эченя ташлый,
Кулларына ишкяк алыб ныгытыб ишя башлый.
Хужа сикереб тора да тотонадыр келяӱгя;
Меня шундый сюзляр белян котолоулык теляргя:
– «Эй Ходайым, коткара кюр, бу багытсыз ӓжялдян,
Соло тӧшӧн чылатмыйчы чыгара кюр иделдян!
Инялеӱемне эшетсяҥ миндя сине буш итмям,
Чиркяӱеҥя май дисяҥ ме, бер пот бирям, шуш` икмяк!
Ул житмяся Пасха кӧннӧ жагыб куярым эшям,
Шушы колга хадяремен кече була димясяҥ.
– «Эй хужайын, жаҥгышасыҥ, андый эшям булмыйдыр;
Мяскяӱдяге зур байлар да андый зурын куймыйдыр!
«Тик кеня тор, дим, син ахмак! Ходай кюҥлен алгынчы,
Шушы тауарларым белян жир ӧстӧня чыккынчы.
Анда чыгыб житя алсак ычкынырбыз тизеряк:
Колга буйы эшямне дя кыскартырбыз ӓзеряк!
Н.Григорьев
Комментарии
0
0
Без кечкенэ чагында,безгэ олылар шундый притчаларны,бэетлэрне еш сойлилэр иде.Ул чагында телевизорлар юк иде бит.Мин хэтерлим эле,без куп балалы булгач,безгэ Горпи эби килеп экиятлэр сойли иде.Ул килгэн конне курше - тирэлэр дэ ,экият тынларга жыелалар иде.Шунсы кызганыч шул вакытларны,хэзерге кебек ,тошереп,яздырып булмады.
0
0