Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Алабота байлары сугышалар (фельетон)

1927 жылнын 30 мартында "Киҥяш" газитынын №12 санында басылган фельетон

Кадряк* ауылы – бай ауыл. Анын байлыгын жяняшя тирядяге ауылларда да беляляр. Шулай булсада, гадяття бай ауылда бар кеше дя бай булмый. Байлар арасында жарлырак кешелярдя жяшейляр.

Меня Чурнук Пауалын алыйык: кӧрткя керся чыгалмый торган алашасы белян, тишек ойоктан, тез башларын кюрсятеб, кышкы сыуыкларда жулга жӧргян чаклары бар ыйы. Шулай инде, бай Кадряк ауылында жарлы булгандыр шул… Жарлы ыйы, зарланган чаклары кюб булды. Жарлылык зарландыра ул…

Меня тагы Ӱртямей Ибанычны алыйык: анын атасы туганнары белян бай Кадряк ауылында торорга чыдый алмыйчы, чит Сибир иленя киткян. Жаҥа гына ӧйлянгянгя, Ӱртямей эйямне Минзяля буйын ташлаб китясе килмягян, бабасына кереб калырга жӧряге житкян. Ӓйтся дя жук, жӧрякле жегет!.. Ӱзенен ӧйӧ булмагач, Ӱртямей жегет бик кюб нужалар кюрде. Жарый ӓле, ӱняр беля. Ауылдагы тимерчеляр сугышка киткяч, ртямей жегет эшлей дя беля, сорой да беля, сорар шул, бер ауылда бер тимерче булгач. Тиздян Ӱртямей жегет жорт та житкереб керя.

Тагы беряӱне алыйык: Матвей агай бик кюб жыллар жарлы булды. Бюдяня шикелле беясе белян бик читеннектя тордо, кешегя бик кюб эшляде, алайда байымады. Байымас шул, бик жыуаш булды. Ӓлля байыр ыйы да, казерге шикелле шак катырлык уллары булмады. Меня инде казер, ул жегетляре ӱскяч, Матвей агай ибляб кеня, жомошак кына сӧйляшеӱен ташалады. Бик кюб жыллар жарлы торса да, шак катарлык уллары, «Шлыковлары» ӱскяч, акчаны чиксез итеб читтян ташый башлады. Казер инде, Кара Ибан Бячкясе ӓйтеше буйынча: «Матвей агайнын ушкасында да акча жата башлады».

Меня бу жазыб киткян ӧч кеше элек бик жарлы торсалар да, казер байлыкка чыдый алмаучы «батырлар».

    Революциягя чаклы Кадряк ауылы байларга моктач булмады, ӓммя элеке байлар былар тӧгӧл эйе. Бу байларнын байыуы безнен кюздя узды, былар жаҥа байлар – алабота байлары. 1921 жылны икмяк урнына алабота ашауы – ӓр кемгя бик билгеле, ачлык зур булды. Ачлыкка карышы, жаз кӧнӧ, Кадрякнен жарты ауылы жаныб китте, шунныктан ачлыкны ӱткяреӱе бик читен булды. Жарлылар ӓм жанганнар бар жакшы ӓйберлярен шул алаботага алыштырыб бетерделяр. Алабота жыйыб салыб куярга аларнын урыннары булмады шул…

Элгяре безнен ауылдагы Темяпей бай ике сюзенен берсендя – «нейгя тизеряк ачлык булмый икян» дей торган ыйы. Шунын шикелле, безнен жазган кешеляребезгя дя ачлык бик килеште, хужалыкларын кабартты, бигеряк тя Матвей агай ул багытта ауыл советы председателе булганга, ӓрбер семена ӓм «ара» азыгы анын кулыннан ӱтте. «Ат аунаган жирдя жон калмый булмый» дигян сюз бар бит, шулай булгандыр инде, житешер-житешмяс торган кеше, ачлык жылны байыб китте. Темяпей меней?!... Кюрдегезме, кешеляр ничек байый!

Кӧзгӧ караҥгы тӧн. Бяйрям эче булырга киряк, жегетляр урамда аулак ӧйляргя кергяляб жӧрӧйляр. Жямяй Мятвейе белян Кыяр Пауалы исереб, ӧйляреня кайтыб киляляр. Кӧтмягяндя Кара Пауал килеб чыга, кюзляре урында тӧгӧл, жозороклары ӓзер: Мятвей син ник минем малайны кистеҥ, диб, кайтучыыларнын берсеня килеб жабыша. Тегесе дя сюзгя жарлы кеше тӧгӧл, Пауалнын жӧряген сикертерлек  бер-ике сюз ӓйтеб куя. Ызгыш тауышы тӧння жаҥгырауына Мятвей Ӓляксейе килеб житя. Жӧрякле Кара Пауалыбыз аны да: «Ник син аулак ӧйдян урлаб чыккан пычакны кертеб бирмейсеҥ» диб, карышы ала.Ӓляксей бу сюзлярне кютяря алмыйчы, каны кызыб, жозорокларын жомарлаб, тауышка жыйылган караҥгы тӧн эйяляре – жяшляр белян аулак ӧйгя кереб китя. Талашканны эшетеб Ӱртямей Иваныч та килеб житя. Ул, кӧчсез кеше кюк талашыб тормас, Микей Балканы** шикелле, Мятвейгя барыб жабыша да, жакасын умырыб та чыгара.  

Ӓляксей аулак ӧйдя, кызлар жанында, урынында утыра алмый, жозорого белян ӧстял тӧя-тӧя «Без анын малайын гармун белян урамда жӧртябез, ӓ ул безне турыннан жырлаб та уздырмый» дей. Ул арада Питянен аулак ӧйдя гармун уйнаб утырганын Ӓляксейгя ӓйтяляр. Ӓляксейгя бу житя кала, ул Питянен гармунын уатырга барырга Парпыйны чакыра, Парпыйнын да сарыуы кайнаб жӧрӧйдерейе. Ӓляксейнен чакырыуы килешеб китте. Алар артыннан барысы да эяреб киттеляр. Килеб кереӱ белян Ӓляксей гармунны ала да идянгя суга. Гӧрляшкян чагында жайлаб, Парпый Макар жегетне дя кыйнаб ала. Гармунын уаткыч, ӱземне дя кыйнарлар диб, Кара Пауал малайы Питя жӧгӧрӧб чыгыб китя. Гармуннын идянгя каты тӧшкянен шуннан белергя була: «осколкасы» избач Кяримя туташнын кашын жимеря.

Эш былай олога киткяч, жаклар ӧчӧн ашта эчеб-исереб утырыучыларны да чакырырга туры киля. «Аш качмас, малайны имгятеб ташлаулары мӧмкин» диб, союзникларын эяртеб, Кара Пауал килеб житя. Эшнен былай икянен кюргяч – «караб тороб булмый, ачыуны кайтарырга киряк» диб, кара карга ӱляксягя жабышкандый сугыш китя. Сугышалар, «ней булган икян» диб. Ауыл халкы жыйыла. «Кода-кодагыйны жаклыйык диб, бик кюбесе катнаша.

Жарый ӓле, Ӱртямей бар, ул бер биря дя: кешене сыны белян катыра, кулында короч ӓйбер бар шикелле. Ӓляксейнен гяӱдясен сыгыб тӧшӧря дя, бер ӧйгя кертеб сала. Ӱртямей жакшы сугышчы булса, шулай ук жакшы санитар, сугыб жыккан кешелярен жирдя жаткырмый, жыйыб бара.Герман ӓм Гражданнар сугышына бармаса да, ауыл эчендя сугыш эшен жакшы беля. Сугышта ӱлеӱчеляр булмаса да, канга батыучылар кюб була.

Багыт тӧннярдян суҥ. Дӧрӧс, аш качмаган, тагын ашта утыралар. Жаҥадан сугышырга ӓзерлек бара, билгеле, ӓзерлексез сугышыб булмаганын ике жак та беля. Озак утырмыйлар, жырлашыб, Ӱртямей, Кара Пауал, Бячкя ӓм башкалар чыгыб киляляр. Чыкан саклаган мяче кюк Мятвей Чтапаны белян Пауал энесе аларны кюсяк тотоб карышы алалар. Канны сугыш китя. Байтак сугышканнан суҥ, Чтапан белян Бячкянен башы тишеля. Сугышыб кӧчляре беткяч, таралышалар.

Мятвей агайнын ӧй жамагятляре кораллар тотоб, уллары Ӓляксейне эзлейляр. Ӓляксей, ис жыйыб, ӧйдя жата. «Ӓляксей ӓле ӧч кӧн сугышса да ӱлмяс» диб, аталарын карышы ала. Шулдай итеб караҥгы тӧн сугыш белян уза. Ыуатылмаган башлар ыуатыла. Иртягясен Чтапан больницага китя.

Ӧчӧнчӧ кӧн. Кара Пауал уатык гармунын вулыска кюрсяятергя китя. Ӓляксей атка атланыб, аталарына – «дядяйгя карышы барам» дигян булыб, чыгыб китя. «Кавалерист» булгач коралсыз жӧрӧб булмый, куйынына балта тыга… Дядясе жулда очораса да, «противникка» чутлаб, читтян айлянеб уза. Кюҥелеҥдя икенче уй булгач, узарсыҥ шул… Бара торгач вулыстан кайтучы Кара Пауалларга очорой. «Дядяйне кюрмядегезме, диб, карышы бара. Синеҥ дядяҥ кюбтян кайтыб китте, диб, жауаб биряляр.

Сугыш бетте. Сугыш турында жазыуы да житте инде.Безгя кешелярнен сугышыуы кызыук тӧгӧл. Бер эш тя эшлятеб булмый, сугышканнар инде.Сугышта кем жазыклы икянен милиция белер, ул безнен эш тӧгӧл. Шулай да, сугышырга телягян кеше белеб торсон: ул Совет илендя закуннар белян тора. Былай иряйергя ирек бирмясляр – бу хулиганнык. Хулиганнык белян казер бик каты кӧряш бара. Кяримя туташка да кеше кӧлдӧрӧб милиционер сораганда «кюрмядем» диб торгончо, жяшлярне, кызларны изба-читальнягя жыйыб, дӧньядя ней булганнарын, жя тормошка кирякле эш алыб барса, жегетляр дя бу хадяре сугышка ашкыныб тормаслар ыйы.

Кадряк* – Минзяля кантуны Жаҥа Мажын вулысындагы ауыл

Балкан** – эт исеме

«Эшетеб тороучы»

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев