Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Виктория җиләге үстерүчеләргә киңәшләр

Алар эре һәм татлы булсын өчен берничә киңәшне исегездә тотыгыз.

1.Җиләк корылыкка чыдамсыз. Су җитмәсә, ул әче генә түгел, вак та була. Чәчәк ату чорына кергәч, аңа суны мул итеп төбенә сибәргә кирәк. Ләкин җиләкләр өлгергән вакытта артык су кирәкми. Дым аз булса да начар, артыкка китсә дә.

2. Кошлар ашамасын дип, җиләк түтәлләрен күп кеше каплап куя хәзер. Көндез мөмкинлек булганда аларны ачарга кирәк. Кояш ул — шикәр. Фотосинтез нәтиҗәсендә үсемлектәге углеводлар глюкозага әверелә. Шуның өчен бакча җиләген бары кояшлы, якты урынга гына утырталар. Күләгәдә үссә, аның балы булмый.

3. Җиләккә тәмне калий бирә. Калийлы ашламалардан калий сульфатын, калий монофосфатын, калий гуматын кулланырга була. 

4. Химик ашлама кулланырга телмәсәгез, утын көлен файдалана аласыз. Анда калий 11 процентны гына тәшкил итсә дә, ул башка төрле элементларга да бай. Көлле ашламаны башта алдан әзерләп куярга кирәк. Моның өчен бер чиләк суга 200 г утын көле салып, 2-3 көн тотасы. 

5. Җиләкләр авырмасын, черемәсен өчен, атнага бер тапкыр фитоспорин эремәсе бөркеп чыгарга мөмкин. Фитоспорин биологик препарат, аны сипкән көнне үк җиләкләрне ашарга була.

Авыл хатыны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев