Пионның сабакларын кисәргәме?
Күпләрдә сорау туа: пионның яфракларын һәм сабакларын кисәргә кирәкме, әгәр кирәк икән, моны кайчан эшләргә?
Белгечләр әйтүенчә, кисәргә кирәк, ләкин моны билгеле бер вакытта — сентябрь ахырында, ә октябрьдә, беренче кыраулардан соң эшләсәң яхшырак.
— Пион үзенең яшел массасы белән туклана, шуңа күрә яфракларын һәм сабакларын вакытыннан алда кисәргә ашыкмагыз, югыйсә, сез аны тукланудан мәхрүм итәсез, һәм ул алдагы елда купшы итеп чәчәк атмаячак. — дип аңлаталар белгечләр. — Көзен сабак төбен 2 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Пионның ито-гибрид дигән сортларын, язын сабактагы бөреләр үсентеләр бирсен өчен, 15 сантиметр калдырырга мөмкин. Бу очракта аларны торф белән мүлчәләргә, язын аны пөхтә итеп җыеп алырга кирәк.
Пионнар авырмасын өчен һәр куакны кискәннән соң, секаторны зарарсызландырырга кирәк.
Пионнарны көзге якта – 20 августтан соң күчереп утыртырга ярый. Пион бер урында 10-15 ел да үсә ала, аны еш күчерергә кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев