Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нинди бал тәмлерәк һәм файдалырак?

Бал – кыйммәтле дәвалау чарасы.

Борынгы табиблар бал кешенең гомерен озайта, дип санаган. Бал составында Менделеев таблицасындагы бөтен элементлар да бар. Шуңа күрә организмны савыктыру чарасы буларак аңа тиңнәр юк. Хәтта сау-сәламәт булсагыз да, балны иртән ач карынга 1-2 бал кашыгы кабыгыз һәм артыннан бүлмә температурасындагы су эчеп куегыз. Балны бик кайнар суда эретмәгез, юкса күп кенә файдалы үзлекләре юкка чыгачак.
Истә тотыгыз: балны аңа карата аллергия булмаган очракта гына кулланырга ярый.

Чәчәк серкәсе — аксым, витаминнар, ферментлар, минераль тозлар, углеводлар, май кислоталары, үсемлек гормоннары чыганагы. Һәм кешенең сәламәтлеге өчен бу бик тә кыйммәтле продукт. Бал белән бергә исә чәчәк серкәсе тагы да яхшырак дәвалау чарасына әверелә. Серкәле бал кешенең эндокрин системасына бик яхшы йогынты ясый. Кан составын яхшырта, анемия һәм нурланыш авыруыннан да файдасы зур. Эч катуларны, энтероколит, дисбактериозны дәвалый. Липид алмашын нормальләштереп, холестеринны, триглицеридларны киметә, шуңа күрә атеросклероз белән авыручыларга аеруча файдалы.

Йөземле бал.
Йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр өчен иң яхшы бал. Йөземдә калий күп, ә ул бал белән бергә бик яхшы үзләштерелә. Мондый бал инсульт кичергән кешеләр өчен яхшы. Ул атеросклероздан, гипертония, нерв системасы көйсезлекләреннән котылу өчен дә әйбәт.

Миндаль белән
Әлеге чикләвекле бал организмны чистарта, бөтен ашказаны-эчәклек системасына әкрен генә, әмма ышанычлы ярдәм итә. Ул эчәклектәге төрле җәрәхәт-яраларны төзәтә, хәтта кайбер шешләрне дә бетерергә ярдәм итә. Эчәклектә хроник ялкынсыну авырулары булса, мондый балны бик сак кулланырга киңәш ителә.
 
Инфаркттан соң тизрәк аякка басу өчен, йөрәк ишемиясе һ.б. йөрәк чирләреннән, шулай ук бу авырулардан саклану өчен, йөземле-лимонлы бал куллану киңәш ителә.
Юылган лимонны 0,5 сантиметр калынлыктагы телемнәргә турыйлар. 1 стакан балга 1 лимон һәм 2 аш кашыгы кара йөзем алына. Катнашманы өсте ябык банкага салып салкынча урында саклыйлар һәм ашарга 20 минут кала көнгә 3 мәртәбә берәр кашык кабул итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев