Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Март аенда нинди бакча эшләре көтә

Март — тәүге яз ае. Яшелчә бакчаларында әле калын кар ята, бураннары да кабатланып тора. Әмма кояшлы аяз көннәр арта, язның якынлашуы инде сизелә.

Бу айда яшелчә үстерүченең төп игътибары ачык грунтта утыртылырга тиешле яшелчә культураларының рассадаларын өй шартларында, иртә парникларда, теплицаларда үстерүгә юнәлгән була. Өй шартларында иртә өлгерә торган помидорны рассада өчен — март башында, соң өлгерешле сортларын — 18-21 мартта чәчәләр, ә баклажан, баллы борыч рассадалары инде март башында беренче чын яфрагын чыгарып өлгерә. Иртә парникларда март башында иртә өлгерешле кәбестә чәчкеннәрен (рассадаларын), шулай ук яшел килеш файдалану өчен редис, кыяклы суган, салат һәм шпинат кебек культураларны чәчү башлана. Шул ук вакытта кышкы теплицаларда кыяр, помидор һәм тыгызлагыч буларак яшел яшелчәләр, тәмләткечләр үсә, кыярны сайлап җыю башлана.

Яшелчә үстерүчеләр бу айда шулай ук ачык грунт өчен минераль ашламалар әзерләүне дәвам итәләр, бакчаларда кар тоталар, кар сулары тотарга әзерләнәләр. Шушы максат белән битләүләрнең авыш ягына аркылы рәвештә кар өстенә һәр 2 м саен тасма-тасма итеп черемә яисә көл сибәләр, кардан валлар ясыйлар. Март ахырларында пленкалы теплицаларга рамнар куялар яисә ике катлап пленка белән ябарга керешәләр.

Март аенда бакчада түбәндәге эшләр көтә:
Мартта түбәндәге яшелчәләрнең орлыкларын утырту дәвам итә: ай башында — ачык туфракка утырту өчен розмарин орлыкларын;
5-10 мартта — җылытыла торган теплицаларга кыяр һәм помидор орлыкларын;
5-15 мартта иртә өлгерүче кәбестә орлыкларын: ак кәбестә, кызыл кәбестә, брюссель кәбестәсе, кольраби;
20-25 март — чәчәкле кәбестә һәм брокколи;
15-30 март — суган һәм күпчелек яшел тәмләткечләрне чәчә башларга мөмкин;
25-30 март — ачык грунтка утырту өчен помидор, борыч һәм физалис чәчәргә вакыт.

Иртә уңыш алу өчен яшелчәләр утыртырга планлаштырсагыз, парникларны һәм алар утыртыласы туфракны тәртипкә китерергә онытмагыз.

Җимеш агачлары һәм куаклары санитар кисү көтә бу чорда. Бакчада булган карны бакча җиләге һәм кура җиләге төпләренә өяргә тырышыгыз.

Бакчаны корткычлардан һәм авырулардан саклауны яз көне үк кайгыртсагыз, үсемлекләр сәламәт булачак һәм мул уңыш бирәчәк. Бакчага табигый ашламалар гына кертергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев