Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Көзге җимешләр

Табигатьтә - көз фасылы. Әбиләр чуагы җитәр, дип тә өметләнәсе юк. Ул да әллә кайчан узып киткән. Октябрь ахырыннан алып ноябрь урталарына кадәр - күңелгә сагыш, йөрәккә тынычсызлык китерә торган чор. Моңсуланып утырмагыз. Даими авторларыбызның яңа шигырьләрен укыгыз, күңелегезгә җиңел булып китәр...

Елиавета Малова шигырьләре
Канатлы чагым үткән
Очасым килгән чак булды
Киек каз юлы буйлап.
Чәчәк җыеп йөргәнем бар
Болында аны уйлап.
Каен кочаклап елаган
Чагым да булгалады.
Бик авыр чакта да, күңел
Начарны уйламады.
Кешегә ышану хисем
Шулкадәр көчле булды.
Җәйге челләдә кайвакыт
Җаным бозланып туңды.
Бозланган җанны җылытыр
Кояш бик кирәк чакта,
Дус дигәннәрем ташласа,
Туганнар торды сакта.
Аласын алдым - ә бүген
Бирәсе чагым җиткән.
Киек каз юлы шул да бит -
Канатлы чагым үткән.
Таянасы килә
Кемнәр генә түзеп тора икән
Усалларның нахак сүзләренә?
Әй, елыйсы килә шундый чакта
Йөзне куеп әни тезләренә...
Теләкләргә авыр ирешелә,
Юлыкмыйсың, никтер, тиңнәреңә.
Таянасы килә шундый чакта
Әткәемнең чандыр иңнәренә...
............................................................
Буш теләкләр күңел түрләремдә -
Әти-әни - зират күкрәгендә...
Булалдым микән чибәр?
Яшьлегем - чибәрлегем дә,
Яшьлегем - юләрлегем.
Үтте-китте асыл чагым,
Калды "эх" диярлегем.
Һәр чорның үз гүзәллеге,
Картлык үзенчә матур.
Юләрләнеп алыйм әле,
Дигән бар ничә тапкыр.
Чытлыкланасы да килә,
Яшь кызларны уздырып,
Әни эзләп алса иде
Урамны пыр туздырып.
Башны түбән ию түгел,
Тезләнергә дә әзер.
Әти шелтәләп алса да,
Гарьләнмәс идем хәзер.
Челтерисе иде кайчак
Чишмәләргә иш булып,
Чиләгем түгел, бәхетем
Чайкалса иде тулып.
Чибәрләр туйда кирәген
Аңласам, үсә-үсә -
Ышаныр идем бер егет:
Гел сине көтәм, дисә.
Ә картлыкта юләрлек тә,
Чибәрлек тә башкача...
Туган йорт капкасын бүген
Әни түгел - җил ача.
Юләр булынган, тик менә
Булалдым микән чибәр?
Уй уйлап, төннең карасын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев