Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

«Йодлы челтәр» файдасы

Тəнегезгə мамыклы таякчык белəн йодлы челтәр ясагыз. Икенче көнне дə челтәр беленеп тора икəн, сезнең организм йодка кытлык кичерми дигəн сүз.

*Әгәр дә йоклар алдыннан аягыгызга йодтан челтәр ясап ятсагыз, ул аякның шешен бетерер.

*Аякны җылы суга тыгып утыру мөмкинлеге юк икән, салкын тигәндә яисә борын тыгылганда аяк табанына йод сөртсәгез, ярдәме тими калмас.

*Тик артыгын сөртү дә ярамый, йод тән тиресен яндыруы ихтимал. Челтәрне атнага күп дигәндә 3-4 тапкыр гына ясарга ярый.

*Йод челтәрен невралгия булганда, салкын тигəндə, борын тыгылганда, йөткергəндə ясарга була. Йод челтәрен йөз, йөрәк тирәсеннән башка, теләсә кайсы урынга сөртергә мөмкин.

*Йод челтәре ярдəмендə коры йөткерүгə каршы көрəшергə була. Ни сəбəпле килеп чыгуына карамастан, дəвалану нəтиҗə бирə, дип ышандыра табиблар. Йод, тире аша үтеп кереп, кан йөрешен тизлəтə һəм ялкынсынуны дəвалый.

*Өч кешенең берсе йод җитешмəүдəн интегə. Бу калкансыман бизнең эшчəнлегенə зыян китерə. Тəнегезгə йод челтәре ясагыз да күзəтегез, өч сəгатьтəн соң эзе калмый икəн, кичекмəстəн табибка барыгыз. 6-8 сəгатьтəн соң гына бетсə, йодка ихтыяҗ туа башлаган дигəн сүз.

*Варикозлы тамырлар киңәйгәндә йод челтәрен проблемалы аяк зоналарына төнгә кулланырга киңәш итәләр. Процедуралар атнага ике тапкырдан да ешрак үткәрелми, дәвалау курсы — 60 көн.

*Күп кешеләрнең арка һәм буын авыртулары озак йөргәннән соң яки басып эшләгәндә барлыкка килә, арка авыртулары борчый башлый. Проблеманы чишәргә йод челтәре ярдәм итә. Аны атнага өч тапкыр арканың өске өлешендәге уртага, умыртка баганасы буйлап вертикаль сызыклар итеп ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев