Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Инжир гына димәгез

Инжир – ул фикуслылар төреннән булган субтропик агач җимеше.

Таш туфракта куак рәвешендә үсә, ә уңайлырак шартларда 11 метрлы агачка әверелергә дә мөмкин. Сезон эчендә шундый бер үсемлек берничә йөз җимеш бирә ала.
Ул А һәм С, кальций, тимер, калий, магний витаминнары чыганагы булып тора.
Инжирны ни өчен ашарга кирәк соң?
Аш кайнату системасын җайга сала
Эчәклекнең гомуми торышы өчен әйбәт. Анда клетчатка күп булу сәбәпле, эчне йомшарта.
Кан басымын төшерә
Гипертония йөрәк авырулары һәм инсульт кебек авыруларга китерергә мөмкин. Артериаль кан басымын күтәрә торган факторларның берсе – калий дисбалансы, ул натрийны артык күп куллану белән бәйле. Инжир калийга бай булганлыктан, тигезсезлекне төзәтергә ярдәм итә.
Сөякләрнең сәламәтлеге турында кайгырта
Инжир сөякләргә файдалы булган минераллар, шул исәптән кальций, магний һәм фосфор чыганагы булып тора. Ул сөякләрдә кальцийны тотып тора һәм остеопороз куркынычын киметә.
 Авырлыкны контрольдә тота
Клетчаткага бай ризыклар, андыйларга инжир да керә, үзеңне тук хис итәргә ярдәм итә, ашыйсы килү теләген киметә.
Шикәрне алмаштыра
Шикәр куллануда киң таралганчы, десертларны балландыру өчен инжир файдаланганнар. Бүген күп ләр шикәрдән баш тарта башлаганда әлеге җиләккә кире кайта.
Инжир организм өчен витаминнар чыганагы булса да, диетолог лар көненә бер уртача җимеш кенә ашарга тәкъдим итә. Әлбәттә, киптерелгәненә караганда, агачтан өзеп алынганы күпкә файдалырак.
Әлеге җимешне күбрәк көньякка ял итәргә баручылар гына тәмләп авыз итә. Гәрчә бу көннәрдә ул безнең базарларда да сатуда күренә башлады. Ала-нитә калсагыз, ничек итеп дөрес кулланырга? Шушы көннәрдә генә гүзәл Грузия якларыннан ял итеп кайткан баш мөхәрриребез Илсөя Садыйкова социаль челтәрләребездә тәкъдим иткән видеода нәкъ шуның хакта сөйли.  Вәт авыз суларын китерә дә инде. Тәмле дә, файдалы да булган җимешне ашап карамыйча булмас, мөгаен.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев