Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Яз айларында табигать белән бергә хроник авырулар да уяна

Кыштан соң организм көчсезләнә, һава торышының да үзгәрүчәнлеге кире йогынты ясый.

*Ашказаны авырулары. Ашказаны җәрәхәте булган кешеләрнең авыруы бу чорда аеруча көчәергә мөмкин. Кешенең ач карынга ашказанында авыртулар, күңел болганулар башлана. Гүзәл затлар, җәйгә кадәр тиз арада ябыгыр өчен, диетага утырырга ашыга. Шуңа күрә туклануга бик зур әһәмият бирергә кирәк: язгы чорда ачы, артык тозлы, борычлы һәм ысланган ризыкларны, спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмаска, тәмәке тартмаска киңәш ителә.

*Кискен респиратор авырулар. Алмашынучан һава торышы, көчсез иммунитет һәм авыру кеше белән аралашу да салкын тиюгә, томау барлыкка китерергә мөмкин. Болар барысы да язгы кояшның җылысына алданып, җиңелчә генә киенеп йөрү аркасында барлыкка килә. Бу бигрәк тә капрон оеклар, юка киемнәр киюче хатын-кызларга кагыла. Шуның нәтиҗәсендә сидек куыгының һәм бөерләрнең ялкынсынуы кебек авырулар пәйда була. Дөрес туклану, витаминнар, вирусларга каршы препаратлар кабул итү — болар барысы да вирусларны җиңәргә һәм иммунитетны ныгытырга ярдәм итә.

*Кәеф булмау. Язын төшенкелеккә бирелүчеләр күбәя. Кеше еш кына үзеннән-үзе канәгать булмый. Аның тирә-юньдәгеләр белән аралашасы килми, киләчәге турында уйлаганда башына төрле күнелсез уйлар килә. Депрессиягә тиз бирелә торган кешеләргә табиблар иртәрәк йокларга ятарга, дөрес итеп тукланырга, саф һавада күбрәк йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Кәефсезлекне җиңәргә йорттагы интерьерны үзгәртү ярдәм итә.

*Аллергия. Бу иң киң таралган язгы авыруларның берсе. Агачлар бөреләнгән, үсемлекләр чәчәк аткан чорда күпләр күздән яшь агу, төчкерү, томау төшүдән зарлана. Табиблар бу чорда көндезге 11 гә кадәр өйдән сирәгрәк чыгарга, кояшлы һәм җилле көнне тәрәзәгә юеш чүпрәк, марля кисәкләре элергә киңәш итә.

*Тире авырулары. Тире авыруларының кискенләшеп китүе — яз килүне хәбәр итүнең тагын бер билгесе. Язын үсмерләрдә генә түгел, 20 яшьтән алып 40 яшькәчә хатын-кызларның да битенә бетчәләр чыга. Сәбәбе — кыш буена какшаган иммунитет. Бу вакыт май бизләре үзләренең вазыйфаларын үти алмый. Өстәвенә, бу чорда тирегә тискәре йогынты ясаучы микроорганизмнар да активлаша. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, табиблар витаминнар эчәргә, иммунитетны ныгытырга өнди.

Автор:Ильфира Нигматуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев