Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Яңа елга чыршы сайлау һәм бизәү буенча фикер-киңәшләр

Белгечләр чыршыны Яңа елга бер атна кала гына алырга киңәш итә.

Чыны нинди була?
Белгечләр чыршыны Яңа елга бер атна кала гына алырга киңәш итә. Иртәрәк алсаң, энәләре җылыда коелып бетәргә мөмкин. Наратны исә иртәрәк алып кайтып та бизәп куя аласыз.
Чыршы сайлаганда аның төсенә игътибар итәргә куша сатучылар, ул куе яшел булырга тиеш. Шулай ук, аның ботакларын тотып карарга кирәк. Алар җиңел бөгелергә, ә агачның кәүсәсе энәләр белән капланган булырга тиеш.
Агачның кәүсәсе белән җиргә суккалап карарга һәм ылысларының коелу-коелмавына игътибар итәргә кирәк. Энәләрен бармак арасында ышкып карагач, алардан чыршы сагызы исе килеп торсын.
Тагын бер киңәш: бәйрәм чыршысын алуны декабрьнең соңгы көннәренә дә калдырмагыз, анда сайлаганнан калганнары гына булачак, матурракларын алып бетерәчәкләр.
Суыктан алып кайткан чыршыны тиз генә өйгә алып кермәгез, югыйсә, температураның кинәт күтәрелүе аркасында ылыслары тиз коелачак.
Әйткәндәй, нарат һәм чыршы һавага бүлеп чыгарган матдәләр кеше сәламәтлеге өчен бик файдалы.

Яңа елдан соң аны нишләтергә?
Бәйрәмнәрдән соң чын чыршыны махсус җыю пунктларына тапшырырга кирәк. Болай эшләгәндә ул алга таба да кешеләргә файда китерәчәк. Агачларны соңрак икенчел чимал итеп файдаланалар. 
Шулай ук, өйнең яме булып утырган бу купшыкайны башка төрле дә файдаланып була. Мәсәлән, чыршы ылыслары салып ванна керсәң, арыганлык юкка чыга. Ул тынычландыра, йокысызлыктан ярдәм итә. Тире авыруларыннан, сулыш алу системасы, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, буыннар сызлаганда файдалы.
Чыршыдан мунча өчен миллек әзерләргә дә мөмкин. Моның өчен аны бер сәгать кайнар суда тотыгыз. Бу ысул да югарыда әйтелгән авырулардан ярдәм итә.
Бакчадагы үсемлекләрне чыршы ботагы белән капласагыз, язын чүп үләннәреннән һәм корткычлардан интекмәссез. Аеруча җиләк үсентеләре өчен файдалы ул.
Өйдәге гөлләр саргая икән, 3 литрлы банкага чыршы ылыслары салып, өстенә кайнар су коеп, өч көн тотыгыз. Гөлләргә шул суны сипсәгез, алар яшәрер.
Иммунитетны күтәрер өчен бер стакан вакланган ылыска кайнар су коеп, кайнатып чыгарыгыз. Бер тәүлектән соң эчәргә мөмкин.
Ингаляция өчен бер аш кашыгы вакланган чыршы ылысына 250 миллилитр салкын су салып, төнгелеккә калдырыгыз. Аннары кайнатып, ингаляция эшләргә мөмкин. Томау төшкәндә, ютәл бул­ганда, салкын тигәндә кулланыгыз.

Ясалмасы да матур
Исегездә тотыгыз, дөрес сайланмаган ясалма чыршы хәтта сәламәтлеккә дә зыян китерергә мөмкин.
Шулай ук, ясалма чыршыны урнаштырыр алдыннан яхшылап юарга кирәк. Тартмалардан алгач, берничә көн тышта тотсагыз да хәерле. Шулай ук аны 10 елга бер тапкыр булса да алыштырып тору зарур.
Экспертлар сүзләренчә, ясалма чыршылар ешрак полиэтиленнан, поливинилхлоридтан һәм резинадан ясала. Еш кына башка полимерлар белән ком­бинацияләрдән дә эшләнә. Ясалма чыршы яхшы саклансын өчен аны салкынча һәм караңгы урында сакларга кирәк. Шулай ук ясалма чыршыны җылыту приборларына якын тотмаска киңәш ителә.
Ясалма чыршыны сайлаганда сатып алучы кул белән энәләренә каршы юнәлештә сыпырып карарга тиеш. Әгәр алар коелса, ботакларда һәм корпусында ярыклар күренә икән, товар сыйфатсыз дигәнне аңлата. Моннан тыш, тимер каркаслы чыршы сайлап алырга киңәш ителә.
Шулай ук күптән түгел җитештерелгән эшләнмәләргә дә өстенлек бирергә кирәк. Әгәр товарга инде берничә ел булса, материал картая.
ПВХдан ясалганнары нык, чыдам һәм бәясе ягыннан да отышлы санала.
Лескадан ясалган чыршы күбрәк наратка охшаган. Аның энәләре озын, аларны бөгеп булмый. Мондый чыршы бик йомшак һәм калын була. Бәя ягыннан да бик кыйммәт түгел.
Кәгазьдән эшләнгән ясалма чыршылар да бар. Аларның бәясе дә арзан. Тик мондый чыршыга гирлянда, шәмнәр куярга һич ярамый: ут кабу куркынычы бар!
Иң кыйммәт һәм чыдам ясалма чыршы булып резинадан ясалганы (“литая елка”) тора. Аның һәр ботагы полиэтиленнан эшләнә, шул рәвешле әлеге ясалма агач чын чыршыга бик охшаган булып җыела. Ылыслары да чәнечкеле түгел.
ПВХ чыршысын бизәр алдыннан аны аз гына кастор мае буялган тукыма белән сөртеп алырга киңәш ителә. Бу материалны йомшартырга һәм эшләнмәне куллану вакытын озайтырга ярдәм итәчәк.
Янгын хәвефсезлегенә килгәндә, гадәттә, чыршылар составына ялкын таралуга комачаулый торган матдәләр кушалар. Әмма эшләнмә составында резина булса, мондый чыршы белән икеләтә сак булырга кирәк.

Ә урманнан гына кисеп алып кайтсак?
Күпләр, акчаларын янга калдырырга яисә керемле сәүдә оештырырга теләп, ылыслы агачларны законсыз рәвештә кисә. Бу урман хуҗалыгына җитди зыян китерә. 
Яңа ел чыршыларын законсыз кискән һәм урман фондына китерелгән зыян өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Ир-егет алып керсен!
Чын чыршы аласызмы, ясалмамы, купшы булсын! Зәгыйфь агач фәкыйрьлек китерә икән. Чыршы өчен өйдә иң яхшы урын – өйнең буш почмагы. Бүлмә уртасына куймагыз, күңелсезлекләр киләчәк.
Әгәр гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, мәхәббәт килүен телисез икән, чыршыны ишектән сул яктагы стена буена урнаштырыгыз. Ә финанс уңышлары көтсәгез, Яңа ел агачын фатирның сул почмагына куегыз. Акча формасындагы уенчыклар да эшләп элегез. Хәтта “Акча гөле”ннән бер ботак сындырып, чыршыга бәйләп куя аласыз.
Чыршыны өйгә ир-егет алып керергә, ә хатын-кыз бизәргә тиеш икән. Шулай ук, сәламәтлек яхшы булсын өчен чыршыда алтын һәм көмешсыман уенчыклар булсын. Нарат сезгә озын гомер дә теләп торачак.
Мәхәббәтен очратып, тормыш корырга теләүчеләр чыршыга пар балдаклар элсен.

Бизәү үзенчәлекләре
Чыршыны алма, әфлисун, мандарин кебек җиләк-җимешләр белән дә искитмәле итеп бизәргә мөмкин. Тик моның өчен юан ботаклы чыршы кирәк. Җиләк-җимешләрне чыршыга озын җеп белән бәйләп элегез. Иң элек чыршының югары очына зур бер алма яисә әфлисун элеп куегыз. Аннары аскы ботакларына ваграк җиләк-җимешләр элегез. Шул рәвешле бизәлгән чыршы олыны да, кечене дә сөендерәчәк.
Шулай ук, чыршыны кәнфит, прәннек ише тәм-том белән бизәү — кызганычка каршы, онытылган гадәт. Югыйсә, ялтыравык кәгазьле төрле-төрле кәнфитләр белән бизәлгән чыршы карар күзгә үк үзгә. Шул матур кәнфит кәгазьләренә Яңа ел теләкләре дә язып төрсәң, бөтенләй искитмәле булачак! Мондый чыршы балаларга да, кунакларга да шатлык хисләре китерү белән беррәттән, киләчәккә матур теләкләр дә юллаячак.
Моннан тыш, балалар өчен чыршыны кечкенә йомшак һәм “киндер-сюрприз” уенчыклары белән дә бизәп була. Тик аларны чыршыга ялтыравык фольгага төреп эләргә кирәк.

Болар кызыклы
Яңа елда чыршы кую гадәтен безнең илгә Петр Беренче Европадан алып кайта. Бу яңалыкны халык шундук үз итми, чөнки электән үк чыршыны яхшы агач итеп санамаганнар. Петр заманында чыршыларны бизәмәгәннәр. Ул инде үзе үк бизәк булып саналган.
Урта гасыр Европасында чыршыны бизәү таләпләре шактый кызыклы булган. Мисал өчен, чыршы идәндә түгел, ә… түшәмдә асылынып торган. Яшел дускайга төрле тәм-томнар элгәннәр, бала-чага исә шуларны сикерә-сикерә үрелеп өзәргә тырышкан.
1840 еллардан башлап чыршыны өйдә куялар. Беренче булып аны Петербургта яшәүче немецлар бүлмәгә алып керә.
Беренче ясалма чыршыларны каз каурые һәм чыбыктан ясаганнар.
1892 елда Америка инженеры Томас Эдисон һәм аның ярдәмчесе Эдвард Джонсон кечкенә лампалардан беренче гирлянда ясый.
Менә шулай, дуслар! Яңа ел бизәге булган, тәмле исе һәм гүзәллеге белән сөендергән чыршы турында мәгълүмат никадәр! Дөрестән дә, аны бит һәр гаилә: олысы да, кечесе дә һәр өйдә, һәр илдә көтеп ала!

Кызыл таң
Фото: https://unsplash.com/.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев