Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Беләсезме? Баланның файдасы зур

Ул кан басымын җайга сала, табигый антибиотик.

Шулай ук, ул кан тамырларын ныгыта, эчәклек эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны күтәрә, бәвелне һәм үт суын куа, табигый антибиотик буларак, инфекцияләргә каршы көрәшә, температураны төшерә, канда шикәрне, холестеринны киметә. Балан климакс чорына керүче хатын-кызларның хәлен яхшырта, чөнки анда табигый җенси гормоннар бар. Күрем вакытында авыртуларны киметә, аналыктан кан киткәндә ярдәме бар. Ир-атларга сидек юллары авырулары булганда ярдәм итә.
Әмма чамасыз кулланганда баланның зыяны булырга мөмкин. Мәсәлән, кан басымы түбән икән, балан файдага түгел. Аның аллергия китереп чыгару куркынычы бар.
Баланны күп ашаганда, организмда С витамины кирәгеннән артык туплана. Ашказаны согының әчелеге югары булган гастрит борчыганда балан зыянлы. Тромбофлебиттан интегүчеләр балан ашамаска тиеш, чөнки аның составында канның оючанлыгын арттыра торган матдәләр бар.
Балан — әче җимеш, аны күп ашап булмый. Сәламәт кешегә тәүлегенә иң күбе 5 аш кашыгы ашарга рөхсәт ителә. Балан чәен көненә 3-4 чынаяктан артык эчмәгез.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев