Горчица — аштәмләткеч кенә түгел, табигый дару да
Горчицаның без белмәгән файдалы яклары шактый.
Горчица орлыкларында синигрин дип аталган гликозид бар. Җылы су тәэсирендә ул глюкозага, калий сульфатына һәм майга таркала.
Бу үсемлекнең орлыклары бик майлы. Анда 25–30 процентка кадәр май бар.
Горчицаның тагын бер кыйммәте — орлыкларының Омега 3 май кислотасына бай булуы. Ул — организмның иртә картаюын кисәтә торган менә дигән антиоксидант.
Кибетләрдә горчицадан сыгылган май сатыла. Әлеге майны даими куллану кан тамырлары тыгылудан, йөрәк һәм баш миенең эшчәнлеге бозылудан саклый.
Салкын тиеп авырганда аркага горчичниклар ябыштырганны хәтерлисездер әле. Бу очракта горчичниклар арканы кыздырып, җирле ярсыткыч буларак кулланыла. Горчицаның шулай кыздырып, тидергән урынны ярсыта торган үзлеге бар. Әлеге урында кан әйләнеше тизләнә, һәм шуның нәтиҗәсендә ялкынсыну процесслары кими. Горчичникларны тән температурасы югары булмаган очракта бронхларның, өске тын юлларының ялкынсынуын дәвалар өчен кулланалар. Моннан тыш, ул невралгия, остеохондроз вакытындагы авыртуларны да баса.
Аппетитны арттыра, ашказаны һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Майлырак итне горчица ягып ашау гадәте юктан гына барлыкка килмәгән. Ул майларны тизрәк таркатырга булыша, шул рәвешле ашказаны һәм эчәклекләргә май аркасында зыян китерми.
Авыл хатыны
Сыйфатсыз ризык ашап агуланганда да горчица ярдәм итә. Бу вакытта коры горчица порошогын суга салып эчеп, ашказанын косып бушаталар.
Горчица югары температураны төшерергә булыша. Моның өчен кечкенә генә рюмка кызыл шәрабка горчица орлыклары һәм бераз тоз салып эчәргә кирәк.
Балаларның (олыларның да) ютәле озакка китсә, тамаклары кызарып авыртып торса, 2-3 литр кайнар суга 2-3 аш калагы коры горчица порошогы салып, аякларны шунда тыгып утырырга кирәк. Мондый ваннадан соң какырык яхшы куба, ютәл басыла, томау бетә. Коры горчица порошогын төнгә каршы оекбаш эченә салып яту да файда бирә.
Буыннар авыртса, горчицалы бәйләвеч ярдәм итә. Әмма аны тәндә озак тотарга ярамый, пешерүе ихтимал, сак булыгыз.
Горчицаның орлыкларын гына түгел, яфракларын да ашыйлар. Аларда фолий кислотасы күп. Фолий кислотасы аеруча авырлы ханымнарга кирәк, ул карындагы баланың дөрес формалашуы өчен бик мөһим.
Игътибар! Бик файдалы булса да, ашказанында гастрит һәм язва булганда (кискен чорда), бөерләр ялкынсынганда, эчәклек авыртканда горчица ашарга ярамый.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев